Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Без сугышка күптән киткән идек...»

Иске Абдул мәдәният йортында «Без сугышка күптән киткән идек, без сугыштан әле кайтмаган...» фестиваль-концерты үтте. Чара «Гиндукуш» хәрби дан музееның 10 еллыгына, Әфганстаннан Совет солдатларын чыгаруның 32 еллыгына багышланды. 

Чара кайнар нокталарда һәлак булган райондашларыбызны искә алып, һәйкәлгә чәчәкләр салу, бер минут тынлык белән башланып китте.
Фестиваль кунакларын район башкарма комитеты җитәк-чесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев, Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафина сәламләделәр һәм чараны ачып җибәрделәр. 
Бөтендөнья татар конгрессы-ның төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкче-се, тарихчы, археолог, әфган сугышы ветераны, запастагы офицер Альберт Борханов үзенең истәлекләре белән уртаклашты, авыл тарихын өйрәнүчеләргә конгрессның рәхмәт хатларын, «ТАССРның 100 еллыгы» медальләрен тапшырды. Безнең музей адресына да җылы сүзләрен җиткерде.
Фестивальгә, Тукай районыннан тыш, Азнакай, Бөгелмә, Мамадыш, Баулы, Сарман, Мөслим, Минзәлә, Актаныш, Балык Бистәсе районнарыннан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләреннән кунаклар, әфган сугышы ветераннары килгән иде.
Чара барышында Гиндукуш музее игълан иткән «Туган як сукмаклары буйлап» дип аталган эзләнү эшләре бәйгесенә йомгак ясалды, җиңүчеләргә дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Әфганстандагы сугышны үз күзләре белән күргән, шунда катнашкан кешеләр хәтер белән яши. Яшьнәп үткән яшьлек, җуелган тынычлык, һәлак булган дуслар турындагы хәтер белән. 

Әфган сугышында 9358 татарстанлы катнашты. 
2221 кеше күрсәткән батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнде. 296сының цинк табутта гәүдәсе генә кайтты. 
231 ир-ат исә, кайткач, сугышта алган тән һәм җан яраларыннан вафат булды. 

Тукай районы Әфган сугышында типсә тимер өзәрдәй җиде егетен югалтты. 42 райондашыбыз исә, тыныч тормышка кайткач, тән һәм җан яраларыннан вафат булды. Бүген районда 156 әфганчы гомер кичерә.

Сәхнәдән Әфганстан җирендә туган җырлар яңгырады. Аларны үзешчән башкаручылар һәм әфган сугышы ветераннары башкарды. Минзәлә районы Наратлы Кичү авылыннан Рөстәм Әхмәтханов, Балык Бистәсеннән Газинур Баһавиев, Актаныш егете Илдус Газизов, Яр Чаллы шәһәреннән Равил Әхмәтҗанов, Мәүҗетдин Сираев, Мөслим районыннан Илдар Сәгъдиев, Рифат Бәдертдинов, Данил Госманов, Яр Чаллы шәһәреннән Ирек Шәрәфиев, Актаныш афганчылар ансамбле, Илшат Әхмәтов, Фаис Ваһапов, Чаллы шәһәреннән Мәхмүт Корбангалиев, Тукай районы Ташкичү авылыннан Мәүҗетдин Сираев, Яр Чаллыдан Фоат Билалов, Иске Абдул мәктәбенең сигезенче класс укучысы Алина Маннапова үз иҗат җимешләрен тамашачылар игътибарына тәкъдим иттеләр. Бу җырлар халык теленә «әфган җырлары» дип кереп киткәннәр. Һәм халык җыр сәнгатендә аерым бер юнәлеш булып яшиләр. Алар туган җиребезгә тирән мәхәббәт, бетмәс оптимизм белән сугарылган. Бу җырлар чит җирләрдә хезмәт итүче ир-егетнең өмет-сагынуларын чагылдырган, солдат холкын, аның яшәешен, уй-теләкләрен бар тулылыгы белән күрсәткән мәдәни мираска әверелә баралар.
Төрле елларда язылган әлеге җырлар солдат күңеленнән саркып чыккан, аларның хәрби рухын күтәргән, дуслаштырган, авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткән. Әйтергә кирәк, хәрби җырлар Әфганстанда һәм башка хәрби хәрәкәт барган җирләрдә, ил чикләрен аямыйча, заставадан заставага, казармадан казармага, солдатлар арасында бик тиз таралган. Очучылар аларны бер провинциядән икенчесенә алып килсә, ялга кайтучы офицерлар, хезмәтен тутырып туган ягына кайтучы солдатлар илебезнең төрле төбәкләренә үзе белән алган. Алар телдән-телгә күчеп, бүгенге көнгә килеп җиткән. Хәрби җырларга яңалары өстәлгән.
Әлеге фестивальдә рәхәт-ләнеп шундый җырлар тыңла-дык. Алар әнкәйләр турында, яшьлекне, дусларны сагыну турында. Ветераннар үзләре дә гармунга кушылды, күзләрендә яшь бөртекләре... «Сүзләре бит аның, сүзләре!.. Күңелне кузгата», – диделәр. 
Әфган сугышы ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, музейга нигез салучы Айбулат Якупов Әфганстандагы истәлекләре белән уртаклашты. Сугыш арасында ял вакытларында аларга күчмә бригадалар кинолар күрсәткәннәр, җырчылар концертлар белән килгәннәр. Шулар арасыннан танылган җырчылар Иосиф Кобзон, Людмила Зыкина, Александр Розенбаумның килеп җырлавы истә калган. 
Май ае истәлекле даталарга бик бай. 15 май – Совет гаскәрләрен Әфганстан җирен-нән чыгара башлаган көн, 28 май – чик сакчылары көне, 29 май – хәрби автомобильчеләр көне. Әлеге көннәр залда утыручы-ларның күбесенең күңеленә аеруча якын, кадерле. 
Чик сакчысы – болай да дәрә-җәле хезмәт. Шуның өстенә, алар ул елларда СССР һәм Әфганстан чигенең тынычлыгын тәэмин иттеләр. Чик сакчыларының кайберләре – Риф Хуҗиәхмәтов, Фоат Билалов, Әзһәр Гыйниятуллин, Айдар Насыйбуллин, Михаил Мифодеев – фестивалебезнең хөрмәтле кунаклары булды. 
Хәрби шоферлар да Әфган-станда сугышның алгы сызыгында булган кешеләр. Гомер-ләрен куркыныч астына куеп, совет гаскәрләрен корал, ягулык, ризык белән өзлексез тәэмин иткәннәр алар. Безнең кичәбездә шундый батыр йөрәк-ле егетләрдән Мәхмүт Корбангалиев, Илдус Насыйров, Нәкыйп Хафизов, Равил Әхмәтҗанов, Азат Әхмәтханов бар иде.
Кичәдә катнашучыларга дипломнар, «Гиндукуш» музееның истәлек бүләкләре тапшырылды. Фестивалебез әфганчы ветеран-нарының гимнына әйләнгән «Гиндукуш» җырын күмәк башкару белән тәмамланды. 

Резеда Гарипова,«Гиндукуш» хәрби дан музее директоры. 
/ Фото Резедә Гариповадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев