Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел район халкыннан “Халык контроле”нә килгән 33 хәбәрнең хәзергә 19ы хәл ителгән

Кичә ТР Министрлар Кабинетында "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасының ун айлык эшенә йомгак ясалды. Бу вакыт эчендә халыктан барлыгы 9622 мөрәҗәгать кабул ителгән.

Шуларның 5471е уңай хәл ителгән, 1809ы хәл итү өчен планга салынган. Аннан кала 774е хәл ителү этабын уза. Калган 1568 мөрәҗәгать кире кагылган. Территорияләрне төзекләндерү, юл хәрәкәтен көйләү, законсыз чүплекләр, җәмәгать транспорты - республика халкын нигездә шундый тармакларга кагылышлы проблемалар борчый.
Районда "Халык контроле" системасы аша җәмгысы 67 хәбәр алынган. Быел алынган 33 хәбәрнең 19ы хәл ителгән, 11е хәл ителү өчен планга куелган, берсе хәл ителү этабында. 2 мөрәҗәгать нигезле рәвештә кире кагылган.
Мөрәҗәгатьләрне карау, хәл итү вакыты буенча Спас, Питрәч, Чистай районнары белән беррәттән, Тукай районы проблемаларны вакытында хәл итүчеләр рәтендә булуын да хәбәр иттеләр брифингта. Аннан кала, системаның ни рәвешле эшләвен халыкка җиткерү максатыннан, җирле массакүләм мәгълүмат чараларында "Халык контроле" дигән махсус рубрика булдыруны да тәкъдим иттеләр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X