Авылым хатирәләре: Тукай районы Теләнче Тамак авылыннан хат
Чаллы ягыннан Теләнче Тамак авылына таба борылып бераз баргач, өч катлы таш йорт күзгә ташлана. Бу урта мәктәп бинасы. Яхшы каралган, тәрәзәләр яңача алмаштырылган, түбәләр буялган.
Борылып мәктәп бинасына керүгә, уң якта әйләндереп алынган зур урында бакча. Җәйләрен нинди генә чәчәкләр үсми анда! Ә сул ягында 3-4 ел гына элек куаклыклар иде. Хәзер бу урынны сөреп, эшкәртеп, яшелчә бакчасы ясадылар. Мәктәп ашханәсен тулысынча тәэмин итәрлек яшелчә үстерелә монда. Укучылар практикага да шунда йөриләр, хезмәт дәресләре дә үткәрелә. Мәктәпнең һәр урынын үрнәк итеп тотуда шушы мәктәпне 1990 елда көмеш медальгә тәмамлаган Лилия Дилбәр кызы Исхакованың директор булып эшләве зур роль уйный. Ул, Алабуга педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлагач, Чаллыда 41 нче мәктәптә математика укыта. 2009 елда Теләнче Тамак урта мәктәбендә директор урынбасары булып эшли башлый. 2012 елдан исә - мәктәп директоры. Эчкерсез, киң күңелле, сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел булган өчен аны укучылар да, укытучылар да хөрмәт итә. Укытучыларның дәресләрен анализлаганда, аларны кимсетмичә, ялгышларын төзәтә. Эшләгән кешенең хезмәтен күрә, кадерен белә. Укучылар, укытучылар тарафыннан һәр билгеле датага оештырылган чаралар бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек итеп оештырыла. Аларның һәрберсендә директор киңәшмәләре, күрсәтмәләре чагыла. Тормыш иптәше Рөстәм белән бер кыз, бер малай үстерәләр.
Мәктәпнең эче дә үзенә тартып тора. Хәтта кышкы суыкларда тәрәзә төпләре шау чәчәктә утыра. Коридор стеналарында күп төрле стендлар. Миңа иң нык күзгә ташланганы авылыбыз тарихы булды. Билгеле шәхесләр арасында Хәлфиннәр нәселе тарих битләрендә аерым бер урын алып тора.
Октябрь революциясенең дәһшәтле шаукымы Хәлфиннәр нәселен, тәмам туздырып, бөлгенлеккә төшерә. Хәлфиннәр Теләнче Тамакта ак таштан пулатлар, кибет һәм амбарлар салып өлгергән була. Алар хәзер дә бар, яшиләр, хезмәт күрсәтәләр. Ашлык белән сәүдәгәрлек иткәндә Хәлфиннәр чит илләр, аерым алганда, Германия белән тыгыз бәйләнеш урнаштыралар. Артык ашлыкны су юлыннан пароходлар белән Казан, Түбән Новгород, Рыбинск, Пермь шәһәрләренә озаталар.
1917 елга кадәр Хәлфиннәрнең тормышлары тыныч хезмәттә үтә. 1916 елда алар хәтта, Бөгелмәдән Чаллыга кадәр тимер юл салырга дип, Николай патшадан рөхсәт кәгазе алу буенча эш йөртә башлыйлар.
Хәлфиннең оныгы Зәйнәп абыстай турында да кыскача гына язасым килә. Соңгы елларында Теләнче Тамакта яшәп, шушында җирләнде ул. Мин аның килене идем. 17 ел бергә яшәдек. Искиткеч сабыр, сөйкемле, эшчән әнкәйне үлгәнче онытасым юк. Кулымда җан бирде. Сарсаз Тәкермән авылында муллалык иткән Әхмәт Зәки кулга алынгач, әнкәйгә нинди генә авырлыклар күрергә туры килми. 6 улы белән авылдагы бер кешенең мунчасына күчерәләр. Матди авырлыклар белән беррәттән, рухи яктан изү дә көчле була. Әбинең сөйләвенә караганда, кышкы чатнама суыкта хәллерәк кешеләрнең хатыннарын җыеп, урамга алып чыгып, авыл буйлап йөртәләр. Аякларыннан киез итекләрен, өсләреннән киемнәрен салдырып алалар. Карап торырга мәҗбүр ителгән халык күз яшен түгә.
Җир эшкәртмәгән өчен әнкәйне ими баласы белән Васильевога төрмәгә җибәрәләр. Мин боларны укучыларны тәрбияләү максатында яздым. Тарихыбызны, үткәнебезне белеп, бүгенге тормышыбызга шөкер итеп яшик.
Шәмсеруй Зәкиева,
Теләнче Тамак авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев