Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәмәгать судында – яңа хөкемдар

Унөченче июньдә Тукай районында яңа җәмәгать судьясы билгеләнде. Ул Гыйздәтуллин Аяз Наил улы. Без аның белән якыннан таныштык, кызыксындырган сорауларыбызны бирдек.

– Аяз Наилович, үзегез турында сөйләгез әле. Туганнарыгыз арасында юристлар, хокук саклау органнары хезмәткәрләре бармы?

– Мин Актаныш районыннан. Безнең төбәк борынгыдан ук үзенең матур табигате һәм тырыш халкы белән дан тота. Мин шунда тудым, мәктәпне тәмамладым. Тугызынчы сыйныфта законнарны яхшы белер өчен, юридик фәннәр белән шөгыльләнергә карар иттем. Минем туганнарым арасында барысы да диярлек аграр өлкә хезмәткәрләре. Әтием Наил Фәтхулла улы Актаныш агрегат заводында сыйфатны контрольдә тоту бүлеге начальнигы булып эшләде, әнием Лилия Гарабиевна үзенең бөтен хезмәт биографиясен терлекләр үрчетүгә багышлады, ул районның селекция-нәсел хезмәте начальнигы булды.

– Судья буларак формалашуыгызның юлы нинди булды? Озын һәм катлаулы идеме?

– Яраткан эшең белән шөгыльләнсәң, авырлыкларны сизмисең, киресенчә, үзеңне камилләштерү, эшләү өчен стимул ул. Юридик белемнең нигезләрен мин 2003 елда Россия Юстиция академиясенең Казан филиалында үзләштерә башладым. Аны уңышлы тәмамлап, туган Актанышыма кайттым, Федераль теркәү хезмәте и д арәсенең җирле бүлегендә эшли башладым. Аннары Актаныш район суды сәркатибе сыйфатында эшемне дәвам иттем, өч елдан соң судья ярдәмчесе булдым, бу вазифаны мин 2012 елдан 2016 елга кадәр биләдем. Аннары Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе киңәшчесе вазифасына билгеләнү сәбәпле Казанга күчендем. Шуны әйтергә кирәк, Татарстанда Конституцион юстициясе кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауда өстәмә корал булды. Бу ел башында мине Татарстан Республикасы Югары Суды судьясы ярдәмчесе итеп билгеләделәр. Хәзер Тукай районының җәмәгать судьясы буларак яңа билгеләнү.

– Белгәнебезчә, җәмәгать судьялары Россия Федерациясе субъектының закон чыгару органы тарафыннан сайлана. Сезнең сайлау ничек үтте?

– Чыннан да, шулай. Безнең республикада бу мактаулы һәм җаваплы миссия ТР Дәүләт Советына йөкләнгән . Җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсе Татарстан Парламентының соңгы утырышының көн тәртибенә кертелде. Депутатлар үзләрен кызыксындырган сорауларны җәмәгать судьясы вазифасына кандидатларның һәрберсенә шәхсән бирделәр. Өстәлләрдә – хезмәт юлы турында белешмәләр. Нәтиҗәләр буенча 100 процент минем өчен т авыш бирелгәнен күргәч, мин гаҗәпләндем. Бу бик зур ышаныч, мин аны акларга тиеш.

– Сез формалашуның катлаулы этапларын үттегез, җаваплы вазыйфалар биләдегез. Характеристикадан күренгәнчә, Аяз Наилович, сез профессиональ тәҗрибәгә, энергиягә һәм идарә итү, оештыру сәләтенә ия. Болар барысы да күп вакытта сабырлык һәм стресска чыдамлык таләп итә. Зур йөк белән ничек эш итәсез, күңел тигезлеген нәрсәдә табасыз?

– Әлбәттә, минем эш көнем чикле түгел, катлаулы, чөнки һәр суд эше артында – кешенең язмышы, аның киләчәге. Карарны аек акыл белән, хисләргә бирелмичә кабул итәргә кирәк. Балачактан ук спорт белән шөгыльләнәм, аның нәкъ менә чыдамлык, төгәллек һәм куелган максатларга ирешү сәләтен таләп итүче төрләре белән мавыгам. Мин марафончы, 42 километрлы дистанциядә йөгерүдә катнашам, 50 километрны чаңгыда да рәхәтләнеп узам. Суд системасы хезмәткәрләре арасында ярышларда призлы урыннар яулыйм. Психологик яктан спорт уйлардан арынырга бик яхшы ярдәм итә, баш мие ял итә. Кайвакыт ярышлар вакытында иң катлаулы сорауларга дөрес җавап табыла.

– Аяз Наилович, Тукай район судына билгеләнүегезне ничек кабул иттегез?

– Минем өчен Тукай районы һәрвакыт Казан белән туган Актаныш районы арасында алтын урталыкта, нәкъ менә аның картада урнашуын әйтәм. Ул барлык өлкәләрдә дә алдынгы, уңышлы үсештә һәм үсеп килүче төбәк булып тора. Елдан-ел арта барган халык саны, шәһәргә якынлыгы җәмәгать судьялары хәл итә торган бәхәсле моментларның күплеген, шулай ук халыкның хокукый мәдәният өлкәсендә зур әзерлеген күрсәтә. Мин монда эшләргә, гражданнарның проблемаларын хәл итәргә, аларның законлы хокукларын якларга телим. Кешеләр судка буш кызыксынудан түгел, бу кемнеңдер йөрәк ярасы, уңышлы нәтиҗәгә өмет. Судьялар-шундый ук, гади кешеләр, без судта катнашучылар өчен борчыла беләбез, әмма бина бусагасын үтеп, без барлык эмоцияләрне калдырырга, гадел һәм объектив булырга тиешбез. Үз чиратында, гражданнарның суд органнарына ышанычын арттыру өчен, гаделлек урнаштыруда барлык осталыкларымны һәм белемнәремне, тәҗрибәмне, тырышлыгымны кулланачакмын.

– Җентекле сөйләшү өчен зур рәхмәт , Аяз Наилович. «Якты юл» газетасының барлык укучылары исеменнән сезне шундый катлаулы һәм җаваплы вазыйфага билгеләнүегез белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, сабырлык, түземлек, авыр хезмәтегездә зурдан-зур уңышлар телибез.

Лия Мәрдегалләмова сөйләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев