Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җанисәп тәмамлана

Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Районда җанисәп буенча эшләр тагын да кызулана. Атна башына районда 42350 кеше (93 процент) исәпкә алынган. Шуларның 6,69 проценты дәүләт хезмәтләре порталы аша үзләре мәгълүмат биргән, стационар участокларга 2478 кеше (5,49 процент) килгән. Шулай да җанисәп алу буенча иң зур йөкләнеш сан алучыларга туры килгән. Аларның күмәк эше белән 36849 кеше (81,58 проценты) исәпкә алынган. 

– Сан алучылар 14 ноябрьгә кадәр авыл җирлекләрендә исәпкә алынмый калган хуҗалыклар буенча йөрүләрен дәвам итәләр. Эш белән яки башка хәл аркасында өйдә булмаганнар өчен бу җанисәптә катнашып калуның тагын бер мөмкинлеге. Шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы да бу атнаның якшәмбесенә кадәр эшен дәвам итәчәк, – ди Чаллы шәһәренең статистика бүлеге башлыгы урынбасары Гөлназ Шәйхуллина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев