Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Безнең чор бөек төзелешләр, үзгәрешләр чоры булды

Татар энциклопедик сүзлегендә Тукай районы турында болай языла: «Ул Чаллы районы буларак 1930 елның 10 августында оеша. 1976 елның 20 апреленнән Тукай исемен йөртә. Шулай булгач, районыбызның тамырлары тирәндә. Бу күренекле вакыйга уңаеннан, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Галимҗан Сәетҗан улы Зарипов истәлекләре белән уртаклаша.

Мине хуҗалык укытты

Урта мәктәпне тәмамлагач, «Гигант» күмәк хуҗалыгы рәисе, Ватан сугышы ветераны Зыя абый Закиров мине бүлмәсенә чакырып кертте дә:

- Карап йөрим, Галимҗан энем, синдә тракторчы әтиең холкы бар, булсын, дип тырышасың. Монысы әйбәт сыйфат. Хуҗалыкка тирән белемле инженерлар кирәк. Күреп торасың, ел саен төрледән-төрле техника кайта. КамАЗ янындагы хуҗалыкны үрнәк итеп төзик, дип зур тырышлык салына. 1970 елны институтны тәмамлап кайтуга: «Бик вакытлы, иң кирәк чакта кайттың әле», - дип миңа инженерлык вазыйфасын йөкләде Зыя ага. Менә шундый ил төзелеше булган КамАЗ безнең хуҗалыкка да яңа сулыш өргән чорда эшли башладым мин. Урман янында «Новый» дигән бистә төзелә. Шунда ук 2 мең сыерга яңа комплекска, азык башняларына нигез салына.

70нче еллар уртасында КамАЗ төзүчеләрен яшелчә белән тәэмин итү бурычы куелды. Совхозга яңа директор Нәҗип Зыятдинов килгәч, теплицалар төзү, сугару системалары кору җанлана төште. Мин директор урынбасары буларак, бу эшләрне оештыруда турыдан-туры катнаштым. КамАЗ заводлары белән элемтәне ныгытып, «Гигант» яшелчә игүне тиз үзләштерде һәм шәһәр халкын әлеге продукция белән тәэмин итә башлады.

Остазларыма рәхмәтлемен

«Гигант» хуҗалыгында ике тәҗрибәле җитәкче Зыя Закиров һәм Нәҗип Зиятдинов кул астында эшләвем һөнәри үсешемә уңай йогынты ясагандыр. Хәзер уйлап утырам, 40 елдан артык хезмәт эшчәнлегемнең 31 елы җитәкчелек вазыйфасында узды: колхоз рәисе, совхоз директоры булып эшләдем. Кешеләр белән эшләвемнең барлык серләренә төшендергән остазларыма рәхмәтлемен.

Корылыкны бергәләп җиңдек

Беренче чыгынуны 1979-81 елларда Калинин исемендәге колхозда алдым. Райкомның беренче секретаре Йолдыз Курмашев гомуми җыелышта: «Җирне, кешеләрне ярата торган үзебезнең егет. Бөтенебезнең ышанычын аклаячак», - дип мактап, колхоз камытын кидерде. Кышка бик авыр хәлдә кердек. Корылык аркасында, салам эзләп, башка районнарга барырга туры килде. Аны азык цехында парлап, пешекләп, тәмләндереп малларга ашаттык. Азык цехын яхшылап җиһазлауда «Татсельхозмонташ» трестының Чаллыдагы техникалаштырылган күчмә колоннасы башлыгы Илдус Кушаевның хезмәтен һич онытырлык түгел. Чөгендер, кукуруз силосы белән катнаштырып, пешекләнгән саламны маллар яратып ашады, сөтне киметүгә юл куймадык. Хуҗалыкта ике сезон эшләгәч, мине «Ворошилов» хуҗалыгына директор итеп күчерделәр.

Яшелчәлек хуҗалыгында

Биредә яшелчәлекне тиз арада үстерү, хуҗалыкны яшелчә игүгә һәм нәселле сыерлар үстерүгә махсуслаштыру төп максат иде. Басуларны ясалма сугаруга көйләдек. Яшелчә мәйданы 900 гектарга җитте. Сугару мәйданнары 2500 гектар иде. Басуларыбызда 42 «Фрегат» агрегаты эшләде. Хуҗалык нигездә яшелчә игү белән шөгыльләнде. Кәбестә 400 гектар, кишер - 250, чөгендер - 200, төрле аш тәмләткечләре 60 гектарда игелде. Кәбестә үсентеләре өчен 5 гектар теплица төзелде. Үсентеләрне аннан алып кырга утырткач, теплицада кыяр үстерә идек. Җыеп алган яшелчәләр типовой складларга урнаштырылды. Хәтта автоматик режимда эшли торган Голландия складлары барлыкка килде.

Яшелчәне үзебездә үк эшкәртү өчен консерв заводы төзелде. Анда шартлы рәвештә 3000 банка консерв ясалды. Тозлаган кәбестә, кыяр, помидорлар, төрле соклар әзерли идек. Цех эшчәнлеге белән танышып чыккач, Татарстан Министрлар Советы рәисе Гомәр Усманов: «Булдырасыз, Галимҗан Сәетҗанович, шулай эшләп, үз продукциягезне үзегез сатарга, акча эшләрлек булсын!» - дип мактау сүзләре әйтеп киткән иде.

Хуҗалык игенчелектә дә, терлекчелектә дә алдынгылар рәтенә басты. Яхшы сортлы орлыкчылык хуҗалыгына әверелде. Бу эштә баш агрономыбыз Василий Лысенковның роле зур булды. Хәер, һәр тармакта үз эшенең осталары үсеп чыкты. Баш зоотехник Наил Нуретдинов, баш ветеренария табибы Хаҗип Усманов, технолог Наилә Русская, яшелчәчелек белгече Харис Хәмитов, цех башлыгы Ришат Хатыйпов һәм башка бик күпләрнең намуслы эшләүләрен әйтер идем. Үзем белән бергә эшләгән колхоз һәм совхоз җитәкчеләрен һәркайсын зур хөрмәт белән искә алам.

Совхоз үзәге һәр елын матурайды, яшеллек бермә-бер артты, төзек урамнар, күп катлы һәм бер катлы йортлар салынды. Эшләү дәверендә 600 фатир, 70 коттедж җиткерелгән, белгечләр һәм эшчеләр кыска вакыт эчендә фатирлар белән тәэмин ителделәр. Йортлар төзелешендә Чаллының йортлар төзү комбинаты директоры Марат Бибишевның өлеше гаять зур булды.

Совхозда 28 ел җитәкчелек чорында күп кенә яңалыклар кертелде. Тигез, матур, яшеллеккә күмелгән урамнардан атлап барганда, күңелдә горурлык хисләре уяна. Гомерем бушка үтмәгән, кешеләрдән ихлас рәхмәт сүзләре ишетәм. Безнең чор бөек төзелешләр, үзгәрешләр чоры булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев