Бруцеллез таралмасын өчен нинди чаралар күрергә кирәк?
Бруцеллез – авыл хуҗалыгы хайваннарына гына түгел, кешеләргә дә куркыныч тудыра торган мәкерле йогышлы авыру.
Тукай районының баш ветеринария табибы Ленар Радик улы Хәйбуллин кисәтә: бу авыру фермер хуҗалыкларының сәламәтлегенә һәм икътисадына җитди йогынты ясарга мөмкин. Нинди хайваннар төп таратучылар? Инфекция кешегә ничек күчә? Нинди профилактика чараларын үтәргә кирәк? Бу хакта тулырак безнең материалда.
– Ленар Радикович, башта бруцеллезның нәрсә икәнен аңлатыгыз әле.
– Бруцеллез – имезүче хайваннарда хроник рәвештә уза торган йогышлы авыру. Бруцеллез башлыча мөгезле эре терлек, сарык, кәҗә, дуңгыз, шулай ук эт һәм төньяк боланнарын зарарлый. Атлар, дөяләр һәм башка хайваннар сирәгрәк авырый. Ешрак мөгезле эре һәм мөгезле вак терлекләр авырый.
– Бруцелларның нинди төрләре кеше һәм хайваннар өчен аеруча куркыныч?
– Бруцеллларның кеше һәм хайваннар өчен иң куркыныч төрләре булып Brucella melitensis (мальта бруцелласы), Brucella abortus (үгез бруцелласы) һәм Brucella suis (дуңгыз бруцелласы) санала. Сарык һәм кәҗәләрне зарарлаучы B. melitensis кеше өчен иң патоген санала, еш кына авыруның авыр формаларын китереп чыгара. Эре мөгезле терлекләрне зарарлаучы B. abortus шулай ук кеше өчен куркыныч тудыра, бигрәк тә инфекцияле хайваннар белән контактта булганда яки зарарланган продуктлар кулланганда. Дуңгызларны зарарлаучы B. suis авыру хайваннар белән контактта булганда яки ит эшкәрткәндә куркыныч.
– Ленар Радикович, соңгы елда бруцеллез очраклары кайда теркәлгән? Кайсы төбәкләр имин түгел?
– 2025 елда бруцеллез Татарстан Республикасында 1 очрак буенча Чүпрәле районында, Чирмешән районында, Балтач районында һәм 3 очрак Балык Бистәсе районында теркәлгән. Имин булмаган төбәкләр– Оренбург өлкәсе, Мәскәү өлкәсе һәм Казахстан.
– Алдагы еллар белән чагыштырганда бруцеллез белән авыру динамикасы ничек үзгәрде?
– 2023 елда 2 очрак, 2024 елда 4 очрак, ә 2025 елның 24 июнендә республикада бруцеллезның инде 6 очрагы теркәлгән.
– Ленар Радикович, кешедә бруцеллез йоктыру никадәр зур?
– Бруцеллез, нигездә, терлекчелектә, ит эшкәртү предприятиеләрендә эшләүче кешеләр һәм ветеринария белгечләре өчен куркыныч.
– Авыру йоктөырган кешеләрдә нинди симптомнар һәм авыру ничек уза?
– Кешеләрдә температура күтәрелү, хәлсезлек, арыганлык, лимфа төеннәре зураю, бигрәк тә муен һәм култык асты өлкәләрендә, баш авырту, йокысызлык күзәтелә. Авыру йөрәк-кан тамырлары системасына, сулыш органнарына, бавырга һәм талакка, сидек юлларына һәм җенес органнарына, сөякләргә һәм буыннарга зарар китерә. Авыруны соң диагностикалау аеруча куркыныч. Ул отит, бавыр абсцессы, мускул атрофиясе, бөер җитешсезлеге, балага узалмау, үпкә ялкынсынуы кебек өзлегүләргә китерә.
– Ленар Радикович, ә бруцеллез ничек хайваннардан кешегә күчә?
– Бруцеллез хайваннар белән эшләгәндә, зарарланган сөт кулланганда, ит эшкәртү вакытында йогарга мөмкин. Шулай ук тире микротравмалары аша да үтеп керә ала.
– Ягъни зарарланган ит яки сөт җылылык белән эшкәртелсә, кеше бруцеллез белән зарарланмый?
— Әйе. Термик эшкәртмичә кулланыла торган продуктлар аеруча куркыныч. Шуңа күрә бруцеллез үсешен булдырмас өчен җитәрлек термик эшкәртелгән итне, пастеризацияләнгән сөтне һәм аннан әзерләнгән ризыкларны ашарга, чи ит һәм сөт продуктларыннан сакланырга кирәк.
– Ленар Радикович, хайваннар белән аралашканда авыру йогарга мөмкинме?
– Әйе. Бруцеллалар авыру хайваннар белән турыдан-туры элемтәдә булганда, мәсәлән, аларны караган вакытта, хайваннар бүлмәсен җыештырганда яки зарарлы тузанны сулаганда йога ала.
– Кыргый хайваннар (боланнар, кабаннар, кимерүчеләр) йорт хайваннарына йоктыру чыганагы була аламы?
– Әйе, алар йоктыру чыганагы булырга мөмкин. Бу хайваннар төрле авыруларның йөртүчеләре булырга мөмкин, алар йорт хайваннарына контакт вакытында яки уртак су һәм азык чыганаклары аша йога ала.
– Бруцеллез таралмасын өчен авыл хуҗалыгы хайваннары хуҗалары нинди чаралар күрергә тиеш?
– Беренчедән, барлык авыл хуҗалыгы терлекләре ветеринария учреждениесендә теркәлергә һәм идентификация номерлары булырга тиеш. Икенчедән, яңа сатып алынган терлекләрне ветеринария тикшеренүләре һәм эшкәртүләр үткәрү өчен 30 көнгә карантинга урнаштырырга кирәк. Хуҗалары хайваннарны клиник тикшерүләр һәм бруцеллезга серологик тикшеренүләр өчен дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Биналарны, җайланмаларны һәм территорияләрне даими дезинфекцияләү, шулай ук тиресне һәм агып төшүче суларны зарарсызландыру зарур. Хуҗалар бруцеллезга шикләнелгән хайваннарның барлык авыру очраклары (абортлар, яшәүгә сәләтсез яшь терлек туу һ.б.) турында кичекмәстән хәбәр итәргә тиеш. Өченчедән, терлекләрне һәм азыкны бруцеллез буенча имин булган хуҗалыклардан һәм территорияләрдән генә алырга киңәш ителә, бу ветеринария документлары белән расланырга тиеш.
– Ферма хезмәткәрләренә, ветеринарларга һәм башкаларга ничек сакланырга соң?
– Элементар кагыйдәләр: махсус киемнәр кулланырга, хайваннар һәм аларның продуктлары белән контакттан соң кулларны сабын белән яхшылап юарга, хайваннар белән эшләү урыннарында ризык кабул итмәскә, даими рәвештә медицина тикшерүе узарга, шул исәптән бруцеллезга анализлар, бигрәк тә бу авыруга дучар булган хайваннар белән эшләгәндә, ит, сөт һәм сөт ризыкларын билгеләнгән урыннардан гына сатып алырга, ризыкларны җентекләп термик эшкәртергә, ветеринария хезмәтләре тәкъдим иткән дезинфекция чараларын кулланып, терлекләр белән контактта торучы биналарга һәм җайланмаларга даими рәвештә дезинфекция ясарга.
– Ленар Радикович, хайваннар өчен вакцина бармы? Ул никадәр нәтиҗәле?
– Вакцина бруцеллезга каршы бар, әмма безнең төбәк хайваннарга вакцина ясамый.
– Дәүләт терлекләрнең имин булмаган зоналардан күчүен ничек контрольдә тота?
– Авыру таралмасын өчен, дәүләт бруцеллез буенча имин булмаган зоналардан терлекләрнең күчеп йөрүен җитди контрольдә тота. Бу контроль ветеринария күзәтчелеге (даими ветеринария тикшеренүләре), диагностик тикшеренүләр (агглютинация (РА) реакциясе, иммунодиффузия (РИД) реакциясе, комплиментны (РСК) бәйләү реакциясе һәм хайваннарны йөртү кагыйдәләренең кырыс булуы (бруцеллез буенча хайваннарның иминлеген раслый торган махсус рөхсәтләр һәм сертификатлар бирүне үз эченә ала) керә.
– Диагностиканың һәм профилактиканың нинди яңа методлары кертелә?
– Авыруны ачыклау һәм аның таралуын булдырмау нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән бруцеллезны диагностикалауның һәм профилактикалауның яңа ысуллары кертелә. Төп юнәлешләр үз эченә серологик методларны камилләштерүне ала (агглютинациянең киңәйтелгән реакцияләре һәм иммунофермент анализы (ИФА) кебек яңа, сизгеррәк һәм үзенчәлекле серологик методлар эшләнә, канда бруцеллаларга антитәнчекләрне төгәлрәк ачыклау өчен) һәм молекуляр-генетик ысуллар (полимераз чылбыр реакциясе (ПЦР) бруцеллез кузгаткычның ДНКсын биологик үрнәкләрдә тиз һәм төгәл ачыкларга мөмкинлек бирә, бу иртә диагностика өчен аеруча мөһим, шулай ук ветеринария-санитария чараларын көчәйтү, аларны карап тоту һәм транспортировкалау кагыйдәләрен үтәү, шулай ук даими рәвештә ветеринария тикшерүләре һәм дезинфекцияләр үткәрү.
– Республикада бруцеллезны тулысынча бетерү программасы бармы?
– Хәзерге вакытта бруцеллезны тулысынча бетерүгә юнәлдерелгән бердәм, һәркем файдалана алырлык программа юк. Әмма бруцеллезны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш алып барыла, аларга лаборатор мониторинг, дезинфекция чаралары һәм санитар-агарту эшләре керә.
– Ленар Радикович, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Районыбыз һәм республикабыз иминлегенә өметләнәбез.
Хөрмәтле укучылар, бруцеллез – хайваннар чире генә түгел, кешеләрнең, бигрәк тә авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең, терлекчелек белән шөгыльләнүчеләрнең яки терлек продуктларын кулланучыларның сәламәтлегенә куркыныч яный. Үзеңне, якыннарыңны һәм хуҗалыгыңны саклау өчен профилактика чараларын үтәү мөһим.
Әгәр дә сез хайваннарда авыру билгеләре (абортлар, хәлсезлек, продуктивлык кимү, озакка сузылган температура, буыннар авырту) барлыкка килсә, кичекмәстән ветеринария һәм медицина белгечләренә мөрәҗәгать итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев