Бер күрешү – үзе бер гомер
Кеше гомерендә кызыклы, күңелле, беркайчан да онытылмаслык вакыйгалар, чаралар бик күп була. Ә иң истә калганнары студент тормышы белән бәйледе ул. Яшь, чибәр, уңган-булган, бер урында тик тора белмәгән, юмор хисенә бай, юк-бардан кызык ясый белә торган, иртән беренче дәресләргә йоклап калган вакытлары булган, «автомат» сүзен яратучы, «әни ашлары»н сагынучы,...
Күзкәй мәдәният йортының кече залында югары сыйныф укучыларының төрле уку йортларында белем һәм һөнәр үзләштерүче студентлар белән очрашуы булды. Әле кайчан гына мәктәптә укып йөриләр иде. Алар безнең сәхнәдә үстеләр, үзешчән сәнгатьтә актив катнаштылар. Хәзер дә бәйрәмнәргә кайтуларын, чыгыш ясауларын көтеп алабыз. Менә бу очрашуда да студентларыбыз башта үзләренең уку йортлары, сайлаган һөнәрләре турында сөйләделәр, аннары биеп-җырлап, шигырь сөйләп сокландырдылар.
Очрашуны мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлфия Әхмәтҗанова алып барды.
- Уку йортларыгызны яратып сайладыгызмы? Нинди кыенлыклар очрый, студент тормышы кызыклымы ул? - дигән сорау белән мөрәҗәгать итте ул студентларга.
- Педагогия университетының соңгы курсында укыйм, - дип башлады сүзен Алсу Әхмәтҗанова. - Балаларны, аларның хыялый дөньясын яратам. Шуңа күрә уку йортымны белеп, яратып сайладым. Кыенлыклар була, гамьcез үскән гаиләң, кайгыртучан әниең яныңда түгел. Фәннәр дә бик җиңел генә бирелми. Тырышырга, куйган максатыңа ирешү өчен барысын да эшләргә кирәк.
Авылда бер генә концерт та Салават Шәриповтан башка узмый иде. Биеде дә ул, «Әллүки» халык фольклор ансамблендә дә катнашты, кыскасы, сәхнә кешесе ул, шул юлын дәвам итәр дигән идек. Ә менә һөнәр итеп сәхнәне сайламаган - КАИ студенты ул. Очрашуга килгән укучыларга үзенең уку йорты, сайлаган һөнәре турында сөйләде.
- Студент тормышы бик кызыклы, вакыт кына җитми. Күп төрле түгәрәкләр эшли, төрле чаралар, конкурслар үткәрелә. Берсеннән дә читтә каласы килми, кайнап яшибез. Төп бурыч - фәннәрне яхшы үзләштерү, әлбәттә. Тырышабыз инде. Мин бию түгәрәген сайладым, яңача биюләр өйрәнәм, - дип сөйли Салават. Биеп тә күрсәтте.
Алсинә Гайнетдинова - җырчы кызыбыз. Нечкә хисле, карап торуга ук нәзакәтле, баксаң, ир-егетләр һөнәрен сайлаган - газ турбиналарын урнаштыру инженеры булачак икән. Ул да студент тормышыннан канәгать. «Баштарак сагындырып йөдәтте, аннары күнектем, студсоветка сайладылар, каратэ, футбол, йөзү түгәрәкләренә йөрим. Җәен студент отрядлары оеша, былтыр Анапага вожатый булып бардым, ике диңгез күрдем. Инде бүгеннән нинди уку йортына барачагыгыз турында уйланыгыз, вакыт аз бирелгән безгә - яшьлек гомере бик кыска, үрләр яулыйсыгыз бар», - диде ул укучыларга мөрәҗәгать итеп һәм өр-яңа җырын бүләк итте.
- Һөнәр сайлаганда төптән уйлагыз, яратмаган һөнәрнең хаталарга китерүе бар, - диде укучыларга бию остасы, төрле милләт биюләрен профессиональ югарылыкта башкаручы Алия Асылмәрдәнова. - Медицина көллиятенең соңгы курсында укыйм, бер үк вакытта төрле фестиваль, конкурсларда катнашам, бию осталыгын чарлыйм. Бер-берсенә комачау итми алар. Шәфкать туташы кешенең тәнен дәваласа, бию, сәхнә сәнгате күңелен дәвалый.
Аннары алып баручы студентларны кызыклы сораулар, табышмаклар әйтеп сынады. Күренеп тора, шактый шомарганнар, кыюланганнар егет-кызларыбыз. Кем белә, бәлки әле сәхнәбездә халык алдында чыгышлар ясап, авылның үзешчән сәнгатендә актив катнашып үсүләре дә чит җирдә тиз яраклашырга, актив тормыш белән яшәп китәргә ярдәм иткәндер аларга, дип хәбәр итте Күзкәй мәдәният йорты директоры Гөлнур Шәйхуллина.
«Татарстан» совхозы поселогының авыл китапханәсендә югары сыйныф укучыларының студентлар белән очрашу кичәсе үтте. Мәктәбебезне тәмамлаган, бүгенге көндә төрле уку йортларында белем алуларын дәвам итүче студент кызлар, егетләр туган ояларын сагынып кайткан кошлар кебек очрашуга җыелдылар.
Югары сыйныф укучылары өчен төрле һөнәр ияләре белән очрашу, фикер алышу бик мөһим. Килгән кунакларыбыз арасында мәктәбебезне төрле елларда тәмамлаган, бүгенге көндә үзләре сайлаган һөнәрләренең чын осталары булып өлгергән студентлар бар иде. Алар - Эльвира Мәхмүтова (КГМУ), Диана Хәбибуллина (КФУ), Фирүзә Яруллина (КГАСУ) һәм Алия Исхакова (КГАСУ). Алар имтиханнарын сессияләрен уңышлы тәмамлап кайтканнар. Кайсысы өчен беренче сессия, кайберәүләре өчен - сигезенче. Укучыларыбыз үзләренең укулары, уңышлары, шатлыклары белән горурланып сөйләделәр. Шулай ук югары сыйныф укучыларына да аларның әйтер сүзләре, уртаклашыр фикерләре күп иде. Кичәге укучылар студент тормышы турында, дәресләр, яшәү шартлары хакында, беренче көннәрдә булган дулкынланулары, мәктәпне сагынулары турында сөйләде, алга таба нинди һөнәр сайлау буенча үзләренең киңәшләрен бирделәр. Өлкән сыйныф укучылары аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны яудырды гына. Барысы да кызыксындыра иде аларны. Уку авырмы, буш вакытлар ничек үтә? Тиздән үзләре дә олы тормыш юлына басачак укучыларны студент тормышы бик кызыксындыра шул. Очрашу барышында укучылар «Кем булырга» дип исемләнгән тест үттеләр. Кичә шундый җылы атмосферада узды.
Сүз уңаеннан шуны әйтеп үтәсе килә, студентларга укып бетереп, районга эшкә кайтсалар, барлык ишекләр дә ачык. Үзегез белгәнчә, бүгенге көндә район үсеше өчен тырыш куллар гына түгел, белемле белгечләр дә бик кирәк, дип хәбәр иттеләр безгә «Татарстан» совхозы поселогы китапханәсеннән.
Студентлар белән очрашу кичәсе шулай ук Борды мәктәбендә да үтте. Әлеге чарада мәктәп директоры В. Утяшов, студентлар М. Чернова, Ю. Чернова (КФУ студентлары) А. Маслова (ИЭУП), Е. Утяшова (НГПУ), К. Соловьев һәм И. Абдуллина (КГАМТ) мәктәп укучылары арасында чыгыш ясадылар. Студентлар җыелганнары укыган җирләре турында сөйләде, студент тормышыннан кызыклы маҗаралар белән уртаклашты. Мәктәп укучылары исә тагын бик нык кызыксынып әлеге уку йортлары турында видео да карадылар. Очрашу җылы мохиттә үтте, дип хәбәр иттеләр безгә Борды авылы мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев