Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу кабат бастырып чыгару түгел, бу китап өр-яңа форматта чыгачак – Айсылу Галиева

Татарстан китап нәшрияты тарафыннан "Секреты татарской кухни" рецептлар китабы май аенда дөнья күрәчәк. Татарстан китап нәшрияты тарафыннан "Секреты татарской кухни" рецептлар китабы май аенда дөнья күрәчәк. Нәшриятның балалар редакциясе мөдире Айсылу Галиева "Татар-информ" хәбәрчесенә әйткәнчә, бу китап кабат бастырып чыгару түгел, ул өр-яңа форматта чыгачак. Айсылу Галиева сүзләренчә, китап 49...

Татарстан китап нәшрияты тарафыннан "Секреты татарской кухни" рецептлар китабы май аенда дөнья күрәчәк.

Татарстан китап нәшрияты тарафыннан "Секреты татарской кухни" рецептлар китабы май аенда дөнья күрәчәк. Нәшриятның балалар редакциясе мөдире Айсылу Галиева "Татар-информ" хәбәрчесенә әйткәнчә, бу китап кабат бастырып чыгару түгел, ул өр-яңа форматта чыгачак.

Айсылу Галиева сүзләренчә, китап 49 рецепттан һәм якынча 120 биттән тора. "Китап әзер. Хәл итәсе бер-ике сорау гына калды. Май ахырларында чыгачак дип уйлап торабыз", - диде ул.

Татар халык ашлары рецептларын, Айсылу Галиева әйтүенчә, төрле рестораннарда, кафеларда, җәмәгать туклана торган җирләрдә яхшы пешекчеләр әзерли. "Без һәр пешекченең рецепты буенча ризыкларны үзебез дә пешереп карыйбыз. Тәмлелеккә тикшерәбез. Норлат районыннан да пешекчеләр бар, язалар, рецептларын җибәрәләр. Һәр пешекче, һәр кеше шәхсән үзенчә пешерә бит. Кемдер камыр басканда йомырка кушмый, май белән генә баса. Кемдер киресенчә эшли. Кемгә ничек ошый инде", - диде Айсылу Галиева.

Ул "Биләр" рестораны, "Түбәтәй" тиз туклану челтәре һ.б. җәмәгать туклана торган җирләр белән бергә эшләүләрен әйтте. "Безнең рецептлар бер генә җирдән түгел. Без төрле рестораннар, кафелар белән бергә эшлибез", - диде Айсылу Галиева.

Аның сүзләренчә, китапта рецептлар гына түгел, татар халык ашларының, бар ризыкларның фотолары да, әзерләү процессы да җентекләп күрсәтелгән. "Фотолар Ринат Хәсәншинныкы. Китап өчен җаваплы кешеләр -мин һәм Мирас һәм сәнгать редакциясе мөхәррире Рәмзия Шакирова. Бу китап өр-яңа форматта. Бу китап берничек тә кабат бастырып чыгару була алмый", - диде Айсылу Галиева.

Аның сүзләренчә, Татарстан китап нәшрияты "Секреты татарской кухни" рецептлар китабын татар телендә дә бастырып чыгарырга ниятли. "Булып чыкса, монысы дөнья күргәннән соңмы икән, планнарда китапны татарча да чыгару. Тәрҗемә булырмы, әлегә уйлыйбыз. Әмма русча чыгасы китапта рецептлар да, фотолар да, барысы да яңа һәм яңа форматта", - диде Айсылу Галиева.

Айсылу Галиева әлеге китапның халыкка таралуы турында төгәл җавап бирә алмавын әйтте. "Коры рецептлар гына булган китаплар да тиз бетә иде, монысы ничек булыр", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев