Бер мигрант икенчесенә пычак белән кадаган
8 ноябрь көнне "Алмаз" хуҗалыгының терлекчеләр йортында ир-ат мәете табыла. Башлангыч тикшерү нәтиҗәләре буенча, хуҗалыкта Үзбәкстаннан килеп эшләүче ике кеше арасында низаг килеп чыккан һәм аларның берсе икенчесенә пычак белән кадаган. Район прокурорының өлкән ярдәмчесе Илдар Рамазановның хәбәр итүенчә, әлеге очрак буенча РФ Җинаятьләр Кодексының 105 маддәсенең 1 өлеше буенча...
8 ноябрь көнне "Алмаз" хуҗалыгының терлекчеләр йортында ир-ат мәете табыла. Башлангыч тикшерү нәтиҗәләре буенча, хуҗалыкта Үзбәкстаннан килеп эшләүче ике кеше арасында низаг килеп чыккан һәм аларның берсе икенчесенә пычак белән кадаган. Район прокурорының өлкән ярдәмчесе Илдар Рамазановның хәбәр итүенчә, әлеге очрак буенча РФ Җинаятьләр Кодексының 105 маддәсенең 1 өлеше буенча җинаять эше ачылган, тикшерү эшләре алып барыла. Җинаятьтә гаепләнүчегә 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев