Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бикләндә кеше милкен талап алучылар кайнар эздән тотылды

8 февраль, шимбә көнне, Бикләндә бер ханымны көпә-көндез кычкыртып талыйлар. Ике билгесез кеше аның өенә үтеп кереп, көч куллану юлы белән кәрәзле телефонын, телевизорын талап ала. Полиция хезмәткәрләре әлеге җинаятьне кайнар эздән, икенче көнне үк ачты. Җинаятьтә шикләнеп, Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче ике кеше тоткарланды, алардан урланган әйберләрне табып алдылар....

8 февраль, шимбә көнне, Бикләндә бер ханымны көпә-көндез кычкыртып талыйлар. Ике билгесез кеше аның өенә үтеп кереп, көч куллану юлы белән кәрәзле телефонын, телевизорын талап ала. Полиция хезмәткәрләре әлеге җинаятьне кайнар эздән, икенче көнне үк ачты. Җинаятьтә шикләнеп, Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче ике кеше тоткарланды, алардан урланган әйберләрне табып алдылар. «25 яшьлек бу ир-атлар беркайда да эшләми, моңа кадәр дә җинаять җаваплылыгына тартылган. Аларга карата РФ Җинаятьләр Кодексының 161 маддәсенең 2 кисәге буенча җинаять эше кузгатылды, хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, бу җинаятьтә шикләнүчеләргә 7 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный», - дип хәбәр итте район прокурорының өлкән ярдәмчесе Илдар Рамазанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев