Балалар «Җимлек» экологик акциясендә катнашалар
Кнәз авылы мәдәният йортының «Яшел патруль» һәвәскәр берләшмәсе «Җимлек» экологик акциясендә катнаша. Балалар үз куллары белән төрле җимлекләр ясап, аларны мәдәният йортының ишегалдындагы агачларга элделәр. Монда өй-җимлекләр дә, пластик шешәдән, тартмалардан ясалган җимлекләр дә булды. Катнашучылар кошларның җимлекләргә очып килеп туклануларын сөенеп, рәхәтләнеп күзәтеп тордылар. Димәк, эшләгән эшләре юкка түгел,...
Нәкъ шушы вакытларда кечкенә канатлы дусларыбызга булышу аеруча да әһәмиятле. Кошлар тукланырга яраклы ризык җитәрлек булганда гына кышкы суыкларны җиңел кичерә ала. Безнең җимлекләр күп кенә кошларның гомерен саклап калачак. Кышлаучы кошларны ашату, җимлекләр ясап элү балаларны мохтаҗларга ярдәм итәргә өйрәтә. Безгә кушылыгыз, кошларга сезнең игътибарыгыз һәм ярдәмегез кирәк, дип хәбәр итә Кнәз авылы мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
Сүз уңаеннан, «М.И.Г.» волонтерлар отряды да әлеге акциядән читтә калмады. «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең иҗтимагый эшләр белгече Гөлназ Шәвәлиева балалар белән бергә җимлекләр ясап, үзәк территориясендәге агачларга беркеткәннәр. Алар җимлеккә азыкларны даими рәвештә салып торалар, чөнки кошлар берничә тапкыр җимлекнең буш икәнен күрсәләр, бүтән әлеге җиргә очып килмиләр.
P. S. Үткән чарадан күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев