Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Без бергә бәхетле

Якшәмбе көнне Иске Абдул авыл җирлеге мәдәният йортында «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»нә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде.

Бу чараны район ЗАГС бүлеге авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә оештырды. Тантанага озак еллар буе матур гаилә корып яшәгән, яшь гаиләләргә үрнәк булырлык парлар чакырылган иде. Мәдәният йортының бәйрәмчә бизәлгән никахлашу залына җыелган парларны Тукай районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров тәбрикләде. Гомер юлын бергә үтүче парларга сәламәтлек, бәхетле матур тормыш, балалар игелеге теләде. Җитәкче тәбрикләвен дәвам итеп:

– Һәр җирлек үзендә булган байлык белән дан ала. Ә иң зур байлык – матур тормыш итүче гаиләләр. Сез – район горурлыгы. Күп еллар элек кулга кул тотынып гаилә коргансыз һәм тормыш сукмагыннан тайпылмыйча бергә атлыйсыз. Сез – илгә-көнгә игелекле балалар үстерүегез белән дә ихтирамга лаек. Гаилә – ул бәһаләп бетермәслек олы байлык, сәламәт җәмгыятьнең гаранты һәм якты киләчәге, – дип гаиләнең әһәмиятенә тукталды.

Бәйрәм чарасының төп геройларына – матур парларга карата бик күп җылы сүзләр әйтелдле, ихлас котлаулар җиткерелде. Район ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина: «Сайлаган ярыңа – тормыш иптәшеңә гомер буе тугры булып калу, аны хөрмәтләү һәм ихтирам итү, аның фикере белән санлашу, кирәк булган урында юл кую, кайвакыт дәшмичә калу – сабырлык күрсәтү, тормыш юлында очраган киртәләрне бергәләп үтү – батырлык! Гаилә – иң зур байлык, кеше тормышында очрый торган бердәнбер олы хәзинә», – дип гаилә учагын саклап, бер-берсенә чынчынлап тормыш иптәше булган парларның олы ихтирамга лаек булуларын билгеләп үтте.

Бергә – 30 ел

Александр белән Галина бергә укыганнар һәм җиденче сыйныфтан дуслашканнар. Икесе дә педагог һөнәрен сайлаган. Александр Анатольевич озак еллар Яңа поселогында мәктәп директоры булган, Галина Георгиевна да шул ук мәктәптә хезмәт куйган. Хәзерге вакытта гаилә башлыгы полициянең «Калкан» кадет мәктәбендә эшли, ә хатыны «КАМАЗ» двигатель заводында профсоюз комитетын җитәкли. Майоровлар өч улларына да яхшы тәрбия биргәннәр. Олы уллары Родион район җирлегендә үз эшен ачкан, Сергей – Ватанны саклау вазыйфасында – хәзерге вакыт та Ка линингр адта хезмәт итә. Кече уллары Павел армия хезмәтен үткәннән соң үз теләге белән махсус хәрби операциядә катнаша. Егетләрнең батыр рухлы булулары әтиләреннән күчкән сыйфат – Александр Анатольевич Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгән кыю йөрәкле ир-егет. Ул батырлыгы өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Шунысын да әйтергә кирәк, Майоровлар озак еллар тату яшәү серен яшермиләр. Алар: «Гаиләдә бәхетле булуның сере – бербереңне яратуда, кирәк урында бер-береңә юл куюда, яраткан кешеңә тугрылык саклауда», – диләр.

Якуповлар һәм «Гиндукуш»

Иске Абдул авылында яшәүче Резеда һәм Айбулат Якуповларның никахына чирек гасыр булган. Айбулат Якупов 1984 нче елны армия хезмәтенә алына. Физик яктан да, рухи яктан да көчле, сәламәт егет Әфганстанда хезмәт итә, дөресрәге Әфган утын кичә. Егет, әнисен кайгыга салмас өчен, кайда булуын әйтми. «Мин исән-сау туган җиремә әйләнеп кайткач кына дөреслек ачылды. Әнием шунда мине бик нык ачуланды. Әнкәмнең догалары мине һәлак булудан саклагандыр дип уйлыйм. Чөнки, канлы бәрелешләрнең берсендә бөтен заставадан бары тик мин генә исән калган идем. Бу – 5 июль иде. Ул көн – икенче туган көнем, – дип хатирәләре белән бүлеште Айбулат Якупов.

Айбулат Мөнир улы – энергияле, дөньяга ачык күз белән караучы, оптимист кеше. Ул озак еллар төрле дәрәҗәдәге җитәкчелек вазыйфаларын алып барды: «Алга» һәм «Сәйдәшев» исемендәге хуҗалыкларда баш агроном булып эшләде, егерме ел буе Иске Абдул авыл советы рәисе булды, 2011 нче елдан орлык заводын җитәкли. Шуңа өстәп, утыз ел инде сугышчыәфганчыларның алыштыргысыз лидеры. Бу вазыйфасын да җиренә җиткереп башкара – яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү буенча актив эш алып бара. Аның тагын бик мөһим эшен әйтмичә булмый, ул - «Гиндукуш» сугышчан дан музее оештырды. 2013 нче елдан музей белән аның тормыш иптәше – Резеда Равис кызы җитәкчелек итә. Һөнәре буенча педагог булган Резеда Якупова «Гөлчәчәк» балалар бакчасы мөдире, мәктәп директоры булып та эшләде. Хәзер исә, «Гиндукуш» сугышчан дан музеен тагын да үстерү, баету буенча зур эшләр башкара, укучылар, балалар һәм ветеран-әфганчылар катнашында төрле чаралар уздыра, башка районнардагы коллегалары белән элемтәдә тора – эш тәҗрибәсе белән уртаклаша.

Якуповлар уллары белән хаклы рәвештә горурланалар. Таңнур шушы көннәрдә КФУның химия-технология институтын тәмамлап диплом алды. Райнур исә, төзелеш колледжының соңгы курсына күчте.

«Безне эш дуслаштырды»

Илдус Насыйровны мәктәпне тәмамлауга ук армия хезмәтенә алалар. Ул да Әфганстанда хезмәт итә һәм, бәхеткә, аның көйдергеч утларын кичеп исән-сау әйләнеп кайта. Илдус Насыйров хәрби хәрәкәтләрдә күрсәткән кыюлыгы өчен медальләр белән бүләкләнә. Туган җиргә әйләнеп кайткач үз колхозында тракторчы булып эшли. Авылдашы Гөлфинә дә сыер фермасында савучы-оператор булып эшли.

«Мәктәп елларында ук берберебезгә игътибар итә идек. Ә инде колхозда беребез – механизатор, икенчебез – сыер савучы булып эшли башлагач уртак хезмәт безне тагын да якынайтты. Бу сайланышның дөрес булуына без мизгелгә дә шикләнмәдек», – ди бәхетле пар.

Хезмәт сөючән гаиләдә өч бала тәрбияләнеп үсә. Хәзер Насыйровлар өч оныкларын тәрбияләүдә үз өлешләрен кертәләр.

Күптән түгел Насыйровлар туган авылларында яңа йорт салганнар. Алар олыгаеп килүче әти-әниләре белән бергә, аларга кадер-хөрмәт күрсәтеп яшиләр.

Язмыш кабат туган җиргә кайтарды

Гайнетдиновларның танышуларын очраклылык дип әйтергә була. Вәзир 1950 нче елда Иске Абдулда туган. Аннары гаиләләре белән Свердловск шәһәренә күчәләр. Озын ялында туган авылына кайткач егет Нурсинә исемле кыз белән таныша. Яшьләр арасында мәхәббәт уты кабына. Вәзир сөйкемле кызга шунда ук тәкъдим дә ясый – яшьләр өйләнешәләр.

«Унынчы майда алтын туебызны үткәрдек. Әйтерсең лә барысы да кичә генә булган. Тормыш иптәшемне – Вәзирне сайлавыма сөенеп бетә алмыйм. Ә бит, уйлап карасаң, ул вакытта миңа бары тик егерме генә яшь булган. Без, яңа өйләнешкән яшь пар Свердловск шәһәренә киттек. Матур гомер иттек, ике кыз бала тәрбияләп үстердек, – диләр Гайнетдиновлар. Шулай язган инде – алар янә туган якларга әйләнеп кайталар – Нурсинәнең әтисен – Бөек Ватан сугышы ветераны Рәфкать аганы тәрбияләү өчен. Үзләре дә олыгаю чорына кергән Гайнетдиновлар ветеран әтиләрен кадер-хөрмәттә тәрбияләп тоталар.

Тантананың йомгаклау өлешендә авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафина барлык кунакларны тагын бер кат гаилә бәйрәме белән котлады, зур чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде. Ул: «Бер-береңне яратып, тугры булып яшәү – иң олы бәхет. Бу – җаваплылык та, олы вазыйфа да. Гаилә әһелләренең бербөтен булуы, үзара аңлашып яшәве – авырлык килгәндә иңне иңгә куюы – балалар, ата-аналар һәм өлкәннәр өчен терәк. Дус-тату гаилә – җәмгыятьнең нигезе», – дип гаиләнең әһәмиятен ассызыклады.

«Асылъяр» фольклор ансамбле чыгышын бәйрәмдә катнашучылар җылы кабул иттеләр. Бу чара бәхетле парлар өчен гомергә истә калырлык хатирә булып күңел түрендә озак сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев