Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәрәңге утырту эше кызу темпларда бара

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары «икенче икмәк» утырту белән мәшгуль. Бүгенге көндә район буенча пландагы 250 гектар мәйданның 186сына бәрәңге утыртылган. «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгында Кострома ягыннан кайтарылган суперэлиталы «гала» сортлы бәрәңгене 40 гектарда утырту эше бара. - Бәрәңгене соңгы гектарларда утыртабыз. Бүген тәмамларга исәплибез. Хуҗалыкта шулай ук тулысынча...

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары «икенче икмәк» утырту белән мәшгуль. Бүгенге көндә район буенча пландагы 250 гектар мәйданның 186сына бәрәңге утыртылган.

«Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгында Кострома ягыннан кайтарылган суперэлиталы «гала» сортлы бәрәңгене 40 гектарда утырту эше бара.

- Бәрәңгене соңгы гектарларда утыртабыз. Бүген тәмамларга исәплибез. Хуҗалыкта шулай ук тулысынча чөгендер, кишер, кәбестә утырту төгәлләнде. Кәбестә үсентеләрен туфракка утырту бөтен куәтенә бара. Бүгенге көндә 4,8 гектар мәйданда эш төгәлләнде. Агротехник таләпләр буенча ике көн узгач, тагын шул ук эшкә тотыначакбыз, - диде хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов.

«Миңнеханов» КФХда да 70 гектар бәрәңгенең 50 гектарын инде утыртырга өлгергәннәр. Быел фермер биләмәләрендә «гала», «ароза» һәм суперэлиталы сортлардан кала, бәрәңгенең, бу елны гына алып кайтылган, «импала», «жуковский» сортлы ак һәм кызылы да үсәчәк.

- Бәрәңге утыртуны бүген-иртәгә төгәллиячәкбез, бу эшкә бер атна элек керешкән идек. Явып үткән яңгырлар гына эшне бераз тоткарлады - ике тапкыр яртышар көн эшкә тотына алмадык, - диде фермер Минталип Миңнеханов.

«Шилнә» җитештерү кооперативында исә бәрәңге бу язда 120 гектар җирдә игелә. Әлеге эшкә хуҗалык хезмәтчәннәре 17 майда ук алынган булганнар. Бу вакытка «Шилнә»дә 75 гектар «икенче икмәк» утыртылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев