Балык кап, ялтырап ят
Кнәз авыл җирлегендә, «Иң яхшы балыкчы» исеменә лаеклы кешене ачыклау максатыннан, бәйге уздырылды. Әлеге исемгә авыл җирлегенең 13 балыкчысы дәгъва кылды. Балыкчылар арасында балалар гына түгел, өлкән буын вәкилләре дә бар иде. Иң беренчеләрдән булып, судан балыкны VIII сыйныф укучысы Дмитрий Павлушин тартып чыгарды. Егетнең 5 еллык балыкчы стажы бар...
Кнәз авыл җирлегендә, «Иң яхшы балыкчы» исеменә лаеклы кешене ачыклау максатыннан, бәйге уздырылды. Әлеге исемгә авыл җирлегенең 13 балыкчысы дәгъва кылды. Балыкчылар арасында балалар гына түгел, өлкән буын вәкилләре дә бар иде. Иң беренчеләрдән булып, судан балыкны VIII сыйныф укучысы Дмитрий Павлушин тартып чыгарды. Егетнең 5 еллык балыкчы стажы бар инде, шуңа да бәйгедә бер дә аптырап калмады: тиз-тиз эшкә кереште. Балыкчылар арасындагы киеренке ярыштан соң, урыннар түбәндәгечә билгеләнде: I урын һәм «Иң яхшы балыкчы» исемен Василий Новокрещенов яулады. Ул 50 елдан артык балык тоту белән мавыга икән. Иң яхшы балыкчыга грамота һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. II урын Мансур Хәйриевка бирелде, III урынны исә Зәкәрия Баев яулады. Призлы урыннар алучылардан әзгә генә калышып, Ринат Әксәнов бәйгедә IV урынга лаек булды. Шулай ук балыкчылар төрле кызыклы номинацияләр буенча да җиңү яуладылар. Әйтик, «Иң кечкенә балык» номинациясендә IV сыйныф укучысы Иван Соколов җиңүче булды. «Төрледән-төрле тотым» номинациясендә - Эмиль Әксәнов, ә «Иң олы балык» номинациясендә Алексей Смаев җиңеп чыкты. Әлеге бәйрәм бөтен кешенең дә күңеленә хуш килде. Балыкчылар үзләре дә, тамаша кылырга килгән кнәзлеләр дә рәхәтләнеп ял иттеләр.
Шушы көннәрдә Кнәз балыкчыларын һәм балык сөючеләрне без «Афәрин, балыкчыларга» дип исемләнгән бәйгегә дә җыйдык. Бу көнне яшүсмерләр балыклар турында кроссвордлар, ребуслар чиште, викторина сорауларына җаваплар эзләде, балыклар турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде, җырлар башкарды, шигырьләр укыды. Бөтен бәйгеләрдә дә беренчелекне алып барган иң өлгер балаларга чара ахырында кечкенә генә бүләкләр таратылды. Рината Гатинага, Артем Павлушинга, Данил Соколовка исә - җиңүчеләр буларак - балык тоту җайланмалары тапшырылды, дип хәбәр иттеләр безгә Кнәз авылыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев