Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әҗмәкәй: Юл да, яктылыкта

Гражданнарның үзара салым акчасына районның торак пунктларындагы юллар ремонтлана, яктырту һәм су белән тәэмин итү мәсьәләләре хәл ителә, зиратлар төзекләндерелә. Республика программасы янәдән үзенең нәтиҗәле булуын раслый.

Күптән түгел Әҗмәкәй авылының Н. Җиһанов урамы яктырып китте – 16 урам фонаре урнаштырылды. Эшне сыйфатлы һәм үзвакытында «Элмон» җәмгыяте хезмәткәрләре б ашкарды. Тиздән а лар Яңа поселогының Үзәк урамындагы яктырту баганаларына лампалар урнаштыруны дәвам итәчәкләр. Бу урамның 800 метр озынлыктагы өлешендә асфальт җәелгән, республика программасы буенча ясалма тигезсезлекләр һәм юл билгеләре урнаштырылган. Хирург Шәкүров һәм Җиңүнең 70 еллыгы урамнарына вак таш түшәләчәк, Әҗмәкәй авылының Подсолнухи и Тынычлык урамнарын каты өслекле юл тоташтырачак. Бу җәйдә Иске Гәрдәле авылында да юл-урам челтәрен төзекләндерү планлаштырыла. Ә Яңа Сарайлы авылында үзара салым программасы буенча суүткәргеч проектлау планлаштырыла. Бу хакта Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Хөсәенова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев