Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Батырларны хөрмәт итеп

Үткән атнаның пәнҗешәмбесендә, 22 июнь – Хәтер көне уңаеннан Кенәздә тантаналы митинг узды.

Шушы көнне, 83 ел элек Бөек Ватан сугышы башлана. Әлеге дәһшәтле сугыш тирихчыларның сүзләренә караганда 27 миллионнан артык кеше гомерен алып киткән. Хәрбиләрдән кала, аларның яртысыннан артыгы авылларда, шәһәрләрдә гомер итүче гади кешеләр булган. Хәтер көнендә бөтен илебез күләмендә тынычлык хакына көрәшкән барлык кешеләрне – солдатларны, тыл хезмәтчәннәрен искә алып, аларга хөрмәт күрсәтәләр.

Җиңүгә а лып б ару чы юл бик озын һәм авыр була. Сугышның һәр көне кан һәм үлемгә, югалту ачысына, кечкенә һәм зур җиңүләргә, батыр ир-егетләребез, хатынкызларыбызның кыюлыгына, батырлыгына барып тоташа. Ләкин сугышның иң кара, иң куркыныч көне 1941 елның 22 июненә туры килә.

Кенәз авыл җирлегеннән фронтка 222 кеше китә, шуларның нибары 88е генә кире туган ягына әйләнеп кайта. 134 кешенең гомере Бөек Ватан сугышы фронтларында өзелә.

Шушы көн уңаеннан, Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре иртәнге сәгать унда Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган һәйкәл янында “Хәтер шәме” исемле митинг үткәрделәр. Чарада Кенәз мәктәбенең “Йолдыз яңгыры” мәктәп яны лагерында ял итүче балалар, авыл халкы, “Ватан” патриотик клуб әгъзалары, Кенәз җирлегенең инвалидлар һәм ветераннар советы, сугышчан хәрби хәрәкәтләр, тыл ветеранннары, солдат толлары катнашты.

Митингның үзенә килгәндә, ул СССР дикторы Юрий Левитанның сугыш башлану турындагы игъланның радиоязмасыннан башланды. Аннары, халык алданда җирлек башлагы Илназ Вилданов, педагогик хезмәт ветераны Вәсилә Яхина чыгыш ясады. Кенәз мәктәбе укучылары тирән эчтәлекле әдәби-сәнгать эшләнмәсен күрсәттеләр.

Соңыннан, митингка килүчеләр сугышта һәлак булган авылдашларын бер минут тынлык белән искә алып, сүнмәс хәтерне символштыручы хәтер шәмнәрен кабызып, һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар. Митингны күңел кылларын тибрәтерлек, җылы итеп “Ватан” патритотик клубы әгъзалары Мәликә Сәйфетдинова, Эвелина Абдуллина алып барды. Чара: “Без илебезнең яшь буыны Бөек Ватан сугышы елларында илебез халкы кылган чиксез батырлыкларны онытмаячак. Тынычлык хакына һәлак булган геройларның исемнәре йөрәкләребездә мәңге уелып калыр. Безнең буын өчен аяусыз көрәшкән, ирек яулап, Җиңү алып килгән әби-бабайларыбыз һәрвакыт хәтеребездә яшәячәк. Без дә, алардан үрнәк алып, илебезнең терәге булырбыз, йөзләренә кара төшермәбез”, – дигән сүзләр белән тәмамланды.

Тамара Тузеева, Кенәз мәдәният йорты директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев