Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел санитар-экологик икеайлык символы итеп аккош сайланды

1 апрельдән башланачак традицион санитар-экологик икеайлык турында бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев чыгыш ясады. Бу вакыт эчендә республика территориясен халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик иминлеге таләпләренә туры килерлек итеп тәртипкә салу күздә тотыла. Иң беренче чиратта, тиешсез урыннарда хасил булган чүплекләрне ачыклау...

1 апрельдән башланачак традицион санитар-экологик икеайлык турында бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев чыгыш ясады.

Бу вакыт эчендә республика территориясен халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик иминлеге таләпләренә туры килерлек итеп тәртипкә салу күздә тотыла. Иң беренче чиратта, тиешсез урыннарда хасил булган чүплекләрне ачыклау һәм юкка чыгару буенча чаралар күреләчәк.

Фәрит Абдулганиев икеайлык барышында күзәтчелек органнары тарафыннан ачыкланган рөхсәтсез урыннардагы чүплекләр турындагы мәгълүмат «ТРның экологик картасы» геомәгълүмати системасына онлайн режимда урнаштырылып, муниципалитетлар көн саен бу мәгълүмати ресурс ярдәмендә экологик вазгыятьне контрольда тота алачак дип белдерде.

Министр халык белән нәтиҗәле эшчәнлек алып барылуын, санитар-экологик закон бозу очракларын ачыклауда ярдәм күрсәткән кешеләрне акчалата бүләкләү каралуын искәртеп, гражданнардан мөрәҗәгатьләр (843) 267-68-67 номерлы «кайнар линия»се, ТР дәүләт порталындагы «Халык контроле» системалары буенча кабул ителә, диде.

- «Мәктәп экопатруле» системасы да бик уңышлы гына эшләп килә, - дип белдерде министр. - Әлеге мобиль кушымта ярдәмәндә һәр укучы бала санитар-экологик закон бозу очракларын күреп алып, аны фотога төшереп, махсус системага урнаштыра ала. Яшьләр арасында әлеге кушымта тиз вакыт аралагында популярлык казана алды.

Санитар-экологик закон бозу очракларын ачыклауда ярдәм күрсәткән кешеләрне акчалата бүләкләү каралуын әйтеп үттек. Министр белдерүенчә, быел әлеге сумма 1000 сум булса, быел андый кешеләргә 1500 сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтеләчәк.

Фәрит Абдулганиев әйтүенчә, быел санитар-экологик икеайлык кысаларында оештырылган җыештыру өмәләрендә катнашкан иң актив гражданнарны, гаиләләрне, мәктәпләрне, вузларны, предприятиеләрне, идарә компанияләрне, районнарны билгеләп үтү планлаштырыла.

Республиканың әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы билгеләп үткәнчә, былтыр икеайлык барышында күзәтчелек органнары һәм муниципаль берәмлекләр тарафыннан табигатьне саклау законнарын бозуның 7 мең очрагы беленгән, 4 меңләп протокол төзелгән. Нәтиҗәдә, 141 предприятие һәм оешма, 1071 вазифаи һәм 3128 физик зат административ җаваплылыкка тартылган. Гаеплеләргә карата 26,5 млн. сумлык штраф салынган, 80 материал прокуратура органнарына тапшырылган.

Моннан тыш министр 2016 елда ясалган нәтиҗәләргә таянып, өмәләр уздыру, оештыру буенча иң актив районнарны да санап китте, алар арасында Әлмәт, Түбән Кама, Югары Ослан, Саба, Алабуга, Арча, Сарман, Яшел Үзән, Мөслим, Кайбыч районнары бар.

1 апрель көнне иң беренчеләрдән булып өмәгә казанлылар чыгачак. Өмә Кабан күле янында оештырыла. Быел #ЭКОяз2017 символы булып аккош сайланды. Санитар-экологик икеайлык кысаларында уздырылган өмәләр турында #эковесна2017 (#экояз2017) рәсми хэштегы аша кереп, танышып барырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев