Батырлык онытылмый
«Якты юл» газетасын авылыбыз халкы яратып укый. Соңгы вакытта аның битләрендә Әҗмәкәй авылы турында мәкаләләр басылып чыкты. Үз авылың турында ишетү бер хәл, ә менә газета битләрендә күрү бөтенләй башка. Халыкка район авылларындагы тормыш-яшәеш, өлге булырлык кешеләре турында уку, уңай тәҗрибәләр уртаклашу кызыклы. Хәтергә кереп кала торган истәлекле бәйрәмнәр еш...
Сугыш башланган көн, ничә буын кешеләрнең язмышын җимергән каһәрле көн ул. Илебез халкы Бөек Җиңү көнен горурлык белән бәйрәм итә. Президентыбыз В. Путин Бөек Ватан сугышында Җиңүне бер көндә генә искә алмыйлар диде.
Бераз соңарып булса да, авылыбызда уздырылган Бөек Җиңү көнен сөйләп үтәсем килә. Бәйрәмгә тыл ветераннары чакырылды, Бөек Ватан сугышы кырларында башын салган авылдашлар хөрмәтенә куелган обелиск янында дулкынландыргыч митинг булды. Яңа поселогыннан кадетлар чыгышы, Георгий тасмалары тарату, «Үлемсез полк» акциясе - барысы да ихлас, дулкынландыргыч булды. Тыл ветераннарының яшь аралаш ясаган чыгышларын онытырлыкмы? Әле бит илнең бер гамьсез, тыныч кына яшәгәне дә юк. Әнә, бәйрәмгә дә Әфган сугышы ветераннары Фәнис Гарипов, Әнәс Гәрәев, бүгенге көндә авылыбызда яшәүче Александр Якименко, Наил Муратов, Чечня сугышында катнашкан авылдашларыбыз Наил Зарипов, Марат Зарипов, Илнур Сәхапов, Чернобыль афәтен үткән авылдашыбыз Нурислам Идиатуллин чакырылган. Алар икенче Бөтендөнья сугышында батырлыклар күрсәтеп, илне азат иткән ата-бабаларының исеменә тап төшермәгән кыю егетләребез.
Бу көнне яшьләребез киләчәк буынга ядкәр булып калырлык итеп Бөек Ватан сугышыннан исән-сау кайтып, шушы җирлектә вафат булган авылдашларга багышлап баннер ясаганнар иде. Аны Рәхимҗан Сәхәбиев, аның җәмәгате Рәмзия ханым, өч кызлары Рәзилә, Илүзә һәм Гөлназ, яшь волонтерлар әзерләде. Тантанага килгән һәр кеше баннердан гаиләсенә бик газиз булган кешесен эзләде. Безнең бәхетле киләчәгебез хакына Бөек Ватан сугышы фронтларында күрсәткән батырлык онытылмый.
Әнисә Әшрәпова,
Әҗмәкәй авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев