Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген православие динендәгеләрнең уразалары башланды

Православие динен тотучы керәшен татарларының һәм башка милләтләрнең бүгеннән уразалары башландыү ул 15 апрельгә кадәр 7 атна - христианнарның иң зур бәйрәме - Пасхага кадәр дәвам итәчәк. Шунысын искәртик - уразаның көннәре ел саен үзгәреп тора, ул Пасха бәйрәменең кайчан уздырылуына бәйле. Әлеге яз көне уразасы исә ел дәвамында булган...

Православие динен тотучы керәшен татарларының һәм башка милләтләрнең бүгеннән уразалары башландыү ул 15 апрельгә кадәр 7 атна - христианнарның иң зур бәйрәме - Пасхага кадәр дәвам итәчәк.

Шунысын искәртик - уразаның көннәре ел саен үзгәреп тора, ул Пасха бәйрәменең кайчан уздырылуына бәйле. Әлеге яз көне уразасы исә ел дәвамында булган уразалардан иң катгые булып тора.

Чиркәү Уставы буенча ашауга берничә кагыйдә бар:

Уразаның беренче һәм соңгы атнасы - иң авырлардан санала.

Ит һәм сөт продуктлары (май, сыр, эремчек, сөт), йомырка ашау тыела.

Көненә бер генә мәртәбә ашау рөхсәт ителә - кич белән. Ә шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ике мәртәбә ашарга була - көндез һәм кич.

Дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә ризыкны бары суык килеш, үсемлек маеннан башка гына кулланырга кирәк.

Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ризыкка үсемлек мае кушарга рөхсәт ителә. Шулай ук виноград шәрабы кулланырга да була ("Страстная седмица" атнасы шимбәсеннән кала)

Уразаның соңгы җомгасында исә ризыктан гомумән баш тартырга кирәк.

Соңгы шимбә - бәйрәм көнне, Пасха җиткәнче шулай ук ашаудан тыелырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев