Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылым горурлыгы

«Калмаштан да матур җирне тапмадым».

Кайбер авылларга баргач, мин монда яшәр идем, дип уйлап куясың. Матур авыллар күп, һәркем үз ягын мактый, яклый. Калмаш авылы да – минем өчен иң
гүзәле. Тирә-ягы урман-таулар, челтерәп аккан унөч чишмәсе, авыл уртасында елга-буасы бар. Мәдәният йортында үткәрелгән «Калмаш мәчете тарихы» китабын тәкъдир итү кичәсендә Рәис абый: «Бик күп җирләрдә, илләрдә булдым, тик Калмаштан да матур җирне тапмадым», – диде. Шуңа күрәдер, китабы да авылдашларына, торган нигезенә мәхәббәт хисләре белән сугарылган. Үз авылыңның җиләге дә тәмлерәк, җилләре дә рәхәтрәк иркәли шул. КамАЗ төзелеше башлангач, тирәяк авыллар да үсте, халыкка эш булды. Калмаш төзек, җитеш, матур хәзер. Яр Чаллыдан килеп йорт салып торучылар күбәйде. Әти-әниләр тир түгеп эшләгән басуларда яңа йортлар, коттеджлар калыкты. Горурлык хисе дә бар, бераз моңсу да...

Бүген Калмаш авылында 1550 кеше яши, төзелеш барган йортлар да күп. Ә сүзем Р. Зыятдиновның «Калмаш мәчете тарихы» китабы турында. Ул Идел буе Болгарстанында ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар кысасында «Мәчетләр тарихы» конкурсында катнашу максатында язылган. Мәчетләр тарихы бик борынгы, илебез, төбәгебез тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Китапта күренекле шәхесләр турында истәлек ләр, мәгълүматлар гаять күп.

Калмаш авылы рәсми рәвештә чыганакларда беренче тапкыр 1664 елда искә алына. Китапта моңа дәлилләр җитәрлек. Зиратта 1664 елдагы кабер ташы саклану – авылыбызның борынгы булуына ишарәли. Китаптан күренгәнчә, мәчетләр, мәдрәсәләр, мәктәпләр тарихы феодализм чорыннан башлана. 1774 елгы икенче ревизия вакытында Калмаш авылында ясаклы татарлардан 22 ир-ат теркәлә. 1906 елда авылда барлыгы 252 хуҗалык була. Янгыннар, сугышлар, ачлык халыкка гел зыян китереп торган. Икмәк запасы кибете, су тегермәне, 2 мәчет, 8 урында ваклап сату кибете була.

1910 елда хатын-кызлар мәдрәсәсе ачылган. 1912/1913 уку елында 2 мөгаллим 70 ир балага сабак биргән. 1917 елда авылда совет мәктәбе эшли башлый. Анда Якут апа Метшина мөгаллимлек итә. Аның фидакарь хезмәте Ленин ордены белән бәяләнә. Китапта аның туганнары Метшиннар династиясе киң итеп телгә алына. Династиянең бер тармагы Казан шәһәре мэры Илсур Метшинга, Түбән Кама шәһәренең элекке мэры Айдар Метшинга барып тоташа.

Максатым – китапны яңадан сөйләп чыгу түгел, ә андагы вакыйгаларны бүгенге көн, Рәис абый белән бәйләп күрсәтү.

«Минем бабам Гыймазетдин Әлмөхәммәт улы 1886 елда туган, дини кеше булган. Баһадир гәүдәле, буе ике метрдан артык. Патша гвардиясендә хезмәт иткән, 1
нче Бөтендөнья сугышында катнашкан. 2 нче мәхәлләдә мөәзин вазифасын башкарган», – дип искә ала Рәис Әхмәтзыя улы.

Шуны да искәртәсе килә, авылның хәзерге мәчет бинасы – 1930 елга кадәр имам булып торган Якуб хәзрәт яшәгән йорт. Башта ул мәктәп, аннары китапханә була. 1976 елда Калмашта 350 укучыга исәпләнгән ике катлы урта мәктәп төзелә.

«Минем Зыятдин бабайның беренче хатыныннан 1906 елда туган Мөстәбәширә исемле кызын Якуб муллага өченче хатынлыкка бирәләр. Зыятдин бабайны кулаклыкка чыгарып, аның бар мөлкәтен конфискациялиләр, үзен 5 елга сөргенгә җибәрәләр». Шәмселбанат әбисе 7 бала белән берүзе кала. Китапта абыстай феномены да киң яктыртыла.

Өйләргә Коръән ашларына килеп укып йөргән Бәдрикамал абыстай, Гайшә апа Газизуллина, Нурия апа Госамоваларны искә алуы зур хөрмәткә лаек. Бу урында авылыбыз мәчетендә, мәдрәсәдә эшләүче бүгенге абыстай Сәгъдебану Зәгретдинова турында иң җылы сүзләрне әйтәсе килә. Чөнки Калмашта ислам динен җәелдерүдә зур хезмәт куя ул.

Хәзер мәчеткә намазга көн дә йөздән артык кеше йөри. Разыйм хәзрәт исемендәге мәдрәсәдә 20-30 бала укый. Рамазан аенда мәчеттә көн саен ифтар мәҗлесләре үткәрелде.

Авылда дини сабакларны беренче булып Саимә абыстай укыта башлый. Аның сеңлесе Нәсимә Сәхапова бүгенге көндә Ак мәчеттә мөгаллимә булып, дини гыйлем бирә. Икесе дә авылыбызның күренекле шәхесләре. Ак мәчетнең якшәмбе мәктәбенә йөргән Борһанова Раушания Әнвәр кызы, Дәүләтшина Нурсабах Зиннур кызы, Саматова Рәзинә Абдуллаян кызы, Хәсәнова Розалия Әсхәт кызы, Габделхакова Гөлшат Тәкый кызы да бүгенге көндә мөгаллимлек хезмәте башкаралар.

Озак еллар имам булып торган Әхмәтбиҗан мулла, Рамазан ае көннәрендә имам хезмәтен башкарган, дин дәресләре алып барган Җәмил Саматов, Марсель Мингалимов та – зур ихтирамга лаек кешеләр. Рәис Госамов та авыл халкына ихлас хезмәт итеп хөрмәт һәм рәхмәт яулады, зираттагы эшләрне тәртип белән оештырды.

Авыл уртасындагы мәчет бинасының беренче катында сыйныф бүлмәләрендә ирләр, хатын-кызлар, балалар өчен дин дәресләре бирелә. Бала- ларга исем кушу, мәетләрне җиренә җиткереп урнаштыру, зиратны карап тору эшләре дә мәчет өстендә. Мәчет манарасыннан җомга, гает, тәравих, биш вакыт на- мазына чакырып яңгыраган азан тавышлары бар урам- нарны нурга күмә. Китапта шушы гамәлләр, авылның хаҗ кылучылары турында да мәгълүматлар күп. Авы- лыбыз турында затлы китап чыгарып, нинди саваплы эш башкарган бит безнең Рәис абыебыз!

Мәртәбәле кичә

«Калмаш мәчете тарихы» китабын тәкъдир итү буенча Калмаш авылы китапханәчесе Зинфира Маннапова оештыр- ган кичәне искә төшерсәк, ул бик матур, җылы чара булды. Мин һәм сеңлем Рәйханә Шадаева бу кичәне алып бару эшенә зур дулкынлану белән алындык. Чөнки мәдәният йортына хөрмәтле дин әһелләре, мәчеткә даими йөрүчеләр, шәкертләр, кунаклар чакырылды. Һәр сүзебезне бик сак, уйлап сөйләргә кирәк иде. Аллага шөкер, әйбәт кенә башкарып чыктык без бу эшне.

Чарага авылдашлар, Рәис абыйның туганнары, балалары, хезмәттәшләре, дуслары җыелган иде. Әҗмәкәй авылыннан каләмдәш дусты, туган авылының тарихын язучы Әшрәпова Әнисә Миннәхмәт кызы да зурлап килгән иде.

Тамашачыларны фойеда ислам диненә багышланган күргәзмә каршы алды. Мәртәбәле чара 1 сыйныф укучысы Йосыф Борһановның азан әйтүе белән башланды. Аннары авылыбыз мәчетендә балаларга, өлкәннәргә дин дәресләре биргән мөгаллим Җәмил хәзрәткә, Яр Чаллы шәһәренең Ак мәчет мәдрәсәсеннән килгән мөгаллим Габделмәлик хәзрәткә сүз бирелде.

Китапханәче Зинфира ханым китапның эчтәлеге белән таныштырды, авторга кызыксындырган сорауларын бирде. Кичәбезне концерт номерлары, котлаулар, авылыбызның күркәм шәхесләрен искә алулар белән үреп алып бардык. Җырчыларыбыз Рәкыя Ибраһимова, Гөлсирә Нуруллина темага туры китереп җырлар, бәетләр башкардылар. Калмаш авылы мөслимәләре: Гүзәлия Борһанова, Венера Вәлиева, Розалия Хәсәновалар төрле салаватлар әйтү, дога сүрәләре, гаҗәеп моңлы итеп мөнәҗәтләр уку алымнарын күрсәттеләр. Кичәгә килүчеләр мәчеткә дин дәресләренә йөрүче балаларның сүрәләрне уку- ларына сөенделәр. Гомер буена хезмәт юлларын авыл халкына багышлаган: озак еллар мәктәп директоры, дистә ел авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Габдуллина Равия Касыйм
кызы, мәчетебез абыстае Сәгъдебану апа Зәгретдинова, бик күп еллар мәчеттә имам булган Әхмәтбиҗан абый Борһанов, Рушания апа Борһанова, Гүзәлия апа
Борһановалар, кичәне тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәреп, авылны, мәчетне торгызу, үстерү өстендә бихисап зур эшләр башкарган күренекле шәхесләр турында бик күп мәгълүматларны җиткерделәр. Рәис Әхмәтзыя улының китабыннан өзекләр укып, феодализм, капитализм чорларында, колхоз оешкан вакытларда авыл халкына аңбелем бирү, агарту өстендә күп көч куйган шәхесләрне искә алып, әрвахларның ру- хына багышлап, Әхмәтбиҗан хәзрәт дога кылды. Соңыннан Рәйханә Шадаева Кәүсәрия Ямалиеваның «Кай тарафка юлың, кешелек?» шигырен укып, илебезгә, җиребезгә тыныч күк йөзе, сугышлар бетүен теләп, бәйрәмне тәмамладык.

Ерак юлны якын итеп килүчеләр аралашуны мәчеттә әзерләнгән чәй өстәле артында дәвам иттеләр. Мондый кичә – әдәби-дини чара мәдәният йортында берен-
че тапкыр оештырылды. Һич тә икеләнмичә әйтә алам, ул авылдашлар күңелендә озак сакланыр.

Рәис Зыятдинов турында язганда, аның бар сәләтләрен, ирешкән уңышларын, барган илләрен, төрле өлкәләрдәге фәнни казанышларын санап кына бетерерлек
түгел. Бер кешенең шушы кадәр киңкырлы шәхес булуына ышанасы да килми. Шулар өстенә, гаиләсе, яраткан шөгыльләре, йорты, бакчасы бар. Ничек һәркайсына җитешә икән бу тынгысыз җан иясе.?!

Изге Рамазан аенда Рәис абый сәхәргә торды, биш вакыт намазын укыды. Уразаларыбыз кабул булып, гамәл-гыйбәдәтләребезнең савабына ирешик.

Рәис абый Әхмәтзыя улының тормыш юлы, шәҗәрә төзүе, туган авылының тари- хын язуы зур ихтирамга лаек, чын батырлыкка тиң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев