Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бакчасарайда Сабан туе үтте (фото)

9 июль көнне Бакчасарай авылы мәйданында шаулап-гөрләп милли бәйрәмебез - Сабант уе үтте. Бәйрәмне тантаналы рәвештә Биклән авылы җирлеге башлыгы Мансур Сәхбеев ачып җибәрде, барлык авыл халкын әлеге күркәм бәйрәм белән котлады, шушы җирлектә авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куючы алдынгы эшчелэрне тәбрикләде. Алга таба бакчасарайлыларга тәбрик сүзләрен Биклән авылы ветераннар...

9 июль көнне Бакчасарай авылы мәйданында шаулап-гөрләп милли бәйрәмебез - Сабант уе үтте. Бәйрәмне тантаналы рәвештә Биклән авылы җирлеге башлыгы Мансур Сәхбеев ачып җибәрде, барлык авыл халкын әлеге күркәм бәйрәм белән котлады, шушы җирлектә авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куючы алдынгы эшчелэрне тәбрикләде. Алга таба бакчасарайлыларга тәбрик сүзләрен Биклән авылы ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Асия Фазуллина җиткерде - тыныч тормыш, сәламәтлек, уңышлар теләде. Тантаналы өлештән соң милли бәйрәмебезнең уеннарга, җыр-биюгә бай өлеше башланып китте. Бәйрәмне Биклән авылы мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы дәвам итте. Тамаша карарга килгән халык «Хәтфә» фольклор ансамбленең «Сабантуй» театральләштерелгән күренешен (җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмэткәре Илдус Абдуллин), «Шатлык» бию ансамбле башкарган татар һәм рус милли биюләрен (җитәкчесе Айгөл Минңнебаева), җырчылар, гармунчылар чыгышларын карап ял иттеләр. Бигрәк тә, Бакчасарай авылы оныгы Раил Фахретдинов башкарган җырлар, Гатуф һәм Люция Мадьяровларны алтын туйлары белән котлап оныклары җырлаган җыр, Илдус Абдуллин һәм Рәшит Тимергалиннарның гармун моңнары, Биклән авылында яшәп иҗат итүче Рим Гыйльметдинов җырлары, Гөлнара Нәҗипованың авылдашларын бәйрәм белән котлавы тамашачылар күңеленә хуш килде. Ә бәйрәмгә махсус чакырылган артистлар Илгиз Закиров, Азат Тимершәех, Рәшит Сабиров, Резеда Ганиуллина чыгышлары ямь өстенә ямь булды. Халык концерт карап кына калмады, мәйдан уртасына чыгып, милли уеннарда, көрэштә, спорт уеннарында катнашты, җырлап-биеп күңел ачты. Көрәшне, спорт ярышларын хөкемдарлар Ринат Исмәгыйлов, Марат Мөхамадиев, Айрат Мөбарәкшин, Рамил Бадертдинов төгәллек, гаделлек белән алып бардылар. Бәйрәм барышында бакчасарайлылар ел саен шундый матур Сабан туе бәйрәмен үткәрүдә матди ярдәм күрсәткән өчен шушы җирлектә фермерлык эшен алып баручы Равил Миңнехуҗинга, бәйрәмне югары дәрәҗәдә оештырган өчен Биклән авылы җирлеге башлыгы Мансур Сәхбеевка рәхмәт әйттеләр, эшләрендә уңышлар теләделәр, дип хәбәр итәләр Бакчасарай авылыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев