Баласы бакчага йөргәндә ата-ананың күңеле тыныч
Бүген мәктәпкәчә яшьтәге баласы булган, ләкин әле бакчага юллама алмаган әти-әниләрнең мәшәкатьле чоры. Районның шәһәрдән читтәрәк урнашкан авылларында бу яктан проблема юк анысы. Ләкин шәһәр янындагы кайбер эре җирлекләрдә мәктәпкәчә учреждениедә урыннар җитмәү көн кадагындагы мәсьәлә булып тора. Соңгы вакытта мәгариф идарәсенә дә борчулы әти-әниләрдән шалтыратулар ешайган.
Шәһәргә якын авылларда урын җитмәү проблемасы көчле
«Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия учреждениесенә чиратка кую ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталының «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган системасы аша башкарыла, - дип аңлата идарә башлыгы урынбасары Эльвира Шәйдуллина. - 1 сентябрьгә 3 яше тулган балаларга система юллама бирә. Аларның әти-әниләренә борчыласы юк. Ләкин бу датага 3 яше тулып өлгермәгән балалар белән проблема килеп чыга. Система аларны исәпкә кертми. Бу безнең районда гына түгел, бар республика буйлап шулай. Буш урыннар булганда, мөмкинлектән чыгып, без 3 яше тулып бетмәгәннәрне дә бакчаларга алырга тырышабыз», - ди Эльвира Василовна.
Урыннар җитмәү проблемасы Яңа поселогының «Березка» бакчасында, Новотроицкоеның - «Ромашка», Круглое Поленың - «Голубой вагон», Бәткенең - «Аленушка», Түбән Суыксуның - «Ак каен», Кече Шилнәнең «Колосок» бакчасында аерата көчле. Дөрес, кайбер ата-аналар балаларын шәһәргә йөртү җаен табалар, ләкин моңа барысының да мөмкинлеге юк. 3 яшькә кадәргеләр арасында бүген электрон чиратта, мәсәлән, Бәткедә - 84, Яңа поселогында - 72, Кече Шилнәдә - 65, Круглое Поледа - 61, Новотроицкоеда - 59, Түбән Суыксуда 31 бала тора. Кайда шәхси йортлар төзелеше актив бара, шунда балалар саны да арта һәм, әлбәттә инде, юлламалар белән тәэмин итү дә бу җирлек өчен иң актуаль мәсьәләләрнең берсенә әйләнә.
Мәсьәлә ни рәвешле чишелә
Быел бакчаларга юлламалар 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге 124 балага бирелде. Бу эш әле дәвам итә. Узган ел, мәсәлән, урыннар белән тәэмин ителеш районда 67,1 процентны тәшкил итте. 523 бала исә Яр Чаллының мәктәпкәчә учреждениеләренә йөрде.
Мәктәпкәчә учреждениеләргә юлламалар белән тәэмин итү проблемасын хәл итү юнәлешендә узган ел республика программасы кысаларында Сосновый Бор поселогында яңа бакча төзелде, Шилнәбашның «Тополек» бакчасында өстәмә төркем ачылды. Төзелешне шулай ук республика бюджеты финанслады. Быел район бюджетыннан Калмашта өстәмә төркем төзү мөмкинлеге туды. Биредә эшнең барышы белән без берничә көн элек танышып кайткан идек. Моңа кадәр бакчада ике төркем эшләгән. Аларга 45 бала йөргән. Яңа төркем 25 баланы сыйдырышлы булачак. Бакча мөдире Диләрә Кашапованың әйтүенчә, Калмаш авыл җирлеге буенча 7 яшькә кадәрге 45 бала электрон чиратта тора. Аларның 1,5 яшьтән өлкәнрәкләре яңа төркем ачылгач барысы да урыннар белән тәэмин ителәчәк. Без барганда төркем бүлмәсендә ремонт эшләре тәмамланган, бары җиһазлар гына урнаштырасы калган иде.
Кече Шилнә җирлеге дә районда төзелешнең иң актив барган участогы. Үзәк авылның үзендә урнашкан «Колосок» бакчасы 65 балага исәпләнгән. Бүген анда 75 бала йөри. Быел 15 бала чыгарыла, шул ук санда яңалар алына. Җирлек буенча 7 яшькә кадәрге 75 бала электрон чиратта теркәлгән, аларның 20се 3 яшьтән зурраклар. Шәһәр якын булу сәбәпле, күп ата-аналар чиратка да шәһәрдән баса һәм шундагы бакчаларга йөриләр. «Чаллыга йөртә башладык, шулай ук дәвам итәчәкбез», - диделәр безгә балалары белән очраган бер төркем әниләр.
«Бу безнең өчен бизнес түгел...»
Ә менә Олы Шилнәдә балаларны урнаштыруның башка җаен тапканнар. Биредә өченче елын инде «Бабушкин детский садик» дип аталган шәхси бакча эшли. Дөрес, баланы йөрткән өчен айлык түләү бәясе бар кешенең дә кулыннан килә торган түгел. Әлегә ул бер айга 17 мең сумны тәшкил итә. Шулай да теләүчеләр күп, урыннарның буш торганы юк, балаларны авылдан гына түгел, Чаллыдан да алып киләләр, дип белдерә бакчаның хуҗасы Наталья Гусева.
Әлеге оешманың эшчәнлеге белән күптән түгел район башлыгы Васил Хаҗиев, аннан соң мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Исаев җитәкчелегендә бакча мөдирләре танышты. Әйтергә кирәк, эшнең оештырылуы кунакларда уңай тәэсир калдырды.
Бакча үзенчәлекле итеп төзелгән коттеджда урнашкан. Бина башыннан ук махсус проект буенча, бакча итеп куллану максаты белән эшләнгән. «Без аны әби өе кебек булсын дип планлаштырдык. Чөнки бар баланың да авылда әбисе юк, биредә шушы мохитне тудырырга тырыштык. Чиста һава суларлык, яланаяк йөрерлек, бакча үстерерлек, йорт хайваннарын тәрбияләрлек, алар белән аралашырлык булсын дидек. Олы Шилнә авылы да шуларны күздә тотып сайланды. Бүген бакчабыз бар, сарайларда куяннар, казлар, үрдәкләр, тавыклар, кәҗәләр, хәтта ишәккә кадәр тотабыз», - ди Наталья Алексеевна.
Башлаганда бакчага 12 бала йөргән. Аннары икенче төркемне ачканнар, балалар саны 24кә җиткән. Бүген тагын бер өстәмә төркем эшли, анда шулай ук 12 бала йөри. Шулай итеп, биредә барысы 36 балага тәрбия бирәләр. Артыгын сыйдыру мөмкин түгел, ди җитәкче. Бакчада 4 тәрбияче, 3 кече тәрбияче, пешекче, бухгалтер, йорт хайваннарын караучы бар.
Ишегалдында төрле уен элементлары урнаштырылган мәйданчык, бассейн ясалган, үзләренчә сәхнә дә корып куйганнар. «Ләкин барлык уңайлыклары булган спорт мәйданчыгы төзисе килә, ә аның өчен җир участогын киңәйтергә кирәк. Бу безнең хәл итәсе мәсьәләләрнең берсе», - ди Наталья Гусева.
«Бабушкин детский садик» тәрбия бирү, балаларны карау, тоту белән генә шөгыльләнә. Моның өчен санитар һәм эпидемилогик, янгын күзәтчелеге органнарыннан тиешле рөхсәтләре бар. Ә менә белем бирүгә лицензияләре әлегә юк. «Мәктәпкәчә белем бирү эшчәнлегенә лицензия алып, бу сорауны дә хәл итә алсак яхшы булыр иде. Бүген шуның өстендә эшлибез дә. Шулай ук балаларны да, тәрбиячеләребезне дә район, республика күләмендәге конкурсларда катнаштырасыбыз килә», - дип әйтеп үтә бакча мөдире.
«Юк, бу безнең өчен бизнес түгел», - дип ассызыклый шәхси бакчаның хуҗабикәсе. - Бу безнең өчен яраткан шөгыль, эш дип әйтимме? Без шуның белән яшибез, һәрдаим шул турыда уйлыйбыз. Балаларның биредә үткәргән вакыты кызыклы булсын, үскәч тә сагынып искә алырлык булсын дип тырышабыз. Әлбәттә, эшлисе эшләр әле байтак. Иң беренче чираттагысы - белем бирүгә лицензия алу», - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев