Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Беренче мәхәббәткә гашыйк булдылар

Җиде ел рәттән безнең Биклән мәктәбендә Гульнора Мирходжаева җитәкчелегендә театраль берләшмә эшләп килә. Үткән якшәмбедә аның артистлары тәүге тапкыр авылыбыз мәдәният йортында чираттагы спектакльне күрсәттеләр.

Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт» спектаклендә һәрвакыттагыча мәктәбебез укучылары һәм мәктәпне тәмамлаган яшьләребез катнашты. Без, залда утыручы тамашачылар сәхнәдә башланган күренешне сулышыбызны тыеп, дөньябызны онытып карадык.

«Беренче мәхәббәт»нең сюжеты геройларның тумышы тирәсендә әйләнә. Тәлгатнең тумышы турында спектакльнең башыннан ук билгеле булса, Рахиләнең әтисе Тәлгатның әтисе Сәлим Гәрәевич икәнен без ахырда гына белеп алабыз. Аннары, тамашада бәхетле һәм кайгылы вакыйгаларның еш алышынып, чиратлашып килүе дә залда утыручыларның игътибарын гел үзендә, киренкелектә тота. Әйтик бу Рахилә белән Тәлгатнең очрашып танышулары, бер-берсенә гашыйк булулары. Аннары, егет Рахиләнең мәктәп укытучысы Госман белән мөнәсәбәтләре турында белеп алгач, аның чарасызлыктан бәргәләнеп йөрүенә алышына. Соңрак, шул бәхетсез мизгелләр янәдән егетнең башын күккә чөеп йөрүенә үзгәрә – герой кызның мәктәп укытучысын яратмаганын ачыклый. Һәм әлеге алым спектакль дәвамында оста кулланыла.

Рольләрне башкарган яшь артистларга килгәндә, аларның уеннары осталыклары, сәләт белән профессиональ артистларныкыннан бер дә калышмады.

Алар геройларның характерларын төгәл, оста итеп ачып бирә, күрсәтә алдылар. Баш героиня – Рахилә ролен башкарган 11 сыйныф укучысы Алинә Мостафинаның уенын беренче тапкыр гына күрергә туры килми. Ул искиткеч образга керә, нинди генә спектакльдә катнашса да, аның бизәгенә әверелә. Биклән мәктәбен тәмамлап чыккан укучыбыз Әмир Шакировның уенын караганда, алдыбызда чып-чын мәктәп у к ы т у ч ы с ы Го с м а н Әкбарович басып тора дигән тойгылар туды. Рахиләнең әнисе ролен башкарган Софья Верхотурцеваның (Софья быел мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, инглиз теле буенча БДИда 90 балл җыеп, Чаллының педагогия университетына укырга керде) туган теле татар теле булмаса да, үз ролен искиткеч матур башкарып, татар телендә чыгыш ясады. Тәлгать ролен исә 10 сыйныф укучысы Рушан Зарипов уйнады. Ул да осталыгы, сәхнәдә үз-үзен тотуы белән беркемне битараф калдырмады. Рахилә һәм Тәлгатнең әтиләре ролен башкарган Камил Мөбәрәкшин исә безнең өчен тагын бер ачыш булды. Аның рольгә бирелеп уйнавы күбесенә ошады. Шулай ук кечкенә генә рольләрне башкарган Илмир Рамазанов белән Мәдинә Туктыева да хәтергә ныклап кереп урнашты.

Шунысын да әйтеп үтәсе килә, романтиканы сәхнәдән күрсәтүе җиңел эш түгел. Ләкин яшь артистлар әлеге эшне менә дигән итеп башкарып чыктылар. Кыскасы, тамаша ахырында авыл халкы аларга дәррәү кул чапты, артистларыбыз тамашачы мәхәббәтен яулап бик күп рәхмәт, мактау сүзләре ишетте.

Спектакльне сәхнәгә куйган, артистларыбыз белән көне-төне эшләгән җитәкче Гульнора Мирходжаевага да бары тик рәхмәт сүзләре генә әйтәсе килә. Ул һәр балага күңел ачкычы табып, аларның сәләтләрен ача алырдай педагог. Театр беләшмәсенә исә уңышлар һәм киләчәктә дә тамашычыларны яңа спектак льләр белән сөендереп торуларын телисе килә.

Заррина Гыймазиева, Биклән мәктәбе директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев