Быел – «Якты юл» елы да!
2021 елда Тукай районы оешуга 45 ел. «Якты юл» («Светлый путь») газетасы чыга башлауга да нәкъ шуның кадәр. Аның туган көне 1976 елның 1 августы. Басманың район үсешенә керткән өлешен җентекләп сөйләп торырга кирәкмидер, минемчә. Ул Тукай районы тарихын, тукайлыларның язмышын сыендыручы бердәнбер басма.
Беренче юл салучылар
Минем газета укучылар белән һичшиксез уртаклашасы килгән горурлыгым – автошәһәр яны районы газетасында иң беренче көннән башлап талантлы, үз һөнәрләрен белеп башкаручы хезмәткәрләр эшләгән. Аларны сайлап алганнар. Беренче баш редактор Дамир Вәгыйзов үз-үзенә дә, хезмәттәшләренә дә таләпчән булган. Аннан соңгы җитәкчеләр дә беренче көннән кертелгән тәртипләрне бозарга базмаган. Тукай районындагы вакыйгалар төрле елларда Гамир Гайфетдинов, Хәниф Хөснуллин, Равил Вәлиев, Наил Хәбибуллин, Ирек Диндаров, Заһидә Нәбиуллина кебек журналистларның йөрәге аша үтеп, газета битләрендә урын алган.
Төрле елларда татар һәм рус телләрендә чыккан газетаның тиражы 10ар меңгә җиткән. Дөрес, сүз халыкның укуга хирыс булган вакыты турында бара. Интернет та юк, почталар да сәгать кебек төгәл эшләгән чаклар. Бүген, кызганычка каршы, андый тираж туплау мөмкинлеге юк. Ике ел элек мин «Якты юл»га җитәкче итеп билгеләнгәч, «Татмедиа» АҖ, район җитәкчелеге газетаның абруен күтәрү бурычын куйды. Аңлыйм, газетаны укысыннар дисәң, халыкка якын булырга кирәк. Фикер-тәкъдимнәрен өйрәнергә, авылларга чыгарга, аралашырга, җитәкчеләр сүзенә колак салырга.
Халык фикерен өйрәнергә
Шул хакыйкатьне күздә тотып, актив хезмәткәрләрне һәм Чаллыдан яшь артистларны алып, эштән соң байтак авылларда халык белән очрашып чыктык. Күрсәгез иде, безне Боерганда ничек каршы алганнарын! Кадерле кунакларны көтәләрмени?! Сөйләштек тә, биедек, җырлаштык та. Бик актив, тәвәккәл монда халык. Юкка гына «Якты юл»ның «фирменный» бәйгесе «Тукай чәкчәге»ндә алардан иң күп катнашучы булмаган икән! Мерәс авылында да күңелле булды. Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин безнең белән очрашуга килеп, үзе дә күңелләребезне үстерерлек җылы сүзләр әйтте. Районның чын патриоты инде ул, аның киләчәге өчен борчылучы. Җирлек халкы бу «алтын йөрәкле» җитәкче ышыгында яши. Марат Тәлгатович, өстәвенә, үтә тыйнак, изге эшләрен күп сөйләнеп, масаеп эшләми. Түбән Суыксуда да район газетасына күп сорау– тәкъдимнәр булды. Күзкәйдә безнең белән очрашуга бер кеше дә килмәде. Аңа карап бу олы авылга эзебезне суытмадык. Хуҗалык җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров, авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев ярдәме белән ябылырга торган почтага хезмәткәрләр дә табылды, соңгы арада газетага язылучылар да бермә-бер артты.
Хәбәрчеләребез белән горурланабыз
Бу урында шушы авылда гомер итүче, «Якты юл»ның беренче санын чыгаруда ук катнашкан журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Заһидә апа Нәбиуллинаның ярдәмен ассызыклап үтәсем килә. Газетаны һаман ярата Заһидә апа, аның тукайлыларны берләштереп яшәвен, аларга хезмәт итүен тели. Аның авылдашлары турындагы язмалары искиткеч җылылык белән сугарылган. Гомерен шулай тынгысыз, авыр хезмәткә багышлаган ветеран журналист якташларының психологиясен, холкын, язмышын хәтерләп-белеп яза. Мин аның яшь каләмдәшләремә үрнәк булуын да уңай бәялим. «Йолдызлы чәкчәк» бәйгесенең беренче сезонын уздыру атна башына туры килде. Бәйрәм төнгә кадәр дәвам итте, аннары кунакларны озаттык, җыештырдык. Икенче көнне – газета чыгасы көн. Без иртән эшкә килгәнче Заһидә апа кичәге бәйрәмнән репортаж язып почтага салган! Рәхмәт, Заһидә апа! Моннан тыш та күпмеләр ярдәмен тойдык без аның! Районыбызның, газетабызның 45 еллык юбилее көннәрендә шундый фидакарь җанлы кешеләребезнең урыны түрдә булыр, шәт.
Шөкер, газетабызның авылларда хәбәрчеләре дә байтак. Иске Абдулдан Зөфәр Дәүләтшин, Князеводан Тамара Тузеева, Комсомолецтан Тамара Лобова, Суровкадан Резеда Шмелева, Калмиядән Ләйсирә Сәхибҗанова, Боерганнан Флүзә Сәлимова, Гөлфия Әһлиева, Күзкәйдән Тәнзилә Шәйхнурова, Бикләннән Рәзинә Сәетгәрәева, Чаллыдан Гөлшат Харисова. Район башлыгы Фаил Камаев инициативасы белән Татарстан журналистлары көнен тантаналы төстә, бергәләп билгеләп үттек.
Тукайлылар рәхмәтле була беләләр!
Мусабай-Завод җирлегендә озак еллар авыл советы рәисе булып эшләгән, район өчен ут йотып яшәгән Хәсән абый Җәгъфәров та шундый иде. Без аның белән газетада чыккан мәкаләләр өчен рәхмәт әйтергә кергәч таныштык. Байтак темалар да әйтте. Аннан соң мине һәр бәйрәмдә шалтыратып котлый, коллективка уңышлар тели иде. Кызганыч, быел яз көне коронавирустан вафат булды. Һич арттыру тугел, тукайлылар синең чын күңелдән эшләгәнеңне күрсәләр, алар синнән дә уздыралар. Халыкка якынрак булу идеясе белән барлыкка килгән «Йолдызлы чәкчәк» проектына әзерләнгәндә без моңа кат-кат инандык. Ике ел рәттән авылларда оста чәкчәкчеләр турында фильмнар төшереп йөрдек. Авыл җирлеге җитәкчеләрнең, мәдәният хезмәткәрләренең ярдәменнән башка моны оештыру ансат булмас иде. Иртә-таңнан соңга чаклы эшләп арысак-талчыксак та, хезмәттәшем Лилия Мәхмүтова белән без авыл халкын яратып, яңа проектларга илһам алып кайта идек. Борды авылында булган очрашу гына ни тора! Бәйгенең икенче сезоны финалына бу авылдан София Краснова үтте. Аны зур сәхнәдә лаеклы күрсәтер өчен «Туганайлар» керәшен ансамбле коллективы бердәм булып эшкә тотынды. Кар-буран астында, гармун тартып, урамнарны да әйләнделәр. Чәкчәген Финляндиядә кат-кат сорап калган авылдашларын күккә чөйделәр! Башка авылларда да сюрпризлар җитәрлек. Коронавирус аркасында һаман кичектерелеп килүче бу затлы бәйрәмебез, юбилей елында һичшиксез тормышка ашар дигән өмет белән яшибез. Без анда сезне дә көтеп калабыз, хөрмәтле укучыларыбыз!
Башлангычлар дәвамлы булыр
Газета коллективы район тарихында беренче тапкыр «Уйна, Тукай гармуны!» фестивален дә оештырды. Районда яшәүче иң оста гармунчыларны авыллар буенча барлап, бергә җыйдык. Дөрес, Иске Җирекле паркына районда яшәүче барлык моң ияләре дә килеп чыгыш ясый алмады. Әмма, иманым камил, «Якты юл»ның әлеге зур башлангычы дәвамлы булыр дип өметләнәбез.
Тагын бер проектыбыз – «Баллы бәйрәм». Ямьле август көнендә «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда Тукай районы умартачылары бал, хуҗабикәләр тәмле кайнатмаларын тәкъдим итте. Ярышлар, уеннар, муллык, бүләкләре белән истә калды бу тамаша. Бәйрәмгә чакырылган күренекле җырчыбыз Хәмдүнә Тимергалиева: «Кызлар, әллә нинди бәйрәмнәр күргәнем бар. Россия шәһәрләрендә әнә тозлы кыяр, кәбестә фестивальләре үтә. Ну сезнекенә җитми. Менә ичмасам бәйрәм!» – дип китте.
Халыкчан газета
Әлбәттә, болар төп эшебездән тыш. Газета чыгару үзе күп көч сорый. Конвейер белән бер. Атнасына 24 битне халыкка кирәкле, кызыклы язмалар белән тутыру өчен редакция хезмәткәрләренә бал кортлары кебек эшләргә туры килә. Алар сынатмыйлар.
Анализлап карадык, «Якты юл»ны күбесенчә, еллар буе тугры калган укучылар алдыра. Соңгы елларда, кызыксынып, кабаттан алдыра башлаучылар да ишәйгән. Ни кызганыч, җитәкчеләр арасында газетаны укымаучылар байтак. Гади халык фикерләрен, хис-тойгыларын алар каян белсен тагын? Кызганычка, үз кулларыбыз белән сайлаган халык ышанычлыларыбыз – депутатларның да әлегә барысы да газетаның яшәешебездәге ролен, аның нәкъ менә район тормышының көзгесе булуын, газета битләрендә күтәрелгән проблемаларның әһәмиятен аңлап җиткерми. Әгәр дә алар район газетасына йөз белән борылса, авыллардагы почталарны тиешенчә эшләтеп җибәрү күпкә җиңелрәк булыр иде. Ә бүген хакыйкать шундый – аларның сайлаучылары газета-журналларны көтеп тилмерә, счет-квитанцияләрне теләсә каян эзләп алырга мәҗбүр.
«Якты юл»ның тугры дуслары да җитәрлек. Әлеге исемлек, әлбәттә, олпат шәхес, безгә киңәшләрен биреп, кирәк вакытта шелтәләп тә алучы «Гигант» хуҗалыгы рәисе Риф Имамовтан башлана. Безнең журналистларга район фермерлар ассоциациясе җитәкчесе Минталип Миңнеханов, «Р-Агро хуҗалыгы рәисе Ришат Сәхәбетдинов, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Таһир Хөрмәтуллин, «Тукайтеплогаз» ҖЧҖ җитәкчесе Радик Мөхәммәдьяров, район пассажирлар ассоциациясе башлыгы Равил Төхбәтуллин зур хөрмәт белән карый.
Ел ахырында үз эшебезгә карата югары бәя ишеттек. Республиканың бәйсез матбугаты журналистлары район газеталарының эшчәнлеген бәяләде. Безнең «Якты юл» газета һәм социаль челтәрләрдә алып барган эшчәнлеге буенча «халыкчан» дигән бәягә иреште. Халыкчан, димәк, халык белән бергә! Бу ышанычны алга таба да аклыйсы иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев