Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәрәкәтле тормыш

Ир-ат – парлы сүз. Татар халкы ир сүзенә ат исемен кушып парлы сүз ясаган. Ат гомер бакый татар халкында гаилә әгъзасы булып саналган һәм, уртак сөенечкә, бу гореф-гадәт, яшәү рәвеше янә торгызыла башлады. Республика район авылларында ат асрау белән шөгыльләнүче кешеләр арта. Шул исәптән безнең җирлектә дә.

Ат – виртуоз малкай. Мәһабәт буй-сынын һавалы гына тотып атлап барганда, кинәт кенә башын чайкап ялларын уйнатып җибәрү дисеңме! Вәкарь белән атлап барган җиреннән матур гына юырта башлау дисеңме! Төркем-төркем басып торганда бер-берсе белән шаярышып-уйнап алулар дисеңме! Кара-каршы басып, уйнаклап күккә – югарыга таба ыргылу дисеңме! Атларның бер-берсеннән калышмаска тырышып юыртулары – җилдәй җитез чабулары! Очар канатлары бар диярсең! Сәхра-болыннарны иңләп-буйлап чапканда тоякларыннан «очкыннар» чәчрәп кала. Гүзәл манзара. Иҗат әһелләре: рәссамнар акыллы малга карата мәдхияләрен кыл каләм аша буяуларга салганнар – гүзәл картиналар тудырганнар, шагыйрьләр атка мәдхия җырлаганнар. Ат рәсеме ясалган картиналар күпчелек татар өйләренең диварларын бизи.

Хәрәкәттә – бәрәкәт

Бордыбаш авылында яшәүче Илмира Гаисә кызы белән Илдус Рәшит улы Борһановларның йорт диварларына да мәһабәт сынлы ат рәсемнәре – гүзәл картиналар эленгән. Алар нәкъ үзләре асрый торган атларга охшаганнар.

«Без – авыл тормышын яратабыз. Чирек гасырдан артык мөгезле эре терлек ите сата башлавыбызга. Җитештергән тауарыңны халык яратып алгач күңел үсә. Шәхси ярдәмче хуҗалыгыбызда сигез савым сыеры, иткә – үгез малы һәм атлар тотабыз. Авылда күпчелек өлкән яшьтәгеләр мөгезле эре терлек, сыер асрый алмыйлар. Аларны сөт-катык, эремчек-каймак белән тәэмин итәбез. Сөт, сөт эшләнмәләрен өйләренә китергәнне авылдашлар көтеп тора. Ризык – тән-бәдән ныклыгы өчен булса, аралашу – алар өчен рухи яктан терәк сыман. “Бер күрешү үзе бер гомер” ди алар. Тормыш-яшәештә төрле хәлләр була. Кемгә дә булса кайгы килсә, авылдашлар белән бер йодрык булып тупланабыз – кем ничек булдыра ала – шулай ярдәм итәбез. Шатлыкларны бүлешәбез. Матур итеп, бер-беребезгә терәк булып яшибез», – ди Илдус Борһанов. Яшь чагында баянда уйнап – авылның мәдәни тормышында кайнап яшәгән. Шуңа өстәп, ул әле гөрләтеп туйлар алып барган.

Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделмәнова: «Илмира белән Илдус Борһановлар бар яклап үрнәк гаилә. Иң элек алар – тату, матур гаилә буларак җәмгыятебезнең ныклы нигезе. Аннары килеп, алар – эшчән, булган нәсел. Бу гаилә – ярдәмчел, кешелекле булулары белән халык арасында хөрмәтле. Бордыбашта, тирә-як авылларда нинди дә булса борчу-мәшәкать чыга калса, кулларыннан килгәнчә булышалар. Кыскасы, алар башкаларның борчуына битараф түгел. Бәйрәм чараларын үткәргәндә, Сабантуй оештырганда матди ярдәм күрсәтәләр. Балалары – тәрбияле. Алмаз Борһанов – кышларын авыл урамын, өлкән яшьтәге кешеләрнең капка алларын кар көртләреннән чистарту, юллар ачу, язын-көзен халыкның бакчаларын сөрү эшләрен теләп башкара. Яр Чаллыда да үзләренең техникасы белән урам, тротуарларны кар өемнәреннән чистарту, юллар ачу эшендә катнаша», – ди игелекле авылдашлары белән горурланып.

Тик тору, вакытны заяга уздыру бу нәсел өчен ят күренеш. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дип, халкыбыз бик белеп әйткән. Борһановларның тормышлары, хезмәт куеп тапкан маллары – бәрәкәтле.

Алмаз Борһанов: «Атлар тота башлавыбызга алты-җиде ел булды. Хуҗалыкта ат – бик кирәкле мал. Башта бер-ике ат алган идек. Аннары бишәү булдылар. Токымлы атлар да сатып алдык. Шул рәвешле аларның саны егермедән артып китте. Буаз бияләр баш санын арттыра, нәселне дәвам иттерә. Тайларның иң-иңнәрен нәселгә калдырабыз. Ярминкәләрдә халык ат итен яратып ала. Сәламәтлек өчен дә файдалы ул. Ысланган елкы ите һәм мае – тансык сый, деликатес санала. Кирәкле һәм файдалы эш белән шөгыльләнәбез», – ди рухи һәм матди мирас дәвамчысы.

Иң мөкатдәс нәрсә – эш!

Илмира белән Илдус Борһановлар дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр һәм олы тормыш юлына чыгарганнар. Өчесе – гаиләле. Гүзәл, Фатыйма, Алсу – тормыш гөлбакчасының чәчәкләре, ә Алмаз – атаанасының иң зур терәге, ышанычы. Оныклар – иң татлы җимешләр. Кияүләре Алик белән Нәфис – һәр эштә булышлык күрсәтүче тәрбияле ир-атлар. Илдус әфәнде уенын-чынын кушып: «Төпчегебез Алсуга да үзебез сыман авыл тормышын яратучы кияү туры килсә иде дип телибез», – ди.

«Мөгезле эре терлек, атлар асрап – күп хезмәт куеп җитештерелгән ит-сөтне үзвакытында урнаштыру өчен күпме вакыт, көч-егәр кирәк?! Ничекләр җитешәсез дә, каян көч аласыз?» дигән соравыма гаилә башлыгы: «Кулдан эш килә башлауга – балачактан хезмәт белән үскәнгә авыр эштән ялыкмыйбыз, мәшәкатьтән курыкмыйбыз. Минем әти озак еллар механизатор булып эшләде. Әти янында техника белән әвәрә килеп үстем. Бик нык хәтердә калган – әти чирләп китте. Миңа унбиш яшь. Колхозда эшнең иң кызган мәле. Гомәр Гайнуллович колхоз председателе иде. Миңа: “Утыр әтиеңнең тракторына”, – ди. “Беларусь”ны иярләдем. Әти кечкенәдән эш белән тәрбияләде, спортны яратырга өйрәтте. Үзе гер күтәрә иде. Безне дә спортка җәлеп итте. Гаиләле булгач, үз балаларымны да шул рухта тәрбияләдем. Алмаз – күп еллар Сабан туенда көрәшеп тәкә, бүләкләр алды. Кызыбыз Фатыйма армрестлинг белән мавыга, киявебез дә кул көрәшен ярата. Гүзәл кызыбызның ике улы да спорт белән шөгыльләнә. Турник бүләк иттем үзләренә. Алмазның җиде яшьлек кызы гимнастиканы үз итте. Спорт белән тиешле микъдарда шөгыльләнү сәламәтлек өчен файдалы, көчегәр өсти. Буыннар – сәламәт, мускуллар көчле була. Шуңа булса кирәк, без – нигездә өч кеше, бөтен хуҗалыкны алып барабыз. Кыз-кияүләр ялларда, эш тыгыз булган чагында атна уртасында да кайтып булышалар. Йөз гектар сөрүлек җирләрне эшкәртү, печән чабу һәм аны киптереп рулонга төрү – күмәк башкарыла торган эш. Малларга азыкны үзебез әзерлибез. Йөз гектар сөрүлек җирнең 50 гектарына – арпа, солы, калган иллесенә күпьеллык үләннәр чәчтек. Ат асраган кешенең арпа-солы игүе табигый инде. Басу-кырларда бөртекле ашлык, үлән чәчү, җыеп алу һәм печән чабу, рулонга төрү өчен кирәкле техникаларыбыз бар. Унбиш яшьтә колхозда Беларуська утырган идем, улым мине уздырды – ундүрт яшьтән техника белән идарә итә. Техниканың рәтен-җаен белә. Шул ук вакытта ул – мал җанлы да. Терлекләр чирләмәсен дип ветеринария таләпләрен үтибез. Улым бу эшкә дә өйрәнде. Район ветеринарлары маллардан тиешле анализларны даими рәвештә алалар. Бездә җитештерелгән ит, сөт ветеринария һәм санитария-гигиена таләпләренә туры килә. Шуңа күңелебез тыныч.

Алмаз Мәскәүдә президент полкында хезмәт итте. Кәттә урыннан эш тәкъдим иттеләр. Үзара киңәшләштек тә, улыма: “Авыл тарта сине, җир улы җиргә береккән. Үкенмәслек булсын. Кат-кат уйла”, – дидем. Үзе дә уйлы-фикерле бала. Ата киңәше дә ярап куйды. Балачакларыннан көчләреннән килгәнчә кул арасына кереп – йортта, каралты-кура тирәсендә эшләп үстеләр. Шуңа алар нык, таза, көчле. Вакытны бушка сарыф итмиләр.

Габдулла Тукайның: “И, сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә – эш, Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш... ” 

Дигән шигырен мәктәптә өйрәндек. Аны укып, тормышта кулланып яшәргә кирәк», – ди Илдус әфәнде, балаларының хезмәт сөючәнлегенең серен аңлатып. Бишәр йөз каз үстерү, аларны тауарлыклы кыяфәткә китереп – йолкып-чистартып базарга чыгарып сату – уңганлыкбулганлыкны күрсәтүче сыйфат булу белән беррәттән авылны ярату, саланы саклап калырга тырышу билгесе дә.

Үзара дус-тату яшәү, гаиләңә һәм җәмгыятькә файда китерү – яшәү мәгънәсе. Илмира белән Илдус Борһановларның, аларның балаларының яшәеше – мәгънәле дә, кызыклы да. Алар – бәхетле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев