Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бикләндә «Ана догасы» дип исемләнгән тамаша күрсәтелде

Быел бөтен татар җәмәгатьчелеге һәм тугандаш төрки халыклар бөек Тукаебызның 130 еллыгын зурлап билгеләде. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында Тукай туган көндә ел да шигырь бәйрәмнәре, Тукай бәйрәмнәре үтә иде. Быелгы чарабызга авылыбызның мәктәп укучылары да зурлап әзерләнделәр. Бәйрәм чаралары мәктәп бинасында гына калмыйча, Биклән авылының мәдәният йортында әти-әниләргә һәм авылдашларга...

Быел бөтен татар җәмәгатьчелеге һәм тугандаш төрки халыклар бөек Тукаебызның 130 еллыгын зурлап билгеләде. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында Тукай туган көндә ел да шигырь бәйрәмнәре, Тукай бәйрәмнәре үтә иде. Быелгы чарабызга авылыбызның мәктәп укучылары да зурлап әзерләнделәр. Бәйрәм чаралары мәктәп бинасында гына калмыйча, Биклән авылының мәдәният йортында әти-әниләргә һәм авылдашларга «Ана догасы» дигән театральләштерелгән зур тамаша итеп күрсәтелде.

Бәйрәм бөек шагыйрьнең «Исемдә калганнар» әсәре буенча аның авыр балачагы белән таныштырудан башланып китте. Аннан соң укучылар шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләрен укыдылар. Тукай сүзләренә язылган җырлар башкардылар.

Районда Тукай әсәрләре буенча иҗади бәйгеләрдә җиңүче балаларга дипломнар тапшырылды. Авылыбызның яшь рәссамы 15 яшьлек Милана Дәүләтгәрәева рәсемнәре кургәзмәсе белән дә таныштылар тамашачылар.

Соңыннан сәхнәдә Тукай әкиятләре геройлары җанланды. Су анасы, Шүрәле, Кисекбаш... Берьюлы 30лап бала сәхнәдә барган тамашада бик тырышып уйнады. Аларны, I-VIII сыйныф укучыларын, әзерләп сәхнәгә чыгаручы китапханәче - Гөлнара Мирходжаева. «Балалар бик активлар, барысы да катнашабыз, дип торалар», - ди Гөлнара ханым балалар турында. Әйе, балаларыбыз Тукай иҗатына тартылганда, киләчәк буыннарда да бөек шагыйребез мәңге яшәр. Телебез, милләтебез, халкыбыз югалмас дигән өметтә калабыз, дип яза безгә Бикләннән Римма Гыймадиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев