Бакчачы почмагы
Теплицаны акканат басса нишләргә? Бакчадагы каты корттан ничек котылырга?
Бакчачы помагы
Теплицаны акканат басса нишләргә?
Синоптиклар тиздән эссе көннәр вәгъдә итә. Салкыннарда качышып беткән корткычлар, кырмыскалар, кара бетләр чыгып, яшелчәләргә зыян сала башлаячак. Бигрәк тә эссе көннәрдә бакчадагы җиләкләрне, ташкабакларны сырып алган акканатка (белокрылка) халык бик зарлана. Ә бу корткычлар теплицага керсә, алардан котылу мәхшәргә әйләнә.
Теплицадагы яшелчәләргә акканат зыян салырга мөмкин. Теплица эченә 4-5 урынга каен дегетенә манылган тасмалар элеп куярга кирәк. Исе беткән саен дегетне өстәргә була. Кызу көннәрдә исе бигрәк тә көчле чыга, теплица эченә корткычлар керми.
Каен дегетен җиләклеккә дә куярга мөмкин. Бакча җиләгенә башка корткычлар якын килмәсен өчен салфетканы, тасмаларны телгәләп кисеп, каен дегете сибәргә. Моның өчен көнкүрештә кулланыла торган рулонлы коры салфеткалар уңайлы. Җәен яңгырлар ява, тузан да куна, исе беткән саен яңартып торырга кирәк. Теплицада дегет исе бик озакка җитә.
Бакчадагы каты корттан ничек котылырга?
Бакчачылар иртә яздан кара көзгә кадәр түтәлләрдә каты корт (проволочник) белән көрәшә. Яшелчә-җимешкә ул зур зыян сала. Шәхси ихатада бу корткычтан ничек котылырга һәм уңышны ничек сакларга?
Каты кортлар бәрәңге, кишер һәм чөгендер, суган, кәбестә, кукуруз һәм кыяклы үсемлекләрнең тамырларын ярата. Алар бу яшелчәләрнең тамырларын кимерә башлагач та, алар авырый һәм вакытында чара күрелмәсә бөтенләй һәлак була.
Каты корт ашаган бәрәңге, суган, кишер һәм чөгендер начар сакланачак. Иң хәтәре — яшелчәләр чери башлаганда начар ис тарала. Зарарлы корткычлар белән көрәшне кар яуганчы башкарып калырга кирәк.
— Каты корт белән көрәшнең беренче алымы — җирне 30-35 сантиметр чамасы тирәнлектә казырга һәм аммиак селитрасы кертергә. Язын исә, мәсәлән, бәрәңге утыртканда химик препаратлар кулланырга кирәк. Провотокс, Престиж, Метаризин, Децис, Волиам Флекси, Базудин, Актара кебек препаратлар бәрәңге уңышын сакларга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, бакчагызда каты корт күп икән, тәү чиратта яшелчә үстерүдән баш тартырга кирәк. Көзен уңышны җыеп алгач, арыш һәм солыны сидерат итеп үстермәгез.
Бакчачыларга хас 3 хата!
Нәрсәне дөрес эшләмибез?
- «Казырга, казырга һәм тагын бер тапкыр казырга». Еш кына бакчачыларга әнә шундый киңәш бирәләр. Көрәкне уйлап-нитеп тормыйча туфракка батырып һәм катламнарны әйләндереп каплап, сез бакчагызда үсә торган культураларның гына түгел, үзегезнең тормышыгызны да катлауландырасыз. Бакчаны казыган вакытта үсемлекләргә бик тә кирәкле микроорганизмнарның табигый яшәү мохите бозылуы берәүнең дә башына килми. Микроорганизмнар һәлак була һәм кибеттән капчык-капчык химик ашлама ташырга туры килә.
- Булган дымны саклыйсы урынга, берөзлексез су сибү Мөмкинлек булса, бакчачылар яшелчәләрне көн саен, сәгатьләр буе суга коендырырга тырыша. Чиләк һәм шланг алар өчен инде күптән җәйге ял билгесенә әйләнгән. Ясалма мелиорация шәһәр газоннары өчен генә яраклы. Булган дымны саклау үсемлекләр өчен файдалырак.
- Кирәксә-кирәкмәсә дә үсемлекләрне тукландырып, аларның үсешенә комачаулау.
Ни өчен урман бернинди тирестән һәм кешеләр уйлап тапкан ашламалардан башка да яшеллеккә күмелеп утыра, ә сезнең кишәрлектәге тырышып-тырмашып ашланган үсемлекләр көннән-көн сула? Кайчан да булса шул хакта уйлап караганыгыз бар микән? Күп кенә бакчачылар үсемлекләргә азык җитми дип саный һәм аларны лабораторияләрдә уйлап табылган төрледән-төрле «файдалы матдәләр» белән тукландыруын дәвам итә.
Файдалы киңәшләр
Кәбестә күбәләге һәм гөбләгә (тля) каршы, кәбестә арасына укроп, кориандр, сельдерей, бархатцы, календула чәчәләр һәм әрем ботаклары түшиләр.
1. Кыяр укропны ярата.
2.Чөгендер яңгыр кебек коендырып, еш су сипкәнне ярата, ә җирен бик сак йомшартырга кирәк. Икенче тапкыр сирәкләгәннән соң, минераль ашламалар белән тукландырыру да файдалы. Чөгендер артык киң булмаган түтәлләрдә (иң күбе өч рәт), араларын 15-17 см калдырып утыртканда яхшы үсә.
3. Кишер тишелеп чыкканчы көн саен су сибәргә кирәк. Ә үсентеләр күренгәннән соң 12-15 көн (бик коры булмаса) су сипмәскә. Бу аның тамырларына тирәнгә китәргә мөмкинлек бирә.
4. Әгәр дә горчицаны борчак янына чәчсәң, уңышы ике тапкыр күбрәк булачак.
5. Укропны кояшлы урынга утыртырга кирәк, чөнки ышыкта яфракларының хуш исе кими. Укроп түтәленә көл һәм известь кертмиләр.
6. Июль урталарында сельдерей тамырының өске өлешен сак кына җирдән арчырга һәм чүпрәк белән сөртергә.15-50 минуттан кабат күмәргә. Суны бары тик 2-3 көннән соң гына сибәргә.
7. Кабакның тулышуын тизләтү өчен, аның сабагын җиргә беркетеп, тамырландыралар.
8. Фасоль, борчак, суган, сарымсак, ногытны кычыткан төнәтмәсе белән ашландырмагыз.
9. Алмагач белән грушага күбрәк калий, ә чиягә азот таләп ителә.
10. Кычыткан янындагы үсемлекләр авыруларга каршы торучан була. Нәкъ менә шуңа күрә рәт араларына кычытканнан мульча җәяргә кирәк.
11. Горчица туфракны фосфор һәм серага баета, шулай ук, аны аю чикерткәдән (медведка) һәм проволочниктан чистарта.
12. Горчица үскән урында суган уңа.
13. Суытканда, теплицага кайнар су тутырылган чиләкләр кертеп куялар һәм тимер калайларга кыздырылган кирпеч тезәләр
14. Бәрәңге һәм томат тирәли чәчелгән чөгендер фитофтороз белән көрәшергә ярдәм итә.
15. Кәбестәнең һәр төбе янына кычыткан ботагы батырсаң, кәбестә яхшырак тернәкләнеп китә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев