Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар Әфган җирендә һәлак булган якташларын искә алдылар

«Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге педагоглары Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылуына 25 ел тулу уңаеннан «Сугыш юллары буйлап» дип аталган чара үткәрделәр.

Анда күп балалы, аз керемле гаиләләрдән булган һәм ведомствоара исәптә торган 12 бала катнашты. Чарада хәрби хәрәкәтләрдән документаль клиплар күрсәтелде, сугыш һәм аның геройлары турында сөйләнде. Хәрби бәрелешләрдә һәлак булган «Татарстан» совхозы поселогы егетләре Сергей Попов, Валерий Максимов, Валерий Пучининның истәлеге яңартылды. Шулай ук социаль ярдәм күрсәтү үзәге фойесында «Әфган - йөрәк ярасы» дигән стенд эшләнде. Анда кайнар нокталарда башын салган якташларның фотолары, Әфган сугышы турында мәгълүмат, хәрби хәрәкәтләрдән һәм сугышчыларны чыгарган мизгелләрдән фотолар урын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев