Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәтке авылында «Үлемсез полк» акциясендә 500дән артык кеше катнашты

Бәтке авылындагы бәйрәм тантанасы меңнән артык кешене берләштерде. Авылның мәдәният йорты каршында үткән тантанада яңа гына тәпи баскан сабыйлар да, күпне күргән чал чәчле өлкәннәр дә шактый җыелган иде. Бүген җирлектә бердәнбер исән ветеран яши - Сталинград сугышында катнашкан Петр Иванович Главнов. Ләкин ул инде олы яшьтә булу сәбәпле, бүгенге...

Бәйрәмгә кунак булып килгән район башлыгы Васил Хаҗиев үз чыгышын нәкъ менә ветераннарыбызны олылау сүзеннән башлады. Петр Главновка, аннары сугыш чоры балаларына, тыл хезмәтчәннәренә бүгенге аяз күгебез өчен тирән рәхмәтен белдерде. Яшь буынны тарихи үткәнебезне, бабайлар батырлыгын беркайчан да истән чыгармаска чакырды.

РФ Пенсия Фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин исә биредәге митингта катнашучыларга, гомумән, барлык тукайлыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен тапшырды. Ул Бөек Җиңүгә өлеш керткән һәр тукайлының истәлегенә тирән хөрмәтен белдерде, рәхмәтен җиткерде.

Җирлек башлыгы Максим Ионычев та, бәткелеләрне изге көн белән тәбрикләп, ил-көнгә иминлек, аяз күк йөзе, бар кешегә дә сәламәтлек теләде.

Митинг, һәр елдагыча, бакча һәм мәктәп балаларының чыгышы белән үрелеп барды. Сугыш елларын, гаиләдә әтиләрне, улларны фронтка озатуны чагылдырган күренешләрне мәктәп укучылары бик матур итеп, күңелләргә үтеп керерлек, күздән яшьләр чыгарырлык итеп сәхнәләштерделәр. Митинг иң кечкенәләрнең матрос биюе һәм җыры белән тәмамланды.

Соңыннан балалар да, өлкәннәр дә, килгән кунаклар да Хәтер обелискына чәчәкләр салдылар.

«Үлемсез полк» акциясендә катнашучылар авылның үзәгеннән башлап, өч урамны әйләнделәр. Аннары бәйрәм митингы урынына - авылның мәдәният йорты каршына әйләнеп кайттылар. Сугыш юлын үткән бабаларының портретлары белән акциядә республика кунагы Эдуард Вафин һәм район башлыгы Васил Хаҗиев та катнашты.

«Үлемсез полк» бакча балаларыннан башлап, шактый өлкән яшьтәгеләргә кадәр берләштерде. Кайберәүләр колоннага юлда кушылып китте. Портрет алып баручылар арасында Әфган, Чечня хәрәкәтләре ветераннары да бар иде. Әби-бабайларының фотоларын тоткан балалар сугыш турында җырлар да башкардылар. Һәркемнең карашында хәтер, ерак үткәннәргә хөрмәт һәм ата-бабаларыбыз батырлыгы белән горурлану хисе чагыла иде.

Бәтке мәктәбендә укытучы булып эшләүче Гөлфия Әхмәтҗанова, мәсәлән, «Үлемсез полк» акциясенә бөтен гаиләсе белән чыккан. Алар 31 яшендә яу кырында батырларча һәлак булган ерак бабалары Шакир Әхмәтҗановның һәм аның хатыны Фәһимә Әхмәтҗанованың портретларын тотканнар. Шакир сугышка киткәндә Фәһимәсе өч бала белән, дүртенчесенә йөкле булып калган. Ире хәбәрсез югалган. Фәһимә балаларын ялгызы үстергән. Колхозда да алдынгы булган, хезмәте Ленин Ордены белән бәяләнгән. «Ерак бабабызның улы, ягъни минем әтием Әсвәт бу тарихны оныкларга бәйнә-бәйнә сөйләде», - ди Гөлфия ханым. Шуңадыр, бүген Бәтке мәктәбенең беренче сыйныфында укучы оныкчык Солтан Галәветдинов та, гаиләдәге башка балалар да Бөек Җиңүнең ни барәбәренә яуланганын күз алдына яхшы китерәләр.

Әлеге гаилә белән рәттән атлаучы, мәктәпнең дүртенче сыйныфында белем алучы Роман Шиляев та ерак бабасы Тимерхан Низамовның батырлыгы турында хәбәрдар. «Минем бабам ике мәртәбә әсирлектә булган», - ди ул. Шулай ук ерак әбисе, тыл хезмәтчәне Нина Сопунова исеме белән дә горурлана Роман.

«Үлемсез полк» акциясендәге һәр портретның үз тарихы, үз батырлыгы. Бу чара үткәннәргә хөрмәт тәрбияләп кенә калмады, Бәтке авылында яшәүчеләрне тагын бер мәртәбә берләштерде дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев