Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәмнәре белән матур бу дөнья

Ипләп кенә алтын көзгә дә килеп кердек. Басу-кырлардагы игеннәр җыеп алынды, җәйләүләрдәге терлекләр дә кышкы араннарга кайтты. Кыскасы, кем әйтмешли, ындырда «сайрашыр» - чебиләрне санар чак җитте. Шуңа да Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне елның нәкъ шушы фасылында билгеләп үтелә дә.

Күзкәйнең мәдәният хезмәткәрләре бу бәйрәмне быел үзенчәлекле, җылы мохитле, күңелләргә хуш килерлек итеп әзерләгәннәр. Котлаулар, чыгышлар концерт номерлары белән үрелеп барды. Авылдашлары белән бергәләп бәйрәм итәргә килгән «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Расим Шәйхәттаров, авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев авыл эшчәннәрен, бәйрәмгә килгән хуҗалык ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Авыл хуҗалыгы елында башкарылган эшләргә йомгак ясау да куанычлы тәэсир калдырды. Чөнки авыл яши, алгарыш бар. Җәй шактый катлаулы килсә дә, авыл эшчәннәре тырышлыгы белән мул уңыш җыеп алынды, терлекләрнең баш саны артты, механизаторларның уңганлыгы, осталыгы аркасында, техника паркы да тиешле хезмәт күрсәтергә сәләтле.

- Эш уңай барса, бәйрәм итүе дә күңелле, - дип башлады тәбрикләү чыгышын Расим Мансурович. - Барлыгы 37 329 центнер ашлык җыеп алынды, узган елгыдан шактый югары күрсәткеч бу. Быел ындыр табагында эшләр гөрләп барды. Хуҗалык хисабына сатып алынган ЗСК агрегаты хезмәтне җиңеләйтеп кенә калмады, анда эшкәртелгән ашлыкның сыйфатын күпкә яхшырту мөмкинлеген дә бирде. Яхшылап ремонтланган, реконструкция үткәрелгән абзарларда 1300 баш мөгезле эре терлек асрала. Махсус республика программасы нигезендә, ферма территориясендә бетон юл салынды. Сыерның сөте телендә, диләр. Кышка 4 885 тонна силос, 4 397 тонна сенаж салдык, 9 500 центнер печән әзерләнде. Болар барысы да - хуҗалык эшчәннәренең тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

Расим Шәйхәттаров, көчле алкышлар астында, хуҗалыкның иң уңган хезмәтчәннәре Рафис Хәмәтов белән Айрат Сираевка республика авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов имзалаган Мактау кәгазен тапшырды. Хуҗалык җитәкчесе шулай ук Әнвәр Ногманов, Илфат Гыймазиев, Фәрит Шәйхнуров, Марат Мәрдәнов, Фәрит Фәрвәев, Ришат Сәхбиев, Таһир Шәйдуллин, бригадир Әзһәр Габделхаков, агроном Илгизәр Шәмсиевларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Басудагысы түгел, ындырдагысы икмәк, дигән халык мәкале бар. Кырдан кайткан ашлыкның бөртеген дә әрәм-шәрәм итмичә эшкәртеп, урнаштырып баручы эшчәннәр исеменә дә рәхмәт сүзләре яңгырады. Менә алар: Илгизә Нуруллина, Гөлүсә Әхтәмова, Зимфира Хәмәтова, Мансур Хәсәнов, Фәнис Шәмсиев, Зиннур Шәрипов, Фирдәвес Бәйрәмов. Лаеклы ялда булсалар да, Фәния Галимова һәм Нурия Гыймазиева ел саен ындыр табагында җиң сызганып эшлиләр. Ә Рәмилә Әхмәтвәлиева белән Сәхибә Атаханова барлык хуҗалык эшчеләрен тәмле ашлар белән сыйлыйлар.

Авыл хуҗалыгын төпкә җигелеп тартучы механизаторлар исеменә дә сәхнәдән җылы рәхмәт сүзләре яңгырады, аларга багышлап, матур җырлар башкарылды. Рафикъ Сәлахов, Фәнил Әхмәтвәлиев, Фазыл Бәйрәмов, Хәмәтнур Шияпов, Расим Кашапов, Нияз Кашапов, Мирзанур Габдрахманов, хуҗалык инженеры Нәгыйм Салихов башта ызанда, сынатмаслык итеп, техника ремонтлыйлар, җирләр ачылуга, алар инде басуда һәм караңгы көзгә хәтле, җирләрне киләсе ел уңышына әзерләгәнче, корыч атлары «җигүле» була.

Сәхнәдән табыннарыбызны ризыклы итүче авыл эшчәннәренә ул кичтә бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде, шигырьләр, җырлар башкарылды, дип хәбәр итте Күзкәйдән М. Заһидуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев