Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөекләрне вакыт үзе тоташтыра.

«Бары тик укы,син, укы һәм уйла!.. Минем төп максат - дөреслекне күрсәтү, мәҗбүр итү сине бераз уйланырга...» - шундый сүзләр белән Гаяз Исхакыйның «Озак кайту» дигән китап күргәзмәсе ачылып китә. Бу күргәзмә бөек татар язучысының 140 ел тууына багышлана. Аның тормышы һәм иҗат эшчәнлеге ике революцияне,хакимият алмашынуын кичерә. Үз сәяси...

«Бары тик укы,син, укы һәм уйла!.. Минем төп максат - дөреслекне күрсәтү, мәҗбүр итү сине бераз уйланырга...» - шундый сүзләр белән Гаяз Исхакыйның «Озак кайту» дигән китап күргәзмәсе ачылып китә. Бу күргәзмә бөек татар язучысының 140 ел тууына багышлана.

Аның тормышы һәм иҗат эшчәнлеге ике революцияне,хакимият алмашынуын кичерә. Үз сәяси карашлары өчен ул берничә тапкыр кулга алына,сөргенгә сөрелә. Максим Горький белән еш хатлар алыша һәм Горький аның татар әдәбитяты турындагы мәкаләләрен үзенең "Современник" журналында басып чыгара.

Гаяз Исхакый эссер карашлары яклы була, элекке Казан, Уфа һәм Оренбург губерналарын берләштереп, ирекле дәүләт төзергә тели. Ләкин моны совет хакимияте өнәп бетерми һәм шуңа күрә яшерен рәвештә эш итә башлый ул. 1919 елда Г. Исхакый "Идел-Урал" штабы вәкиле буларак Версаль җыелышына юнәлә, әмма инде Россияга әйләнеп кайтмый. Башта ул Харбинга, аннары Европага чыгып китә.

Ләкин үз эшен дәвам итә.Бөтен җирдә дә диярлек чыгыш ясый, татар эмиграциясен берләштерәм дип татар газеталарын чыгара, үз әсәрләре өстендә каты эшли.

Гаяз Исхакый исеменең татар әдәбиятына кайтуы 90-нчы елларда башлана. Аның иҗатын һәм тормыш юлларын профессор Ф. Мусин, татар галимнәре Х. Мәхмүтов һәм И. Нуруллин өйрәнәләр.

Татарстан Республикасының әдәби-фәнни җәмәгатьчелеге актив катнашында Гаяз Исхакыйның барлык әсәрләрен ватанына кайтару процессы бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев