Әнкәй кебек ак яулык ябарга яратам
Минем өчен бу тема бик якын, хатирәле. Мин ул яулык почмагын бер вакытта да оныта алмам. Бүгенге көнгәчә башка ядкәрләр белән бергә, әнкәйнең ак яулыгы сандык төбендә саклана.
Үзем алып биргән ак батист яулык ул. Инде саргаеп беткән булса да мин аны алып карап, барлап торам, кызым Диләрәгә күрсәтәм. Безнең әнкәй ак яулык ярата иде. Әгәр яулыкның читләрендә парчалар булса, алары да бик күзгә ташланырлык төстә булмасын, дип искәртә иде безне - яулык алучыларны. Яулыклар бик җиңел булып, саллы булмасын. Авырып торганлыктан, янәсе башына авыр булмасын берүк.
Минемәнкәй , дин нигезләрен төгәл белеп, тиешле дәрәҗәдә алып баручы, бишвакыт намазларын калдырмый торган – мулла белән абыстай гаиләсенә килен булып төшә. Әнкәйләр үзләре бик фәкыйрь булалар. Бабай Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмый. Ул хәбәрсез югалучылар исемлегенә кертелгән (Хәтер китабы. 1995ел.).
Гореф-гадәтләр буенча яшь килен ир-атлар янында авызын ябып йөрергә, һәм сөйләшмәскә тиеш була. Килен булып төшкәндә әнкәйнең бердән бер алъяпкычы һәм ике баш яулыгы булган. Биатасы һәм әткәйнең ир туганнары янында ул үзен бик кыюсыз тоткан билгеле.
Бик яхшы хәтерлим, бу 1968нче ел, минем дүртенче сыйныфта укый торган чак. Югары очта яшәүче бабай безгә килсә, әнкәй мине үзе янына чакырып, читкә китмәскә кушып, үзе чаршау артында торырга тырыша. Бабай белән мин сөйләшәм. Әнкәй пышылдап кына ни әйтә, шуны бабайга барып сөйлим. Берсендә миңа, шул 10 яшьлек кыз балага, ниндидер әби турында сөйләргә кирәк булды. Минем үземнең Гөлмәрьям әби яшьли вафат булган. Ә бабай яңа әби алып кайтырга йөри булып чыкты. Берсендә, мин бабайга, әнкәйнең сүзләрен әйттем дә, өйдән чыктым да киттем. Үзегез сөйләшегез янәсе. Әнкәйне авыр хәлдә калдырганымны соңыннан, инде үсеп җиткәч аңладым. Ә ул вакытта нинди хәл булган. Ялгызы калган килен биатасы белән сөйләшергә батырчылык итеп, аның янына чыгып баскан, әйтәсе сүзләренә буталган. Яулык почмагын авыз кырыннан алганда, яулыгы эләгепме башыннан шуып төшә башлаган. Мин кергәндә, бабай:
- Я инде килен, тел яшереп яшәп булмас, заманалар үзгәрде,- дип чынаяктан кайнар чәен чөмерә иде.
Дөньялар үзгәреп, әткәй Казан, Мәскәү калаларыннан күчтәнәчләр алып кайтканда, әнкәйгә иң затлы яулык, косынкалар, күлмәкләр алып кайта. Безнең әнкәй бик матур итеп киенеп йөрде. Мин аның шул вакыттагы киемнәре белән төшкән фотосүрәтенә карап бик сокланам. Биш бала табып үстергән, “Ана даны” медале белән бүләкләнгән ул безнең әнкәй.
Яулыкка килгәндә, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, мин дә башыма яулык ябып йөрим. Яулыкларым бик күп төрле. Ә мин әнкәм кебек ак яулык ябарга яратам.
Әнисә Әшрәпова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев