Боерганда “Өмет яшәтә кешене” дигән чара узды(фото)
2015 нче елның 4 ноябрендә Боерган авылы "Акчарлак" күпфункцияле үзәгендә "Өмет яшәтә кешене"дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырылды. Инвалидлар ункөнлеге кысаларында оештырылган бу очрашуга 69 кеше чакырылды, бәйрәм өстәле әзерләнде. Чараны авыл китапханәсе мөдире Флүзә Сәлимова һәм мәдәният йорты директоры Рәхилә Фәттахова әзерләделәр һәм алып бардылар. Бәйрәмне үзләренең матур , эчтәлекле...
2015 нче елның 4 ноябрендә Боерган авылы "Акчарлак" күпфункцияле үзәгендә "Өмет яшәтә кешене"дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырылды. Инвалидлар ункөнлеге кысаларында оештырылган бу очрашуга 69 кеше чакырылды, бәйрәм өстәле әзерләнде.



Чараны авыл китапханәсе мөдире Флүзә Сәлимова һәм мәдәният йорты директоры Рәхилә Фәттахова әзерләделәр һәм алып бардылар. Бәйрәмне үзләренең матур , эчтәлекле чыгышлары белән "Яран гөл" фольклор коллективы бизәде.

Инвалид ГалимҗанМухаметовның чыгышы нур өстенә нур булды.



Бәйрәмебезгә килүчеләрне авыл җирлеге башлыгы Зарифян Камилянов һәм район вәкиле Илнур Гәрәев котладылар, җылы теләкләрен җиткерделәр, дип хәбәр итә «Акчарлак» күпфункцияле үзәге директоры Рәхилә Фәттахова .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев