«Балкыш» лагере янәдән балалар өчен ишекләрен ачты
Балалар зарыгып көткән җәйге каникуллар башланып та китте. Һәр ата-ана да балаларының файдалы һәм кызыклы итеп ял итүен тели. Әлеге максаттан районда төрле юнәлештәге лагерьлар эшләп килә. Новотроицкое авылында урнашкан «Балкыш» лагерында да берничә буын балалар үсте. Быел да әлеге лагерь балаларны җылы кочагына кабул итеп алды. Шушы көннәрдә без...
Бәйрәм тантанасын район мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Исаев ачып җибәрде һәм балаларга яхшы кәефтә булуларын, яңа дуслар табуларын һәм рәхәтләнеп, ә иң мөһиме, файдалы итеп ял итүләрен теләде. Шулай ук лагерьны ачу тантанасында район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев тә катнашты.
Балалар отрядларга бүленеп, килгән кунаклар алдында үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Купшы милли киемнәргә киенгән өч кызчык тамашачыларга «Кәрия-Зәкәрия» җырын бүләк итте, ә бер төркем малайлар «Тополиный пух» җыры белән чыгыш ясадылар. Бик килешле килеп чыкты. Балаларның тырышлыгы күренеп тора. Һичшиксез, җырга-моңга гашыйк балалар җыелган бирегә. «Балкыш» лагеренең саф һавада булдырылган сәхнәсендә шулай ук инглиз телендә шигырьләр, күмәк җырлар яңгырады, малайлар һәм кызлар парлашып хәтта вальс та биеделәр. Тамашачылар бигрәк тә театральләштерелгән тамашаны кызыксынып карадылар, кечкенә артистлар белән шаярдылар-көлделәр. Мәзәкләр әйтүчеләрнең көлкеле чыгышлары да бар кешенең кәефен күтәрде.
Бәйрәм тантанасының концерт өлеше тәмамлангач, биредә ял итүче балаларның берничәсе белән әңгәмә кордым.
- Монда беренче тапкыр гына килүебез. Шулай да биредә барысы да ошый. Инде яңа дуслар табарга өлгердек. Көн саен безнең өчен нинди дә булса чаралар үткәрелә, үзебез дә бәйрәмнәр оештырабыз. Барысын да күмәк башкарабыз - шунысы күңелле, - диделәр миңа Яңа поселогыннан килгән Екатерина Пономарева белән Динара Хәйруллина.
- «Балкыш»ка минем беренче килүем генә түгел. Бик ошый, шуңа быел да килдем. «Балкыш» лагере үз сәләтләреңне ачыр һәм үстерер өчен менә дигән урын. Барлык балалар да, әйдаманнарыбыз да ачыклар, аралашучан, без бер гаилә кебек яшибез монда, - диде бикләнле Әдилә Закирова.
Шулай ук әлеге лагерьның җитәкчесе Әлфия Шәйдуллина белән дә сөйләшеп алдык.
- «Балкыш» лагере 20 ел рәттән эшләп килә. Бу елны безнең лагерьга районның барлык авыл җирлекләреннән 60 бала җыелды. Аларны Ижау, Алабуга шәһәрләренә мавыктыргыч экскурсияләр көтә. Шулай ук Чаллы шәһәренә бассейнга бару да планлаштырылган. Шушы көннәрдә балалар ГТО нормаларын биреп, үзләрен сыныячак. Лагерьның әйдаманнары - Чаллы шәһәренең социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты студентлары. Ә балаларны төрле бию элементларына Күзкәй авылыннан чакырылган хореограф Ника Гатина өйрәтә. Биредә балалар рәхәтләнеп ял итәләр, үзләренең сәләтләрен дә күрсәлә алалар, - дип сөйләп узды Әлфия ханым.
Саф һавада балалар шау-гөр килә. Йөзләрендә самими елмаю, кәефләре дә күтәренке. Балаларның канәгатьлеге, биредә ял итүнең рәхәтлеге яшүсмерләрнең шат елмаюлы йөзләрендә чагыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев