Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ана капиталы күләме артты

13 январь көнне «Энергетик» мәдәният сараенда, матур традиция буенча,  Тукай районының ике гаиләсенә ана капиталы сертификатлары тапшырылды.  

Искә төшерәбез, ана капиталы программасы 2007 елдан эшли. Тукай районында 3 меңнән артык гаилә әлеге дәүләт ярдәмен алуга иреште. 2,7 мең гаилә барысы 1,2 млрд сум акчадан файдаланды. 
Ана капиталы программасы 2026 елга кадәр озайтылды. Аңа ия булу өчен сертификат алырга хокуклы бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туарга яки уллыкка (кызлыкка) алынырга тиеш. Шуңа өстәп, сертификат алу һәм аннан файдалану вакыты чикләнмәгән. 
Президент Юлламасы кысаларында ана капиталы ел саен индексацияләнә. 2021 елда ул беренче балага 17 мең сумга артып, 483 мең 882 сум тәшкил итә. Икенче бала өчен капитал күләме 23 мең сумга артты һәм бүген 639 мең 432 сум тәшкил итә. Бу акча беренче бала өчен ана капиталы алмаган гаиләләргә бирелә. 

/ Фото РФ Пенсия фондының ТР буенча идарәсенең район бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев