Чаллыда йөк машинасын иң яхшы йөртүчегә «Москвич» биреләчәк
Яңалыклар

Чаллыда йөк машинасын иң яхшы йөртүчегә «Москвич» биреләчәк

Чаллыда йөк машиналары йөртүчеләре арасында бөтенроссия һөнәри бәйгесе узачак. «Йөк машинасын иң яхшы йөртүче» конкурсында катнашучылар С һәм СЕ категорияләрендә үз осталыкларын сынаячак.

Ярышның гомуми приз фонды 1 млн сум тәшкил итә. СЕ категориясендә җиңү яулаган машина йөртүчегә «КАМАЗ» ГАҖ махсус бүләк — «Москвич» автомобиле тапшырачак, дип хәбәр итә Татар-информ «Шәһри Чаллы» газетасына сылтама белән.

  • Конкурс 2–4 сентябрьдә үткәрелә. Катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 22 августка кадәр кабул ителә.

Нет комментариев