Антларына тугры калып, киләчәк өчен тырыштылар
15 февраль - Совет гаскәрләрен Әфганстан җирләреннән чыгару көне буларак билгеле. Бу көнне чит-ят җирнең тау-таш араларында адым саен үлем сагалаган мохиттә Ватан алдындагы бурычларын үтәгән солдатлар туган илләренә кайта башлады. Әфган сугышында хәрби хезмәттә якыннарын югалткан гаиләләргә тирән ихтирам белән мөрәҗәгать итәбез: бер минут тын калып, газизләрегез истәлеген олылыйк....
15 февраль - Совет гаскәрләрен Әфганстан җирләреннән чыгару көне буларак билгеле. Бу көнне чит-ят җирнең тау-таш араларында адым саен үлем сагалаган мохиттә Ватан алдындагы бурычларын үтәгән солдатлар туган илләренә кайта башлады. Әфган сугышында хәрби хезмәттә якыннарын югалткан гаиләләргә тирән ихтирам белән мөрәҗәгать итәбез: бер минут тын калып, газизләрегез истәлеген олылыйк. Аларның якты хатирәсе - безнең күңелләрдә мәңгелек. Каршыгызда башыбызны иеп рәхмәт әйтәбез, һәркайсыгызга сабырлык, иминлек, тыныч көннәр телибез.
Хөрмәтле сугышчы-интернационалистлар, армия хезмәтен кайнар нокталарда үткән райондашлар! Армиянең дәрәҗәсен күтәрүдә, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә сезнең өлешегез зур, илгә тугрылыгыгыз һәм сугышчан батырлыгыгыз - яшь буын өчен матур өлге. Рәхмәт сезгә. Инде килер көннәребез якты, күгебез аяз, киләчәгебез тыныч-имин булсын. Чын күңелдән барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә бәхет, иминлек, хәерле озын гомер телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев