Алтын куллы Александр белән алтын күңелле Виктория
Круглое Поле поселогында башкаларга үрнәк булырлык яшь гаилә яши. Аларның яшәешләре, тормыш алып барулары – матур. Ә иң мөһиме – аларның рухи дөньясы бай. Алар әнә шул олы байлыкны башкалар белән дә уртаклаша беләләр.
Виктория белән Александр Кулиничлар – үз йортлары белән яшиләр. Аларның җир кишәрлегендәге төрле корылмаларга карагач балачак иленә сәяхәт итәсең. Арыган-талчыккан рухыңа күпмедер ял аласың.
Виктория Ленар кызы тормыш иптәшенең файдалы шөгыльләре хакында: «Александр – күпбалалы гаиләдә үскән. Каенатам Владимир – КАМАЗда фрезеровщик булып эшләп лаеклы ялга чыкты. Каенанам Нина Денисовна – яхшы күңелле кеше. Әти белән әни дүрт балаларына әйбәт тәрбия биргәннәр. Каенанам: “Александр кечкенәдән агач эшенә тартылды. Бала вакытында көче җиткәнчә нәрсә дә булса эшли иде. Мисал өчен, табуретка, сыерчык оялары ясады. Калада үссә дә, улымның авыл мохитен үз итүен сизә идем. Эш яратучан, гаилә җанлы ирегет булачак дип уйладым. Бик сөенәм, нәкъ шулай булды да!” – дип сөйли.
Мин – гаиләдә бер генә бала булдым. Унике ел элек килен булып төшкәч Кулиничлар гаиләсендә үземне бишенче бала кебек хис иттем. Матур каршы алдылар. Гаилә зур булгач без аерым – фатир арендалап яшәдек. Икебез дә Яр Чаллы шәһәрендә туып-үскән кешеләр буларак шушы тирәлекне үз иттек. 2014 нче елда Яр Чаллы педагогия институтының география факультетын тәмамлагач Круглое Поле гомумбелем бирү мәктәбенә эшкә урнаштым. Укытучы һөнәрен һич икеләнүсез сайладым. Матур хыялларыма әнием канат куйды – ул гомере буе мәктәптә география укытты. Ата-аналар: “Сез – укытучы булып туган!” дип күңелемне үстерәләр. Чынлап та, бу – әниемнән күчкән сыйфат. Ул озак еллар география фәнен укытты. Үз һөнәрен яратканга миндә педагог хезмәтенә хөрмәт уятты. Җәйге озын ялларымда эшчәнлегемне дәвам итәм. Каникулларда Иске Дөрештәге “Балкыш” балалар ял һәм сәламәтләндерү лагерында эшләдем. Быел Алабугада ял һәм сәламәтләндерү лагеры башлыгы вазыйфасын тәкъдим иттеләр. Шатланып риза булдым. Мәктәптә бит укучылар безгә фән укытучысы, педагог итеп карый. Ә лагерьда! Анда балалар сиңа күңел дәрьясын ача. Серен сөйли, киңәш сорый, шатлыгы һәм борчуы белән уртаклаша. Лагерьда да, мәктәптә дә югыйсә шул ук балалар. Димәк, үзара мөгамәләдә мохит зур роль уйный. Балалар белән педагог, вожатый, лагерь башлыгы арасында ышаныч туа. Балалар сине олылый да, хөрмәт тә итә, һәм шул ук вакытта үз ише кебек тә тоя. Балалар белән эшләү, аларга белем һәм тәрбия бирү, алар дөньясында яшәү – минем стихиям. Төрле чаралар уздырганда, балалар белән аралашканда үземне судагы балык сыман хис итәм. Шуңа да, җәйләрен акча эшләү максаты белән түгел, рухи дөньямны баету, шул байлыкны балалар белән уртаклашу өчен җәйге лагерьда эшлим, – дип тәрбия бирү процессы хакында яратып сөйли алкын күңелле педагог һәм болай дип өсти: – Бу фикеремне югары пафослы сүзләр өчен әйтмим. Татуматур гаиләң, яраткан эшең һәм күңелеңә ошаган, җаның теләгән шөгыльләрең булу зур бәхет, – ди.
Үз йортыңда – үз көең
«Александр белән 2012 нче елда гаилә кордык һәм, әйткәнемчә, фатир арендалап яшәдек. Шул чагында барыбыз бергә түгәрәк өстәл артына җыелып: “Ипотекага фатир алыргамы, әллә участок алып йорт салыргамы?” дип киңәшләштек. Җир кишәрлеге алырга дигән уртак фикергә килдек. 2016 нчы елда буш урында җир сатып алдык һәм йорт сала башладык. Биш ел элек уртак көч белән өй җиткереп кердек. Җәйләрен лагерьда эшләгәнлектән мин яшелчә үстерә алмыйм. Балалар кебек үк җир дә тәрбияләгәнне ярата бит ул. Бу эшкә вакытым калмый. Шуңа кишәрлекнең күпчелек өлешендә газон үләне үсә. Әрсезрәк токымлы чәчәкләр үстерәм.
Александр эштән соң һәм ял көннәрендә төзи, нидер ясый, кыскасы иҗат итә. Гаҗәп бит, гади генә агач төбе дә аның игътибарыннан читтә калмый. Ул һәр агач кисәгендә нинди дә булса предметны күрә. Күңеленнән шул әйбернең макетын сыза. Аның кулы тигән такта кисәгеннән гаҗәеп әйберләр барлыкка килә. Кулыннан килмәгән эш юк! Өйне, барлык корылмаларны үз куллары белән төзеде. Менә бу тегермән, кое, атынгычны бик яратып ясады. Аның тирәсендә йөргәндә иҗади атмосферага чумам. Эт оясын да җәнлеккә уңайлы һәм карап торышка матур итеп ясап куйды. Безнең музыка колонкаларының да “өе” бар», – дип беркем башына килмәслек “йортны” күрсәтә.
Александр – фантазиягә бай, иҗади кеше. Матур хыялларын тормышка ашыру – күңеленә ял бирә, ару-талуларын оныттыра. Ике балалары – тормыш чәчәкләрен тәрбияләүдә лаеклы өлеш кертүче гаилә җанлы әти кеше. Ял көннәрендә гаилә ял зонасында бергә җыела: шашлык кыздыралар, таган атыналар, музыкаль колонка “телгә килә”. Алтынчы сыйныфта укучы Варвара белән биш яшьлек Артем әти-әнисе назында коена. Гаиләдә берберсен аңлау, хөрмәт итү хөкем сөрә. Ялларда әти-әни, туганнары килә. Гаиләнең нык, түгәрәк булуына, сайлаган һөнәрләрен яр атып башкаруларына, күкләрнең аяз булуына сөенеп яшәүче Кулиничлар бу урында җир кишәрлеге алып нигез коруларына шатланып яши.
«Күршеләрнең барысы да – яхшы. Ярдәмчелләр. Кая да булса китәбез икән, этебезне ашаталар, йорт-җиргә күз-колак булалар. Һәммәсе белән аралашып, бер-беребезне хөрмәт итеп яшибез. Шулай дус-тату яшәргә язсын», – ди Виктория Ленар кызы Кулинич.
Кулиничларның капка төбендә – йортка керү уңаенда бик матур кое тора. Авыл урамына ямь бирүе белән дә, яхшы материалдан ясалган булуы белән дә ерактан игътибарны үзенә җәлеп итә.
Уйлы кешегә бу кое олы мәгънәне аңалата. Су – яшәү чыганагы. Кое – авылның яшәешен тәэмин итүче көчкә ия чыганак. Яшь гаиләләр – авылны яшәтүче көч. Авыл “кое”лары саекмасын. Һәрвакыт тулы һәм саф сулы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев