Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бердәм Россия» партиясе туган көн

Нәкъ 15 ел элек 2001 елның 1 декабрендә партиянең оештыру съезды булды. Бүген аның сафларында миллионланган кешеләр исәпләнә. Безнең Тукай районы бүлекчәсендә 1000нән артык партия әгъзасы бар. Шушы 15 ел эчендә «Бердәм Россия» илнең әйдәп баручы партиясенә әверелде һәм эзлекле, нәтиҗәле рәвештә ил җитәкчелеге алып барган партия планнарын тормышка ашыра....

Нәкъ 15 ел элек 2001 елның 1 декабрендә партиянең оештыру съезды булды. Бүген аның сафларында миллионланган кешеләр исәпләнә. Безнең Тукай районы бүлекчәсендә 1000нән артык партия әгъзасы бар. Шушы 15 ел эчендә «Бердәм Россия» илнең әйдәп баручы партиясенә әверелде һәм эзлекле, нәтиҗәле рәвештә ил җитәкчелеге алып барган партия планнарын тормышка ашыра.

Бергәләп төрле чорны кичердек: җиңүләребез, матур эшләребез бар. Халыкның тормыш хәлен яхшыртуга юнәлдерелгән эшләребез дә, җитешсезлекләребез дә булды. Әмма бер йодрыкка тупланып, кыенлыкларны җиңеп киләбез. Халыкның тормыш хәлен яхшыртуга юнәлдерелгән конкрет эшләребез дә бар. Күпме кирәкле пограммалар кабул ителде һәм тормышка ашырыла. Иң мөһиме - эзләнүләр, күп тырышлыклар аша алга бару. Көндәлек тырыш хезмәт белән генә тиешле нәтиҗәләргә ирешеп була.

Хөрмәтле коллегалар! «Бердәм Россия» партиясе туган көн белән котлыйм, бердәм булыйк, бергә булыйк. Иңгә-иң басып, ил куәтен көчәйтү, халкыбызның тормыш хәлен яхшырту, рухи дөньясын баету, әхлагыбызны сафландыру, сәламәт яшәү рәвешен гадәткә кертү юнәлешендә армый-талмый эшлик.

Фото чыганагы:krasnoyarsk.er.ru

Васил Хаҗиев, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең район бүлеге секретаре.

Фото чыганагы:krasnoyarsk.er.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев