Биклән авылында “кайнар нокта”ларда һәлак булучыларны искә алу кичәсе узды
Авылыбыз Бикләндә мәдәни тормыш гөрләп тора. Яңа елдан башлап ел ахырына кадәр, ай саен, кайбер айларда икешәр-өчешәр мәдәни чара, бәйрәмнәр уза. Менә 12 февраль көнне дә шундый чараларның берсе булды. Авылыбыз китапханәсендә "Батырларны хәтерләгез!" дигән бик матур, бик җылы очрашу кичәсе узды. Кичәгә мәктәп укучылары һәм Әфган, Чечен сугышлары ветераннары...
Авылыбыз Бикләндә мәдәни тормыш гөрләп тора. Яңа елдан башлап ел ахырына кадәр, ай саен, кайбер айларда икешәр-өчешәр мәдәни чара, бәйрәмнәр уза. Менә 12 февраль көнне дә шундый чараларның берсе булды. Авылыбыз китапханәсендә "Батырларны хәтерләгез!" дигән бик матур, бик җылы очрашу кичәсе узды. Кичәгә мәктәп укучылары һәм Әфган, Чечен сугышлары ветераннары чакырылган иде.
Кичәне алып баручы укытучы - Роза Гатуфовна 15 нче февраль көнне Әфганстан һәм башка "кайнар нокта"ларда һәлак булучыларны искә алу көне - Хәтер көне буларак билгеләп үтелүен аңлатты. Ул укучыларга Әфган сугышы турында мәгълүмат биргәндә экранда шул сугыш сурәтләре күрсәтелде.
Бикләннән Әфган сугышында 18 егет катнашкан, шуларның бишесенең, алган яралардан савыга алмыйча, яшьли гомерләре өзелә. Менә алар: Рамил Әшрафуллин, Фәнис Әхмәтшин, Рөстәм Миңнебаев, Рамил Фәхретдинов, Ринат Хәйруллин.
Аларның исемнәре авылдашлар күңеленнән җуелмас, киләчәк буыннарга да тапшырылыр, дип ышанасы килә. Үткәрелгән чара - моның бер дәлиле.
Аннан соң, килгән кунакларга укучылар, китапханәче Гөлнара Мирходжаева белән әзерләнгән өзекне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Балалар бик тырышып, рольгә кереп, "дошман"нарны һәм Совет Армиясе сугышчыларын уйнадылар. Бу күренештә, яраланган совет солдаты сугыш кырында үзенең ике авылдашын очратып, шатлануын күрсәттеләр. Баксаң, бу вакыйга чынбарлыкта булган хәл икән! Төрле вакытта армиягә алынган классташлар : Фидаил Миңнебаев, Илфат Шиһапов, аның күршесе Роберт Хәнипов Әфган җирендә очрашалар. Туган илдән еракта, авыр сугыш кырында якташларны, әле ул авылдаш та, классташ та булса, очрату нинди зур шатлык! Аларның үзләреннән дә сөйләттеләр, ничегрәк булды бу хәл, дип. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын яудырдылар абыйларына. Әфганчылар арасында авылыбызның күмәк хуҗалыгы рәисе Хамматов Рафаэль дә бар иде. Ул әле районыбыз әфганчылар оешмасының рәисе дә. Аңа да сүз бирделәр. Чыгыш ясаучы әфганчылар үзләренең туган илне яратуларын, аны сакларга, туган ил кая җибәрсә, шунда китәргә әзер булуларын сөйләделәр. Алар, сугышта авыл егетләренең авырлыкларга бирешмичә, тырышып хезмәт итүләрен дә әйттеләр. Армия хезмәтеннән курыкмыйча, яшьтән үк спорт һәм физик хезмәт белән шөгыльләнергә, комппьютер артында гына утырмаска өндәделәр. Ә Йолдыз абыйлары Габдрахманов баянда үзе уйнап, Әфганстан турында бик матур итеп җырлап күрсәтте.
Авылыбызның шагыйрәсе Рәзинә Сәетгәрәева үзенең шигырьләрен укыды һәм әфганчыларга үзенең китапларын бүләк итте.
Авыл Советы рәисе Мансур Сәхбиев әфганчыларга ныклы сәламәтлек, уңышлар теләп, мондый очрашуларның алга таба даими булачагына ышандырды. Әлеге чара да аның тәкъдиме белән, авыл хуҗалыгы һәм күмәк хуҗалык рәисләренең матди ярдәме белән оештырылды.
Очрашу укучылар башкаруында "Любэ" төркеменең "Комбат" җыры белән тәмамланды. Соңыннан укучылар ветеран абыйлары белән фотога төштеләр.
Укучылар белән саубуллашкач, әфганчылар мул итеп әзерләнгән чәй табыны янында гапләшеп утырдылар. Алар бу кичәдән бик канәгать булып, аны оештыручыларга - укытучы Роза Әхмәтҗанова, китапханәче Гөлнара Мирходжаева, ветераннар оешмасы рәисе Асия Фазуллинага рәхмәтләрен белдереп, таралыштылар.
Бу кичә чын мәгънәдә укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү чарасы булды, дип хәбәр итә Римма Гыймадиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев