Авыл күрке - мәчет, мәчет күрке – халык
Соңгы елларда авылларыбызда элек ачылган мәчетләргә яңа сулыш өрелә, алар яңартыла, үзгәртелә, уңайлыклар булдырыла. Безнең Мусабай-Завод авылында да 1998 нче елда ачылган мәчеткә дин сабаклары, ифтар ашлары үткәрү өчен янкорма салу ихтыяҗы килеп басты.
Бу изге эшне оештыруга авылдашыбыз Рамил абый Гилязов алынды. Рамил абый Гилязов, Марат абый Исламов, Мансур абый Гареев, Хәлил абый Сабитов тырышлыгы белән 2024 нче елның 17 нче июнендә төзелеш эшләре башланып китте. Авылыбыз егетләре Илдар һәм Дамир Фасаховлар фундамент казу өчен техника белән ярдәм итсәләр, Айдар Фахриев һәм Альберт Мифтиев бетон белән булыштылар. Егетләр ярдәме белән тиз арада бинага нигез салынды. Илнар Салихов, Раушан Саетгараев түбәгә такта, калайлар алып бирделәр, Ленар Хафизов газоблок белән булышты. Стена күтәрүгә Илмир Хамидуллин һәм Рамил Гилфанов акчалата ярдәм күрсәтте. Бинага җылылык кертү, сантехника эшләрен башкару, бүлмәләр бүлү һ.б. төрле күләмле эшләрне башкаруда Ринат, Булат һәм Радик Гилязовлар, Илсөяр һәм Данир Нуртдинов, Раушан Хәйретдинов, Артур Имаев, Илнар Ризванов, Радик Фардиев үз көчләрен кертте. Гомумән, бу изге эштә барлык авыл халкы кулыннан килгәнчә ярдәм итте, бер генә гаилә дә читтә калмады. Мусабайда туып-үскән һәм хәзерге вакытта читтә яшәүче авылдашларыбыз, авылыбыз оныклары, хәтта авылыбызга бернинди катнашы булмаганнар да кулларынннан килгәнчә ярдәм иттеләр. Бөтен кешене атап чыгу мөмкин түгел, исемнәре аталмаган авылдашларыбыз үпкәләмәс дип уйлыйм. Төзелеш эшләрендә катнашы булган, матди һәм кул ярдәмнәре кергән изге күңелле кешеләрнең һәрбарчасына да Аллаһ рәхмәтләре яусын һәм барысына да Аллаһу Тәгаләнең ризалыгы насыйп булсын!
Шулай итеп, Раббыбызның кодрәте, авыл халкының күмәк көче белән 8 ай эчендә бөтен уңайлыклары – таһәрәт бүлмәсе, аерым кухнясы, зур залы булган янкорма аякка басты. 2025 нче елның 9 нчы февралендә мәчетнең 60 кеше сыярлык янкормасы азан әйтеп ишекләрен ачты. Әлеге чара— авыл халкы һәм килгән кунаклар өчен чын мәгънәсендә зур бәйрәмгә әйләнде. Тантана авылыбыз имамы Марат абый Исламовның Коръән сүрәләре укуы белән башланды, Мансур абый Гареев вәгазьләр укыды. Бәйрәмне үзебезнең авыл егете - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илмир Ямалов алып барды. Автор-башкаручы, Татарстанның атказанган артисты Ильяс Халиков дини җырлар башкарды. Төзелеш эшләрен башлап йөрүче Рамил Гилязов төзелешкә үз өлешләрен кертүчеләрнең барысына да рәхмәт әйтте һәм яңа бинаның озак еллар авыл халкы файдасына хезмәт итүен теләде. Иркен якты бинада хәзер ислам нигезләре дәресләре һәм мәҗлесләр үткәрергә мөмкин булачак.
Рамазан аеның беренче көненнән үк яңа бинабызда һәр көнне 50-60 кешегә ифтар мәҗлесләре үткәрелә. Теләге булган һәркем авыз ачарга килә, бөтен кешегә дә бинаның ишекләре ачык. Мәчеттә белем алучы хатын-кызларыбыз – Тәнзилә апа Салихова, Флера апа Низамеева, Разия апа Шарифуллина, Алфира апа Хәйретдинова, Людмила апа Хафизова, Фәйрүзә апа Сабитова, Нурсинә апа Фарухшина кунакларны тәмле ризыклар белән сыйлыйлар. Тоткан уразаларыбызны Аллаһы Тәгалә кабул итесен. Изге Рамазан ае мөбәрәк булсын! Авыл күрке – мәчет, мәчет күрке – халык, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Иман йорты халык белән тулып торсын, азан әйтелеп, 5 вакыт намаз укылсын, дингә яшьләр дә тартылсын!
Лилия Вилданова
Мусабай- Завод авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев