Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыр һәм җаваплы хезмәт ияләре

Бу якшәмбе – торак коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне. Бу көн –төрле тармак буенча хезмәт куючыларның һөнәри бәйрәме. Тормыш-яшәешебезнең уңайлы, тирә-юнебезнең чиста-пөхтә булуы аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Ишегалдын җыештыручы, сантехник, инженер- техник хезмәткәрләр – барысы да халыкка хезмәт күрсәтә, алардан башка тормышыбызны күз алдына да китереп булмый.

Торак коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре тырышлыгы белән йортларда фатирлар җылытыла, электр уты яна, су килә һәм файдаланылганы канализация торбалары аша чистарту корылмасына озатыла. Ремонтланган подъездлар һәм җыештырылган ишегаллары, чистартылган җәяүлеләр юлы – барысы да аларның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Кыскасы, торак коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең эше яшәешебез белән нык бәйле. Шушы хакта тулырак мәгълүмат бирү максатыннан Тукай районы «Татарстан – коммуналь челтәрләре» ҖЧҖе баш инженеры, директор вазыйфасын башкаручы Рөстәм Миннехан улы Гәрәев белән әңгәмә кордык.

– Рөстәм Миннеханович, сез кемнәргә, кайсы объектларга һәм күпме кешегә хезмәт күрсәтәсез?

– «Татарстан» коммуналь челтәрләре ҖЧҖе хезмәткәрләре райондагы 18 авыл җирлегендәге 56 авыл халкына хезмәт күрсәтә. Шуңа өстәп, 18 авыл җирлегендә эшләп килүче социаль объектлар: балалар бакчалары, мәктәпләр, ФАПлар, клублар һәм төрле учреждение һәм оешмаларга торак коммуналь хуҗалык хезмәтләрен күрсәтү дә безгә йөкләнгән.

Безнең карамакта: Татарстан, Сосновый Бор поселокларындагы 2 насос станциясе, аннан кала тагын 95 су скважинасы; 56 яшәү пунктындагы 75 су җыйдыру җайланмасы тора. Аларның төзеклеген тәэмин итәбез. Кыскасы, 56 авылда яшәүче халыкны чиста су белән тәэмин итү, шулай ук канализация суларын тиешле урынга урнаштыру хезмәт вазыйфабызга керә. Чакрымнарга салсаң, 320 километр – су, 68 километр – канализация челтәрләрен тәшкил итә.

– Су дигәннән, бакча сезоны башлангач (җәй айларында) су җитмәү проблемасы калкып чыга. Алдагы елларда бу пробле- маны хәл итү буенча эш алып барыламы?

Дөрестән дә шулай. Бу – бик җитди мәсьәлә. Аны уңай хәл итү өчен район башлыгы Фаил Камаев зур тырышлык куя. Тукай районы халкы «Челныводоканал »дан килгән су белән тәэмин ителә башлагач бу проблема үзеннән-үзе хәл ителәчәк.

– Кыш көне су туңган очраклар булмадымы?

– Күктәк-Мирсәеттә автомобиль юлы астыннан үтә торган участокта су торбасы туңган иде, ул проблеманы тиз арада уңай хәл иттек – җир өстеннән вакытлыча су торбасын салдык. Җәй аенда ул торбаны алыштырачакбыз. Шунысын да әйтмичә булмый, бүгенгесе көнгә без хезмәт күрсәтә торган участокта тузган, искергән торбаларның озынлыгы 57 километр тәшкил итә. Шунысы күңелдә өмет уята – район җитәкчелеге бу проблемага нык әһәмият бирә.

– Су торбалары яңартыламы?

– Су челтәрләрен яңарту башлыча Республика программасы буенча башкарыла. Шуңа да карамастан, халыктан җыелган акча хисабына 1,6 километр су челтәре яңартылды; 2,8 километр озынлыкта яңа су линиясе салынды.

– Сез хезмәт күрсәтә торган җирлек халкының торак коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр буенча бурыч күләме зурмы?

Торак коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр буенча бурыч бүгенгесе көнгә 5 млн. сум тәшкил итә.

– Рөстәм Миннеханович, бу сферага нин- ди юллар үтеп килдегез? Торак коммуналь хуҗалык хезмәтләре өлкәсендә эшләүче яшьләр бармы?

– Мин 1982 нче елны Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын тәмамладым. Баш инженер булып шушында эшкә килүемә чирек гасыр булды. Шул заманнан бирле бергә эшләгән коллективның 80% ы сакланып калды. Алар белән бүгенгесе көндә дә кулга кул тотынып эшлибез. Ә инде яшьләргә килгәндә исә, аларның сантехник, җыештыручы, канализация суларын тиешле урынга урнаштыручы, машина йөртүче, механизатор... кыскасы торак коммуналь хезмәтләрен башкаручы булып эшлисе килми. Коллективның уртача яше иллеләр чамасы.

– Яшьләрнең бу өлкәгә эшкә килмәве хезмәт хакы белән бәйле түгелме?

– Бездә уртача хезмәт хакы 34 мең сум. Тулы социаль пакет. Ләкин болар белән генә яшьләрне җәлеп итеп булмый. Алар, азмы-күпме дәрәҗәдә матди яктан иркенрәк яшәр өчен, кимендә 50-60 мең сум хезмәт хакы булган эш урынын эзли.

– Рөстәм Миннеханович, яшьләрне бу өлкәгә китерү өчен җәлеп итү, кызыксын- дыру чаралары кирәктер?

– Иң беренче, хезмәт кешесен торак мәсьәләсе борчый. Хөкүмәтебез тарафыннан фатир, торак йорт проблемасын хәл итүдә нинди дә булса өстенлекләр бирелсә, яшьләр эшкә килер иде. Менә бу – көнүзәк мәсьәлә һәм аны кичекмәстән хәл итү юлларын бергәләп эзләргә кирәк.

– Соңгы унбиш ел эчендә эш урыннарын- да байтак үзгәрешләр булды. Сезгә дә бу про- блема кагылдымы?

– Үзгәрешләр бар. Бу кадрлар һәм эш урыннарының азаюы белән бәйле. Элек районда 13 торак коммуналь хезмәтләр күрсәтү оешмасы булып анда 500 кеше эшләсә, бүгенгесе көндә район җирлегендәге ике оешмада 100 дән артык кеше хезмәт куя. Ә бит районда халык саны елдан-ел арта, шәхси торак йортлар салына һәм шуңа бәйле рәвештә социаль объектлар төзелә. Бу инде торак коммуналь хуҗалык хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең эш күләме артуына да китерә. Эш арта дип зарланмыйбыз. Районыбыз үсеп, яңарып торуына сөенәбез. Яшь гаиләләр саны артсын, сабыйлар туып торсын – бары тик шул вакытта гына киләчәгебез өметле.

Форсаттан файдаланып торак коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме белән үзебезнең коллектив хезмәткәрләрен һәм җирлегебездә хезмәт куючы барлык коллегаларны тәбрик итәм. Сәламәтлек телим, авыр һәм җаваплы да, шул ук вакытта саваплы да булган эшебездә уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев