Авыл яшьләре социаль проектлар конкурсында катнаша ала
"2011-2015нче елларда Татарстан Республикасының авыл яшьләре" дип исемләнгән максатчан программаны гамәлгә кертү кысаларында ТР Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы ТР яшьләр аграр берләшмәсе региональ җәмәгать оешмасы белән бергә "Авылда социаль проектлар" конкурсын үткәрә.
Ул район бүлекчәләре, ТР яшьләр аграр берләшмәсенең беренчел оешмалары арасында узачак. Конкурсның максаты - авыл яшьләре өчен файдалы һәм мөһим булган социаль проектларны, программаларны ачыклау, аларга ярдәм күрсәтеп, гамәлгә кертү. Конкурска гаризалар агымдагы елның 28 октябренә кадәр кабул ителә. Бәйге шартлары белән ТР яшьләр аграр берләшмәсе (amo-rt.tatarstan.ru) сайтында "Конкурслар" бүлегендә танышырга мөмкин. Сораулар белән 70-12-46 телефонына шалтыратырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев