Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җаваплы да, саваплы да хезмәт

Тукай районы халыкны социаль яклау өлкәсендә барлыгы 123 кеше эшли. Алар безнең районда яшәүче 19 мең 476 кешегә төрле социаль хезмәтләр һәм ярдәм күрсәтәләр. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге яшь кадрлар белән тулыланып тора. Соңгы елларда Әҗмәкәй, Түбән Суык-Су, Күзкәй, Боерган, Бәтке, Круглое Поле авыл җирлекләрендә яңа хезмәткәрләр эшли башлады.

Шунысы куанычлы, халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә хезмәт династияләре дә бар. Әйтик, Югары Байлар авылыннан Фәния Карамова һәм Илгина Таһироваларның уртак эш стажы 20 ел, Югары Байлар авылыннан Әлмира Сәлахетдинова һәм Бәткедән Фирүзә Гатауллинаның да эш стажы байтак. Кырык ел гомуми эш стажы булган династия аеруча мактауга лаек. Алар – Круглое Поле авыл җирлегендә яшәүче Фәнүзә Зарипова һәм Айгөл Шабакаева. Бүгенге язмабыз әниле-кызлы Фәнүзә белән Айгөл хакында. Алар дүрт дистә ел дәвамында ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге кешеләрнең борчумәшәкатьләрен бүлешеп, шатлыкларын уртаклашып ихластан хезмәт күрсәтәләр.

Агач – җимеше, кеше – эше белән матур

Социаль хезмәткәр ярдәменә мохтаҗ булган өлкән яшьтәге кешеләрнең шактые сигез, тугыз дистәсен тутырып килүчеләр. Күпчелеге тыл ветераны, сугыш чоры балалары. Алар тормышның ачысынтөчесен үз җилкәсендә татыганнар. Кайберәүләрнең якын кешеләре (ире яки хатыны) бакый дөньяга күчкән. Күпме кеше – шулкадәр язмыш. Алар арасында төрлесе: күңел төшенкелегенә бирелүчеләр дә, сабырлар да, көйсезләре дә бар. Моннан тыш, үзләренә игътибар җәлеп итү өчен хәйләләп алучылары да очрый. Өлкәннәрнең барысын да бер сыйфат берләштерә – алар җан җылысына, яхшы мөгамәләгә мохтаҗ.

– Кеше язмышлары карурман, диләр. Тормыш дәрьясын кичкәндә чоңгыллар, су асты ташлары да очрый. Кайберәүләр тормыш сынауларын үтә дә авыр кичерә һәм яшәү ямен тапмый. Аларга социаль хезмәт күрсәтү, аралашу аеруча катлаулы булса кирәк, – дим Фәнүзә белән Айгөлнең фикер йомгагын сүтәргә теләп.

– «Кеше күңеле – пыяла, саксыз кагылсаң уала» дигән әйтем бар. Бу аеруча олылар хакында әйтелгән. Гомумән алганда, минем карамактагы өлкәннәр яхшы. Күңел җылым җаннардан җанга күчә дип уйлыйм. Эш барышында үз карамагыңда булган кешеләр белән еш аралашып аларның холкына төшенәсең инде. Кайвакыт, өлкән кешенең гадәти, көндәлек аш-судан тыш башка ризыкка күңеле төшә. Бер әбекәем сүз арасында: «Ни өчендер кузгалак шулпасы ашыйсым килә», – ди. Кузгалак кибеттә сатылмый, ә минем бакчада үсә. Пешереп сыйладым, бик рәхмәтле булды. Үз бакчамда үскән җиләк-җимеш кайнатмасын аларга күчтәнәч итеп алып барам. Тансык ризык итеп тәмләп чәй эчәләр. Юындыру, кырындыру, кием һәм урын-җирләрен алмаштыру, дару, азык-төлек, көнкүреш кирәк-яракларын сатып алып китереп бирү, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү кебек хезмәтләр башкарабыз. Бу – беренчел, көндәлек хезмәтләр. Кешенең рухы, күңеле бар, ул – аралашуга мохтаҗ. Карамагыбызда булган өлкәннәрнең күбрәк сөйләшәсе, аралашасы килә. Озак еллар карагач бер-береңә ияләшәсең. Һәм бер көнне карт кеше бакыйлыкка күчә. Аны юксынасың. Акыл белән барысын да аңлыйсың, өлкән кешенең башка дөньяга күчүе табигый хәл бит инде. Озак еллар караган бер бабаем вафат булды. Ерактан кайткан балалары һәм туганнары аны искә алу өчен җыелдылар – мәҗлес үткәрделәр. Аннары, башка көнне, минем өчен аерым табын корганнар. Кызым белән бардым. Сый-нигъмәт тулы табыннан бигрәк, хөрмәт күрсәтүләре, яхшы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт. Минем хезмәтемне күргән һәм кадерләгән өчен күңелем булды. Тагын бер очрак хакында әйтәсем килә. Настя әби нык авырды. График белән исәпләшмичә, аның янына еш бардым. Соңгы вакытларда телдән калды. Үләр алдыннан бер көн элек, ни хикмәт, телгә килеп: «Фәнүзә, Фәнүзә!..» дигән. Айгөл белән янына бардык – кулымны кысты. Күзләре белән саубуллашты. Без киткәннән соң күп тә тормаган – Ахирәткә күчкән. Аның белән бәхилләшә алу миңа җан тынычлыгы бирде. Кызыма рәхмәт, ул шундый ук ярдәмчел, кешелекле. Безнең эштә иң мөһиме – игелеклелек, кешелеклелек. Гомумән алганда, әгәр холкыңда сабырлык кебек сыйфат булмаса, син социаль хезмәткәр булып эшли алмыйсың, – дип Фәнүзә ханым үз һөнәре буенча сабырлыкның иң мөһим сыйфат булуын ассызыклый. – Тукай районы халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ландыш Фирдәвис кызы Бариева, безнең юнәлеш буенча белгеч Гөлнур Рифкать кызы Исмәгыйлова һәрвакыт профессиональ киңәшләрен бирәләр. Тормышта төрле хәлләр була, эш буенча барлыкка килгән сорауларга алардан төпле җавап алабыз. Юридик моментларны җентекләп аңлаталар. Аларга рәхмәт. Гомумән, коллективыбыз бердәм, дус. Киңәшләшеп эшлибез, бәйрәмнәрне бергә билгеләп үтәбез – бу җитәкчелекнең эшне оста оештыру нәтиҗәсе, – дип дәвам итә Фәнүзә ханым әңгәмәбезне. – Ирем – эштә дә уң кулым. Ә бит ул гомер буе авыр эштә – тимер юлда хезмәт куйды. Үзем шушы өлкәдә эшләгән чорда 86 өлкән кешегә социаль хезмәт күрсәткәнмен. Олы яшьтәгеләр төн уртасында да шалтыратырга мөмкин. Бер әбекәем: «Йөрәгем авырта», – дип таң алдыннан шалтырата. Ирем «тимер аты»н иярли дә, өлкән кешегә ярдәмгә ашыгабыз. Үземнең карамакта булганнарны Тукай үзәк район хастаханәсенә табибка күренергә машинабызда алып барабыз. Элекке елларда ирем өлкән кешенең фатиры яисә йортында коммуналь хезмәт күрсәтү кебек эшләрне дә башкарды. Кемнеңдер краныннан су тама, икенчесенең санузеле тыгылган. Өченчесендә... тормыш-көнкүрештә вак-төяк мәшәкатьләр чыгып кына тора. Ирем – өлкәннәр өчен сантехник, таксист, экспедитор (азык-төлек, дарулар, көнкүреш кирәк-яраклары ташучы), курьер хезмәтләрен башкаручы сыман. Рәфыйкъ һөнәремнең нечкәлекләрен аңлау белән беррәттән, эшемдә ярдәм кулын сузуы белән хезмәтемне җиңеләйтә. Аның күңеле – чиста, куллары – алтын. Ул агачка да, металлга да җан өрә, – ди Фәнүзә ханым.

– Олы кешенең юктан да хәтере калырга һәм әздән дә күңеле булырга мөмкин. Иң яхшысы – игелек эшләп күңел тынычлыгына ирешү, – ди Рәфыйкъ әфәнде. Хәзерге вакытта аның мәшәкате тагын да арткан – ике йортны караптора. Кызлары Айгөлнең ире – кадерле кияүләре Ильяс Шабакаев махсус хәрби операциядә булганлыктан.

– Кияү белән кызның йорты әти кеше күзәтүе астында, Рәфыйкъ анда да ир-ат кулы кирәк булган көнкүреш эшләрен башкара, – ди Фәнүзә ханым иренә сөйкемле күз карашын ташлап. Ә үзенең «Алтын йөрәк»кә ия булуы турында ләммим. 1996 нчы елда актив хәйрия эшчәнлеге, халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә намуслы хезмәте, үз эшен фидакарь башкарганы өчен Фәнүзә Гыйзадулла кызы Зарипова «Алтын йөрәкле кеше» конкурсында җиңеп «Алтын йөрәк»кә ия була. Аның хезмәте лаеклы бәяләнеп тора, алган Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларының исәбе-саны юк.

Рәфыйкъ һәм Фәнүзә – Минзәлә районы Усай авылында туып-үскәннәр. Рәфыйкъ Габдрахим улы Зарипов мәктәпне тәмамлап, армиядә хезмәт итеп кайткач Круглое Полега килә һәм тимер юл идарәсенә эшкә урнаша. Аннары үзенең сөйгәнен – Фәнүзә Гыйзадулла кызын да бирегә алып килә. Унынчы июньдә алар бергә яшәүләренең 46 еллыгын билгеләп үтәчәкләр. Бер чишмәнең суын эчкән, бер басуда үскән бодай оныннан пешкән ипекәй ашаган игелекле кешеләрнең гомер юлы парлы һәм шатлыклы булсын!

Әнкәм һөнәре

Фәнүзә ханым балаларда үз һөнәренә дә хөрмәт тәрбияләгән. Югыйсә, кызы Айгөл бу авыр эшне сайлар идемени?!.

– Айгөл – өлкәннәрне, өлкәннәр – Айгөлне кабул итте. Бик шатландым. Мамык суны эчкән кебек, без дә үз карамагыбызда булган өлкәннәрнең аһ-зарларын, борчуларын йөрәгебез аша кабул итәбез, – дип сөйли Фәнүзә ханым «Алма агачыннан ерак төшми» дигән халык әйтемен раслагандай.

– Ильяс киявебезгә шәфкатьлелек хас, ул – тырыш, чын гаилә башлыгы. Исән-имин кайтсын дип изге теләкләр теләп көтәбез. Тимер юлда тепловоз машинисты булып эшләде. Кайткач та, ин шәә Аллаһ, шул хезмәтенә атлыгып тора. Кызым – Айгөл, дүрт авылга йөреп өлкән яшьтәге кешеләргә социаль-көнкүреш хезмәте күрсәтә. Сау-сәламәт, юллары имин булсын, – ди ана кеше бәгырь җимешен кайгыртып.

Айгөл Шабакаева Круглое Поледа, Бакчасарайда, Куаклы һәм Белоуста яшәүче сигез өлкән яшьтәге кешене карый. «Круглое Поле кайда да, Белоус кайда?! Дөресен әйткәндә, якын ара түгел. Шулай булуга да карамастан, анда яшәүче Валентина Владимировна Әхмәтшинаның: «Айгөл, син безгә һава кебек кирәк!» дигән сүзләре канатлар куя ахрысы, шунда талпынып барам. Унсигез яшемнән шушы өлкәдә эшлим. Бервакыт бу эштән китү турында уй кергән иде. Юк! Бу –минем һөнәр. Шуны үзвакытында аңлавыма сөенәм. Гаиләм түгәрәк: кызыбыз Камилә педагогия көллиятенең музыка бүлегендә укый. «Болгар» бию театрының вокал студиясенә йөри. Җырлый да, бии дә. Дамир һәм Данияр мәктәптә укыйлар. Алар балачактан ук өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәнәләр. Минем эшемне аңлыйлар. Гаиләдә өлкән, урта һәм яшь буын бер-берсен аңлаганда гына гармония, үзара хөрмәт булырга мөмкин. Бездә шундый байлык бар, – ди Айгөл Рәфыйкъ кызы Шабакаева.

Кешене ишетү ул бер нәрсә, ә менә кешене тыңлый белү һәм аңлау – табигый сыйфат булу белән беррәттән рухи байлык та ул. Мондый асыл сыйфат эчке дөньяңа һәрвакыт күзәтү ясап, җаныңны тәрбияләп тору аша барлыкка килә. Бу сыйфат үз эшен тулысынча яраткан эчкерсез кешеләргә хас. Бу байлыкка Зариповлар һәм Шабакаевлар гаиләләре ия.

***
Тукай районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Ландыш Фирдәвис кызы Бариева: «Безнең өлкә күпкырлы. Өйләргә барып социаль-көнкүреш хезмәте күрсәтү бүлеге мөдире – Гөлнур Рифкать кызы Исмәгыйлова. Гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире – Раилә Рамил кызы Акчурина. Картлар йорты җитәкчесе Илфак Равил улы Мөхәммәтов, социаль түләүләр буенча филиал җитәкчесе Регина Фәхрулла кызы Плотникова – үз эшләренең осталары. Гомумән, социаль хезмәткәрләр арасында үз эшенә эленкесалынкы караган кадр юк. Өлкәннәр, сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле кешеләр, авыр тормыш хәленә юлыккан гаиләләр безнең ярдәмне тойганнан соң шалтыратып яисә үзләре килеп ихластан рәхмәт белдерәләр. Кешеләрнең холкы төрле-төрле. Юк кына нәрсәдән дә кимчелек табып төймәдән дөя ясаучы кешеләр дә очрый. Без – чын кеше булып калуны тормыш девизы итеп алган һөнәр ияләре.

Хезмәт юлын игелек кылуга багышлаган коллегаларымны, шушы өлкәдә хезмәт куйган барлык хезмәт ветераннарын һөнәри бәйрәмебез уңаеннан чын күңелдән тәбриклим. Без – кешеләргә кирәк», – ди үз хезмәтләре белән горурланып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев