Безнекеләр Россия беренчелегенә чыктылар
Биатлончыларыбыз Дилфәт Кашапов һәм Тимур Игнатьевны Россия беренчелегенә чыгулары белән котлыйбыз!
Егетләр Саранскида узган Идел буе федераль округы ярышларында путевка яуладылар.
Хәзер аларны Смоленскида 22-29 сентябрьдә Бөтенроссия старты көтә. Спортчыларыбызга темпларын киметмәүләрен һәм «Чайка» комплексында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтүләрен телибез!
Алга, җиңүгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев