Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ана капиталы акчаларын районның яшь гаиләләре нигездә торак шартларын яхшыртуга тотканнар

Россиядә ана капиталы программасының гамәлдә булу вакыты 2016 елдан соң да дәвам итәчәк. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы программага үзгәрешләр кертү турында да уйлый. Мәсәлән, ул ана капиталы акчасын шәхси эшне ачуга тоту мөмкинлеген дә карый. Ана капиталының күләме узган елгы 408960,5 сум урынына 2014 елдан 429408,5 сумны тәшкил...

Россиядә ана капиталы программасының гамәлдә булу вакыты 2016 елдан соң да дәвам итәчәк. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы программага үзгәрешләр кертү турында да уйлый. Мәсәлән, ул ана капиталы акчасын шәхси эшне ачуга тоту мөмкинлеген дә карый.

Ана капиталының күләме узган елгы 408960,5 сум урынына 2014 елдан 429408,5 сумны тәшкил итә. Бу максатка быел РФ Пенсия фонды бюджетына 301 млрд сум акча салынган.
Пенсия фондының район бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Фәридә Әгъләҗеваның әйтүенчә, узган ел районда барлыгы 249 яшь гаилә ана капиталы сертификатына ия булган. Бу максатка 103 млн 473 мең сум акча тотылган. Аның 103 млн 74 мең сумын яшь гаиләләр торак шартларын яхшыртуга, 388 мең сумын балаларына белем алган өчен түләүгә тоткан.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X