Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чәй яны – гаилә җаны

Татар кешесе өендә якты, рәхәт, җылы булганны биктә ярата, чәй – ул җылылык бүләк итүче эчемлек.

15 декабрь 2005 елдан бирле Халыкара чәй көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне билгеләп үтүнең максаты - чәйне популярлаштыру. Әмма татар өчен бу максатның кирәге дә юк кебек, чөнки татарда бу эчемлек инде гасырлар буе популяр дип әйтергә дә була. Чәйнең файдасы санап бетергесез. Аның составында 500гә якын микроэлемент табылган. Чәй эчәсе килүне баса, кешегә көч кертә, баш мие эшен яхшырта, кеше организмыннан агулы матдәләрне, токсиннарны чыгара, талчыгуны бетерә, хәтта ябыктыра (яшел
чәй). Шул уңайдан Күзкәй китапханәсе каршында эшләп килүче “Хәтирә” клубы членнары белән чәй көне үткәрергә җыелдык. Ел саен без, эссе-матур июль аеның бер көнендә “Нәгыйм чишмәсе” тирәсендәге аланлыктан бик күп дару үләннәре җыеп киптерәбез. Менә ул үләннәрнең дә кирәге чыкты. Иң беренче сүзне “Хәтирә” клубының актив члены, үләннәр җыю белгече Салахова Равилә ханымга бирдек: - Безнең халыкта, гаиләдә чәй эчү – ул ризык кына түгел, ул – ниндидер бер гореф-гадәт һәм йола. Татар кешесе өендә якты, рәхәт, җылы булганны бик тә ярата, чәй – ул җылылык бүләк итүче эчемлек. Чәй – ул гаилә җылылыгының бер өлеше. Чәй эчүсез гаилә, туганнар, дусларның өстәл янына җыелуларын күз алдына китерергә мөмкин түгел, шуңа күрә чәй – ул гаиләнең, гаилә тормышының төп өлеше –дип башлады ул чыгышын. Чәйнең килеп чыгу тарихын, безнең илгә кемнәр алып кайтканын, сортларын, кайсы халыкның чәйгә ниләр кушып эчүен бик кызыклы итеп-тәфсилләп аңлатты. Дамира ханым язып эленгән “Татар булу буенча инструкция” белән кызык итеп таныштырды, Фәнис Яруллинның чәй турында бик матур шигырен сөйләп алды. - Чәй эчү вакытында кеше ачыла, башкалар белән якыная. Әгәр дә син кунакка килгәч чәй эчәргә утырмыйсың икән, бу очрашуның мәгънәсе юкка чыга. - Бер бабай үлеп ята икән. Күршесе: “Син үлсәң, кунакларымны да кабул итә алмам, мәңге чәйне синең кебек тәмле итеп ясый алмам, гомергә синең чәеңне мактадылар, шул тәмле чәеңнең серен әйт инде”, - ди икән. Бабай соңгы сулышын алып, көчкә “Чәйне жәлләмичә сал”, дигән, имеш. Җырчы кызларыбыз чәйгә багышланган җырларны искә төшерделәр. Салаватның “Салкын чәе” дә, Роберт Миңнуллинның Кайнар чәй җыры да яңгырады. Чәй бәрәменә Колыш авылыннан да кунаклар килгән иде. Гөлсәрия ханым Сәхәбиева: “Чәй әзерләү серләре”, “Нинди авырулардан дәвалый?” дигән темаларны яктыртып, таныштырып китте. - Татар халкы элек-электэн утырып сөйләшергә, аулак өйләргә йөрергә яраткан, шуңа күрә чәй эчү бездә шулкадәр популяр. Сөйләшергә яраткач, нишлисең инде - чәй эчәсең. Чәйне һәрвакытта да эчеп була, туйдырмый ул, ялыктырмый. Чәйгә багышлангантатар халык мәкальләрен дә искә төшердек. Пешекчебез, кулинария остасы Рәзилә ханым Муллахмәтова ак калфагын киеп, 6 стаканга төрле үләннәр салып ясалган төнәтмәне исеннән тану буенча бәйге уздырды. Танымыйлармы соң татар әбиләре! Әлбәттә, иң күп белүче “Хәтирә”безнең актив члены, иң күп китап укучы Вәсилә ханым Шәйдуллина булды. Менә шулай шаулап-гөрләп, якты истәлекләр калдырып чәй көне узып китте. Әле җыелган кунаклар бик озак чәй өстәле артында хәл-әхвәл белешеп, җырлашып-көлешеп утырдылар. Ул көнне китапханәдә җылылык һәм төрле үләннәрдән килгән җәй исе аңкый иде.

Күзкәй китапханәсе. Тәнзилә Шәйхнурова

Чәй әзерләү серләре

1.Чәйнектәге су кайнап чыгуга чәй эчәргә була дигән сүз түгел.
2.Чәй бөртекләрен махсус кечкенә чәйнеккә салып пешерергә кирәк.
3.Чәйне пешерер алдыннан чәйнекне кайнар су белән чайкарга киңәшителә.
4.Чәйнеккә чәй бөртекләре салып, өстенә кайнар су агызып, 5-6 минут каплап торсаң, чәй тәмле дә, хуш исле дә була.
5.Көн дәвамында кат-кат пешерелгән чәйнең файдасы юк, зарары гына бар.
6.Һәр хуҗабикәгә 2, 5, 6 саннарын истә калдырырга киңәш ителә. 2 минут төнәтелгән чәйдәге кофеин кәефне күтәрә, 5 минут төнәтелгән чәйнең эфир майлары организмны тынычландыра, 6 минут пешкән чәй эчү өчен иң тәмле, хуш исле чәй санала.
7.Һәр халыкның дип әйтерлек чәй пешерү буенча үз ысуллары бар һәм һәрберсе үзенекен мактый.
8.Кытайлар аны чәйнектә түгел, ә капкачлы махсус чынаякта пешерә.
9.Инглизләр чәйне бары тик сөт белән генә эчә. Башта сөт салына, аннан чәй ясала. Бу – кагыйдә.
10.Төньяк Африкада яшел чәйне бөтнек белән төнәтеп, шикәр кушып, кайнар килеш эчәләр.
11. Кайбер шәрык илләрендә чәйне боз белән һәм цитрус җимешләресогы белән эчәләр.
12.Тибетта чәйне бик каты пешерәләр һәм аңа сары май, тоз кушып эчәләр. Катнашманы махсус савытта куе масса хасил булганчы туглыйлар.
13.Кыргызстанда, Монголиядә чәйгә он, тоз һәм сарык мае кушалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев