Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Былбыллар кунган нигез

Иске Абдул авыл җирлегенә керүче Торнаташ авылы моң хәзинәсенә искиткеч бай авыл. Кечкенә дә төш кенә авылның гармунчылар династиясе булган һәм, сөенечкә, ул хәзер дә дәвам итә.

Мирзаһит Нәҗмиев Торнаташ авылында туып-үскән, гаярь егет чаклары һәм яшьлек еллары шунда үткән. Нәкъ җырларда җырланганча, колхозда – тракторчы, ял иткәндәгармунчы була ул. Бу хакта Торнаташ авылы аксакалы, абруйлы мөгаллиме (хәзер инде мәрхүм) Миннегаяз Минһаҗев истәлекләрендә: «Элек авылыбызда гармунчылар күп иде. Хәмзә Сафин, Нурислам Минһаҗев, Ибраһим Шәмсетдинов, Әбүзәр Миңнуллин, Билал Гайнетдинов,  аннары бер нәселдән туганнар: Асыл, Салих һәм Хәниф Әхмәтовлар, Илшат һәм Илтөзәр Галиевлар, Тәлгать һәм Касыйм Гыйльметдинов, Мөдәррис һәм Мөҗәһит Хуҗиннар – халкыбызның рухи тормышын баетуда зур өлеш керткән  моң ияләре. Алар хакында халык күңелендә матур истәлекләр яши. Агалы-энеле Мирзаһит һәм Суфьян Нәҗмиевлар бу эстафетаны дәвам итүчеләр...» – дип авылдашлары хакында горурланып язып калдырган. 

Реклама

Мирзаһит Тәхаутдин улы 1948 нче елгы, ягъни аңа җитмеш дүрт яшь. Ә менә сәхнә стажы, ни гаҗәп, 68 ел! Алты яшендә беренче тапкыр сәхнәгә чыга – авылдашлары каршына. Аннары, шул ук елны район чарасында уңышлы чыгыш ясый. Шуннан иҗат юлы башлана. Юк, болай әйтү дөреслеккә туры килеп бетми, сабый чагыннан иҗат «чире» кагыла аңа. Абыйлары Мөҗәһит белән Мөдәррис – гармунчылар була. Алар эшкә киткәндә гармунны биек урынга – киштәгә куеп китәләр. Беренче тапкыр, кеше-кара күрмәгәндә генә, урындык куеп киштәдән гармунны алганда Мирзаһитка нибары ике яшь була. Сабый бала көн саен үзаллы гармунда уйнарга өйрәнә. Шул рәвешле бер көнне, моңнарга уралып, гармун телләрен тартып утырганда авылдашы Мөбәракҗанны ияртеп әтисе эштән кайтып керә. Ирләр икесе дә баштан-аяк малайның моңына чумалар. Исләренә килгәч, Мөбәракҗан: «Тәхау, бу бала бит... үзе көй чыгара!» – ди. Бу мизгелләр Мирзаһит күңелендә «өтере-ноктасына» чаклы саклана. – Абыйларым нинди көйне уйныйлар – икенче көнне шуны сайрата идем.  «Серем» дөньяга фаш булгач, халык арасында гармун уйный башладым. Безнең әти алдынгы тракторчы иде. Бер елны яхшы эшләгән өчен күп итеп бодай бирделәр. Үзебездән артканын саттылар. Мин бишенче класста укыган елны булды ул.  Әти шул акчаны бирде дә: «Улым, мәктәпкә җәяү йөрисең. Үзең кара инде, сәпит аласыңмы?.. » – дип фикерен төгәлләп бетермәде. Әлбәттә, гармун алам! Чаллыга гармун сатып алырга киттем. Хуҗамәткә хәтле машинада кайттым. Аннары пешкодром, ягъни җәяү, тәпи-тәпи атлауларымны һич онытмыйм, чөнки кулда кадерле йөк тә бар бит. Язгы кар суларын ера-ера гармунымны күтәреп уналты чакрым араны үтеп өйнең бусагасын атладым да: «Әнәй, ипи!» дип кенә әйтә алдым. Белмим, күпме йоклаганмындыр. Уянып ипи белән чәй эчкәч исән калганымны аңладым», – дип көлеп сөйли гармун алу тарихын.
Кәүсәрия ханым ире әйтәсе фикерне  хәләленең күз карашыннан аңлый. Тормышларында булган кызыклы да, гыйбрәтле дә хәлләрне күбрәк ул сөйли, чөнки Мирзаһит әфәнде аз сүзле. Ә шулай да, төп фикерен ирләрчә итеп – кыска һәм берәгәйле итеп әйтә. – Иремнең репетицияләргә үз вакытында баруын мин кайгыртмыйча кем кайгыртсын?! – ди «Асыльяр» коллективына күзгә күренмәс рухи җепләр белән береккән Кәүсәрия ханым. Алыштыргысыз баянчының – кадерле иренең репетициядән, гастрольләрдән, төрле бәйрәм чараларыннан кайтуына таба ашы пешереп, сый-хөрмәт, көләч йөз белән каршы ала. Бу – гаилә учагын сүндермичә саклауның матур үрнәге түгелмени?!.
«Асыльяр» фольклор ансамбле районда гына түгел, тирә-якта да яхшы дан алган. Республика күләмендә уздырыла торган төрле чараларда, конкурс-бәйгеләрдә даими катнашалар, һәрвакыт призлы урыннар яулыйлар. Бу уңышларда баянчының роле искиткеч зур. Гармунчы Мирзаһит башкару осталыгын төрле конкурс-фестивальләрдә катнашып та чарлый. «Актаныш гармуннары» исемендә узган Бөтенроссия фестивалендә катнашып Диплом алуы да иҗатына сүнмәс дәрт өсти. 
– Мирзаһит «Сакмар»ны яратып башкара. Моңлы итеп җырласа да, оялчанлыгы, артык тыйнаклыгы аркасында, үзе әйтмешли «кеше алдында авыз күтәреп» җырламый. Болар – нәселләре белән моң ияләре, нечкә күңелле кешеләр. Юньле гаиләгә килен булып төшү бәхете тиде миңа. Каенанам Зәкия – мине үз кызы кебек кабул итте. Әнәй –  сабырлыкның үрнәге – тормыш аны, халык әйтмешли «утлардан алып суларга салса да», кыяташтай мәгърур булып кала белде. Чиста күңелле, ихлас кеше иде. Халыкта: «Булмас димә, дөнья бу!» дигән әйтем бар. Менә бер кызыклы истәлек. Бианамның туган авылында – Минзәлә районы Җәмәк авылында изге күңелле мулла яшәгән була. Менә шул аксакал: «Торнаташ ягыннан бер нур бөркелә. Шигем юк, Зәкиянең нуры ул!» – дип Хуҗамәт базарында авылдашларга сөйләгән. Әнәйнең күңеле тулы моң иде. Шул моңнары урак урганда, көлтә бәйләгәндә, басу юлларында чайпалып-чайпалып халык күңеленә түгелгән. Басу-кырларга барганда һәм эштән кайтканда авыл хатыннары: «Әйдә, Зәкия, сузып җибәр әле «Гөлҗамал»ны дип әйтә торган булганнар. Иркен, тирән сулышлы булган инде, югыйсә, «Гөлҗамал», «Кара урман»нарны җырлау өчен, ай-һай, халык артисты дәрәҗәсендә булу кирәк бит», – дип бианасын сагынып искә ала Кәүсәрия ханым. 
«Гөлҗамал» дигәннән, Кәүсәрия үзе дә моң иясе. Теләнче Тамакта унынчы  сыйныфта укыганда Сарманда уздырылган региональ конкурста Кәүсәрия Хәкимуллина (кыз фамилиясе) «Гөлҗамал»ны башкарып халык күңелен  яулый. Мәктәптә уздырылган мәдәни чараларның йөзек кашы булган Кәүсәрия Әхмәтбиҗан кызы ул елларны искә алып болай ди: «Шул конкурста укытучыбыз Фалих Арсланов «Эшче» операсыннан «Нигъмәт ариясе»н башкарды. Ария башкару өчен нинди сулыш кирәк тә, нинди сәләт кирәк! Фалих абый: «Кәүсәрия, акыллым, искиткеч тирән мәгънәле халык җырын тиешле югарылыкта башкардың. Сиңа һичшиксез музыкаль белем алырга кирәк. Сәнгать – синең дөньяң ул», – дигән иде. Мәктәпне тәмамлаганга ярты гасырдан артык гомер узган. Шулай булуга да карамастан класс җитәкчем Сиринә апа Теләнче Тамакка барган авылдашларыма: «Кәүсәриянең кайсы партада утырганына кадәр хәтерлим. Мәктәпнең мәдәни дөньясына чумып яшәде, яхшы укыды. Миннән сәлам әйтегез», –  дип авылдашлар каршында дәрәҗәмне үстерде. Без, чын мәгънәсендә мөгаллим булган, баланың сәләтен тоемлап аны үстерергә тырышучы укытучылардан белем һәм тәрбия алдык, – дип укытучыларын рәхмәт хисләре белән искә ала Кәүсәрия ханым. 
Фалих Арслановның теләге өлешчә тормышка аша – Кәүсәрия Нәҗмиева, гаилә корып бала анасы булгач, Алабуга культура-агарту училищесына укырга керә. Унике ел Торнаташ клубында эшли. Мирзаһит Нәҗмиев – колхозның уңган тракторчысы була. Шулай матур гына яшәгәндә авылларда яшәүче халык, аеруча яшьләр, шәһәргә китә. Клуб – бушап кала. Аннары инде колхозлар да тарала башлый. Нәҗмиевлар да Яр Чаллыга күчеп китәләр. Туган җир үзенә тарта – пенсиягә чыгуга янә Торнаташка әйләнеп кайталар. 
Алар –Торнаташның терәге – Кәүсәрия белән Мирзаһит Нәҗмиевләр Торнаташның күзе дә, колагы да  – авылыбызның терәге дип әйтсәк һич арттыру булмас. Авылны мәчетле итүдә өлешләре зур – халыкны оештыру, матди яктан ярдәм итүчеләрне эшкә тартуда башлап йөрделәр, зур тырышлык куйдылар. Мирзаһит мәчетне карап-тәртипләп тора, – ди авыл халкы. Нәҗмиевләр үзләре гади генә итеп: «Мәчетнең өебез каршында булуын Аллаһ Тәгалә бүләге дип кабул иттек. Сәламәт булсаң эшләү, кешегә ярдәм итү – бәхет ул, – диләр.
Тормыш шулай корылган, кайгы-хәсрәт агач башыннан йөрми, бәндәләргә килә. Кәүсәрия ханым белән Мирзаһит әфәнде тормышның ачы сынаулары килгәндә Зәкия апа сыман рухи ныклык күрсәтәләр. Бүгенгесе көндә алар биш оныкларына кадерле дәү әти һәм дәү әни. Нәҗмиевләрнең олы кызлары Рузилә – Бикләндә озак еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, ире белән өч кыз үстерәләр. Уртанчы кызлары Резеда сабый чагында Ахирәткә күчкән. Кече кызлары Рәзилә Чаллыда яши, ире белән ике ул тәрбиялиләр.
 – Балалар ялларда кайталар – өебез шатлык-сөенеч белән тула. Оныклар каникулларын авылда үткәрергә яраталар, кул арасына керәләр. Тал чыбыгын сыек чагында бөгеп төрле әйбер ясап булган кебек, баланы да кечкенәдән эшкә өйрәтү кирәк. Авылны ярату хисе дә сабый чактан күңелләренә салына, – ди бәхетле әби белән бабай. Үз оныклары гына түгел, каникулларда авылга кайтучы балалар да Мирзаһит Нәҗмиев тирәсендә чуалырга ярата. «Сәпитләренең көпчәге тишелсә аның янына киләләр. «Бабай, ямап бир әле», – диләр. Ул бит бала җанлы, ихлас – менә шуны тоялар сабыйлар. Кызу эш өсте булса да, кырык эшен кырык якка ташлый, үзе дә балага «әйләнә». Кем генә, нинди генә сорау белән килмәсен, һәрвакыт төпле киңәшен бирә, ярдәм кирәксә – ике куллап ярдәм итәргә ашкынып тора, – дип сөйли Кәүсәрия ханым аз сүзле, үтә тыйнак иренә сөйкемле күз карашын юнәлтеп. 
Илле бер ел бер-берсен ярты сүздән аңлаучы, бер сулыш белән яшәүче бу бәхетле парга гәүһәр туйларынача пар аккошлардай чөкердәшеп яшәргә язсын.   
***
Урыс халкында “самородок” дигән бик мәгънәле сүз бар. Телебездәге “моң” дигән сүзне тәрҗемә итеп булмаган шикелле, самородок сүзен дә турыдан-туры татарчага әйләндереп (авыштырып) булмый, бары тик аның мәгънәсен генә бирә алабыз. Бу сүзне – берни белән дә чагыштырып булмый торган, кешене гаҗәпкә калдырырлык зур хәзинә – сәләт дип аңлатырга була. Әнә шундый табигый сәләткә ия булган Мирзаһит Тәхаутдин улы Нәҗмиев  халкыбыз өчен дә олы хәзинә.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев