Бакчачылык ширкәтләрендә хәл итәсе мәсьәләләр күп
Узган атнада район хакимиятендә бакчачылык ширкәтләре вәкилләре белән очрашу үтте. Бүгенге көнгә район территориясендә 62280 участогы белән 73 бакчачылык ширкәте санала. Алар барлыгы 3907 гектар мәйданны били. Бакчалар, нигездә, шәһәр халкы өчен хезмәт итә. Ләкин аларның торышы, төзеклеге, янгын куркынычсызлыгының үтәлеше, хокук тәртибе өчен район хезмәтләре җавап бирә. Очрашуда бакчачылар...
Бакчачылык ширкәтләре территорияләренең төзеклеген, чисталыгын, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү өчен күптән түгел генә әлеге объектларга экология, янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре катнашындагы район комиссиясе чыкты. Алар бүгенгә кадәр барлыгы 16 авыл җирлегендә урнашкан 61 ширкәттә булдылар. Калган 12се шушы көннәрдә тикшереләчәк.
Мондый рейд узган елны да үткәрелгән иде. Комиссия әгъзалары беренче чиратта бер ел элек ясалган кисәтүләрнең төзәтелгәнме, юкмы икәнлегенә игътибар иттеләр, шул ук вакытта территорияне тәртипкә китерүгә ширкәтләрнең быел былтыргыга караганда җаваплырак караганнарын билгеләп үттеләр. Мәсәлән, «Ивушка», «Силикатчик», «Ордиушка», «Алан», «Лесное», «Горизонт»ны шундыйлар рәтенә керттеләр. Шул ук вакытта янгын һәм экология куркынычсызлыгына җавапсыз караган ширкәтләр дә аз түгел. Мәсәлән, Чулман елгасы ярында урнашкан «Калинка» ширкәте. Янгын һәм шартлау куркынычы югары булган Нефтебаза объектыннан 30 метр гына читтә утырган. Шуңа да карамастан, ширкәт рәисе рөхсәте белән биредә чүпне чокырларга күмеп куйганнар, баклардагы чүп исә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ачык һавада ягыла.
«Ромашка» ширкәтендә чүп өемнәрен экскаватор ярдәмендә туфрак белән каплаганнар.
«Калмаш» бакчачылык ширкәтендә узган елгы тикшерүдән соң бернәрсә дә үзгәрмәгән. «Дубрава» ширкәтендә экологик, санитар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлми. Исемлекне алга таба да дәвам итәргә була.
ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре бакчаларда административ хокук бозу очраклары буенча 54 беркетмә төзеделәр, 2 беркетмә су саклау зонасында каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм яндыру буенча төзелде. Шулай итеп, бакчачылык ширкәтләре рәисләренә барысы 840 мең сум штраф салынды.
Күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгән өчен вазифадагы затларга 285 мең сум һәм аерым гражданнарга 37 мең сум штраф билгеләде. Кагыйдә бозуның иң күп очраклары - территорияләрне киселгән агач ботаклары, төзелеш калдыклары белән тутыру. Шулай ук ширкәтләрдә ташландык участокларның да күп булуын билгеләде комиссия әгъзалары. Хакимияттә үткән җыелышта да бу мәсьәләгә аерым тукталдылар. Андый участоклар турында милекне теркәү органына хәбәр итү кирәк, яңадан алар муниципаль милеккә күчереләчәк, диелде. Ташландык йортларда гадәттә йорт-җирсез гражданнар яши. Бакча йортларыннан әйбер урлау фактлары буенча гариза кермәгән бер генә көн дә юк, дип белдерде бу җәһәттән район Эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Азат Шәйдуллин. Ул сак хезмәтенең ширкәтләргә керүче бер генә кешене һәм транспортны да игътибарсыз калдырмавын сорады.
Экологлар һәм күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре бу юнәлештә хокук бозуларга юлыкканда аларны фотога төшереп үзләренә юллау мөмкинлеген әйттеләр. Бакчачылык ширкәтләре рәисләре Эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасарына бакчаларга бару юлларында юл билгеләре булмавыннан зарландылар, шул сәбәпле юл-транспорт һәлакәтләре чыгуын әйтеп үттеләр. Полиция хезмәткәренә әлеге проблеманы контрольгә алырга кушылды.
Бакчачылык ширкәтләрендәге хокук бозулар штрафлар салуга гына кайтып калмасын, аларны бетерү өстендә эш алып барылсын иде, дип үз теләкләрен җиткерделәр җыелышта катнашучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев